Актаныш

Актаныш районы

16+
Кеше һәм закон

Полиция хезмәткәрләре район үзәк хастаханәсенә тентү үткәрергә килгән

Хокук сакчылары Түбән Кама район үзәк хастаханәсенә тентүләр белән килгән, дип хәбәр итә социаль челтәрләр.

Тентүгә аеруча мөһим эшләрне тикшерү бүлеге хезмәткәрләре җәлеп ителгән.

Җирле телеграмма-каналда тикшерү гамәлләре вазыйфаи вәкаләтләрне арттыру турында җинаять эше кузгату белән бәйле дигән мәгълүмат бирә. Җинаять кылуда дәвалау учреждениесенең баш табибы Руслан Вәлиев һәм берничә хезмәткәр шикләнелә. 

Хокук саклаучылар һәм Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы әлегә бу мәгълүматларны рәсми рәвештә шәрехләмәде. Әмма, ышанычлы чыганак сүзләренчә, материалларны карау белән аеруча мөһим эшләрне тикшерү бүлеге хезмәткәрләре шөгыльләнә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев