Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Мигрантлар килә дә, китә дә

Районыбызда соңгы бер ел эчендә 100 чит ил гражданы исәптән төшерелгән, һәм бу ел башыннан Якын Көнчыгыш дәүләтләреннән 32 мигрант килеп, исәпкә баскан. Алар һәммәсе дә элеккеге союздаш республика вәкилләре: 23е - Үзбәкстаннан, 6 - Әрмәнстаннан һәм 3 - Таҗикстан якларыннан. Хезмәт миграциясе - бөтен дөнья өчен гадәти хәл. Халык...

Районыбызда соңгы бер ел эчендә 100 чит ил гражданы исәптән төшерелгән, һәм бу ел башыннан Якын Көнчыгыш дәүләтләреннән 32 мигрант килеп, исәпкә баскан. Алар һәммәсе дә элеккеге союздаш республика вәкилләре: 23е - Үзбәкстаннан, 6 - Әрмәнстаннан һәм 3 - Таҗикстан якларыннан.
Хезмәт миграциясе - бөтен дөнья өчен гадәти хәл. Халык инфраструктура үсеш алган, эш урыннары булган, имин тыныч урыннарга килергә тырыша. Бу мөһаҗирләрнең дә 26сы безгә нәкъ менә эшләп, яшәү өчен мая туплау максатыннан килүчеләр. Закон буенча, чит ил гражданы 7 көн эчендә пропискага керергә һәм эшләү өчен патент алырга тиеш. Ел башыннан районыбыздагы 8 мигрант патент алган, барысы исә 33 чит ил эшчесе - алар барысы да Үзбәкстаннан, Актаныштагы "Дуслык" теплицасында эшлиләр - патентка ия. "Бу эшче көчләр район хезмәт базарына йогынты ясамый, - ди район эчке эшләр бүлегенең миграция мәсьәләләре буенча бүлеге башлыгы Эльвира Гарипова. - Аларның күбесе авыр шартлардагы хезмәткә субъектив хуҗалыкларга тартылган яки җирле халык кызыкмый торган, махсус әзерлек кирәк булмаган кара эшләргә җәлеп ителгән".
ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы һәм Федераль миграция хезмәте идарәсе тарафыннан оештырылучы "Легаль булмаган мигрант" операциясенең март аенда узган беренче этабы барышында чит илдән килүчеләрнең яшәү урыны, сәүдә нокталары, алар хезмәт куйган төзелеш объектлары, авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә барысы 47 объект тикшерелгән. Закон бозу очраклары ачыкланып, 8 административ беркетмә төзелеп, 14 мең сум штраф салынган. Мигрантларны тиешле кагыйдәләрне үтәми үзенә сыендырган райондашларыбыз белән бер закон бозу очрагы теркәлгән. Чит ил гражданы белән хезмәт килешүен өзгәнлеге турында миграция хезмәтенә хәбәр итмәгән эш бирүчеләргә карата өч беркетмә төзелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев