Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

РИШВӘТ АЛУ ҺӘМ БИРҮ ӨЧЕН ҖИНАЯТЬ ҖАВАПЛЫЛЫГЫ ҺӘМ ЮРИДИК ЗАТ ИСЕМЕННӘН ЗАКОНСЫЗ БҮЛӘКЛӘҮ ӨЧЕН АДМИНИСТРАТИВ ҖАВАПЛЫЛЫК ЧАРАЛАРЫ ТУРЫНДА БЕЛЕШМӘЛЕК

Ришвәт алу һәм бирү өчен җинаять җаваплылыгы һәм юридик зат исеменнән законсыз бүләкләү өчен административ җаваплылык чаралары турында

Ришвәт – ришвәт бирүче мәнфәгатьләрендә вазыйфаи затның хезмәт бурычларын үтәү нигезендә башкарырга тиешле гамәлен кылган (яисә киресенчә, гамәл кылмаган) өчен әлеге зат тарафыннан кабул итеп алына торган матди кыйммәтләр (предметлар яисә акча) яки нинди дә булса файда яки хезмәтләр күрсәтү. Дәүләт хезмәткәре (муниципаль хезмәткәр) тарафыннан ришвәт алу һәм бирү коррупция күренешләренең берсе булып тора.

Ришвәт термины барыннан элек дәүләт хезмәткәрен (муниципаль хезмәткәрне) сатып алуны аңлату өчен кулланыла, чөнки коммерция структурасына караган хезмәткәрне сатып алуны аңлату өчен Коммерциячел сатып алу терминын куллану гадәктә кергән.

Халыкара эш тәҗрибәсенә ясалган анализ күрсәткәнчә, бүгенге көндә ришвәтне алу һәм бирү өчен генә түгел, ә ришвәтне вәгъдә һәм тәкъдим иткән, шулай ук ришвәт бирү турында гозер һәм аны бирергә ризалык өчен дә җинаять җаваплылыгы чаралары кулланыла торган алым киң таралган. Тиешле нигезләмәләр "коррупциягә каршы конвенцияләр"дә һәм берничә чит илнең илкүләм законнарында беркетелгән.

Россия Федерациясе өчен 2007 елның 1 фераленнән гамәлгә кергән 1991 елның 27 гыйнварындагы Коррупция өчен җинаять җаваплылыгы турында Европа Советы Конвенциясенең 3 статьясы нигезендә, Россия нинди дә булса гавами вазыйфаи затларның үзләре яисә теләсә кайсы бүтән зат өчен нинди дә булса законсыз өстенлекне турыдан-туры яисә кыеклатып белә торып сорап алуын, яки мондый өстенлекне тәкъдим итүне яки вәгъдә итүне кабул итүен, әлеге вазыйфаи зат үзенең вазыйфаларын гамәлгә ашырганда әлеге гамәлләрне кылсын яисә кылудан саклансын өчен, җинаятьчел хокук бозу сыйфатында тану йөкләмәсен үз өстенә алган.

Коррупциягә каршы көрәш өлкәсендә концептуаль проблемаларны хәл итүгә юнәлдерелгән үзгәрешләр "Коррупциягә каршы көрәш өлкәсендә дәүләт идарәсен камилләштерүгә бәйле рәвештә Россия Федерациясе Җинаять кодексына һәм Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексына үзгәрешләр кертү хакында" 2011 елның 4 маендагы 97-ФЗ номерлы федераль закон (алга таба – 97-ФЗ номерлы федераль закон) белән Россия Федерациясе Җинаять кодексына һәм Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексына үзгәрешләр кертелде.

Россия Федерациясе Җинаять кодексына (алга таба – РФ ҖК) кертелгән, 2011 елның 17 маенда гамәлгә кергән үзгәрешләр күздә тотканча, коммерциячел сатып алу, ришвәт бирү, ришвәт алу һәм ришвәтчелек эшендә арадашчылык итү өчен коммерциячел сатып алу яисә ришвәт суммасының 100гә тапкырланган күләменә кадәр, ләкин 500 миллион сумнан артык булмаган дәрәҗәдә штрафлар билгеләнә, бу исә коррупциячел юнәлешле җинаять өчен төп санкция төре булып тора.

РФ ҖК яңа "Ришвәтчелеккә арадашчылык итү" 291.1 статьясы кертелде. Ришвәтне турыдан-туры тапшырудан тыш, арадашчылык итү ришвәт бирүче һәм (яки) ришвәт алучы белән ике арада килешенгәнлеккә ирешүгә ярдәм итүдән яисә мондый килешүне тормышка ашырудан гыйбарәт булырга мөмкин.

РФ ҖК 291.1 ст. 5 өлешендә ришвәтчелеккә арадашчылык итүне вәгъдә яисә тәкъдим иткән өчен җаваплылык билгеләнгән. РФ ҖК 291.1 статьясындагы бишенче һәм беренче өлешләрдә каралган санкцияләр күрсәткәнчә, ришвәтне вәгъдә итү яисә ришвәтчелеккә арадашчылык итүне тәкъдим итү законнарда арадашчылыкның үзенә караганда аеруча куркыныч буларак таныла.

 

291.1 статья. Ришвәтчелеккә арадашчылык итү

 

1. Ришвәтчелеккә арадашчылык итү, ягъни ришвәт бирүче яисә ришвәт алучы йөкләмәсе буенча ришвәтне турыдан-туры бирү яисә ришвәт бирүчегә һәм (яисә) ришвәт алучыга алар арасында ришвәт алу һәм бирү турында килешүгә ирешүдә яисә аны тормышка ашыруда шактый күләмдә башкача ярдәм итү, –

өч елга кадәр билгеле бер вазыйфалар биләү яисә билгеле бер эшчәнлек белән шөгыльләнү хокукыннан мәхрүм ителеп, ришвәт суммасының егермедән кырыкка кадәр тапкырланган күләмендәге штраф белән яисә ришвәт суммасының егермегә тапкырланган күләмендәге штраф белән биш елга кадәр иректән мәхрүм ителеп җәзага тартыла.

 

2. Белә торып законсыз гамәлләрне кылган (гамәлне кылмаган) өчен яисә затның үзенең хезмәт хәленнән файдаланып ришвәтчелеккә арадашчылык итүе, –

өч елга кадәр билгеле бер вазыйфаларны биләү яисә билгеле бер эшчәнлек белән шөгыльләнү хокукыннан мәхрүм ителеп, ришвәт суммасының утыздан алтмышка кадәр тапкырланган күләмендәге штраф белән яисә ришвәт суммасының утызга тапкырланган күләмендәге штраф белән өч елдан җиде елга кадәр иректән мәхрүм ителеп җәзага тартыла.

3. Ришвәтчелеккә арадашчылык итү:
а) алдан сүз берләшеп затлар төркеме яисә оешкан төркем белән башкарганда;
б) зур күләмдә башкарылганда, -

өч елга кадәр билгеле бер вазыйфаларны биләү яисә билгеле бер эшчәнлек белән шөгыльләнү хокукыннан мәхрүм ителеп, ришвәт суммасының алтмыштан сиксәнгә кадәр тапкырланган күләмендәге штраф белән яисә ришвәт суммасының алтмышка тапкырланган күләмендәге штраф белән җиде елдан унике елга кадәр иректән мәхрүм ителеп җәзага тартыла.

4. Ришвәтчелеккә арадашчылык итүнең аеруча зур күләмдә башкарылган очрагы, –

өч елга кадәр билгеле бер вазыйфаларны биләү яисә билгеле бер эшчәнлек белән шөгыльләнү хокукыннан мәхрүм ителеп, ришвәт суммасының җитмештән туксанга кадәр тапкырланган күләмендәге штраф белән яисә ришвәт суммасының җитмешкә тапкырланган күләмендәге штраф белән җиде елдан унике елга кадәр иректән мәхрүм ителеп җәзага тартыла.

5. Ришвәтчелеккә арадашчылык итәргә вәгъдә итү яисә тәкъдим ясау, –

өч елга кадәр билгеле бер вазыйфаларны биләү яисә билгеле бер эшчәнлек төре белән шөгыльләнү хокукыннан мәхрүм ителеп, ришвәт суммасының унбиштән җитмешкә кадәр тапкырланган күләмендәге штраф белән яисә өч елга кадәр билгеле бер вазыйфаларны биләү яисә билгеле бер эшчәнлек төре белән шөгыльләнү хокукыннан мәхрүм ителеп, егерме биш мең сумнан биш йөз миллион сумга кадәр күләмдәге штраф белән яки ришвәт суммасының уннан алып алтмышка кадәр тапкырланган күләмендәге штраф белән, җиде елга кадәр иректән мәхрүм ителеп җәзага тартыла.

Искәрмә: Әгәр ришвәтчелеккә арадашчылык итүче булып торган зат җинаять кылганнан соң җинаятьне ачарга һәм (яисә) чикләүгә актив рәвештә булышса һәм җинаять эшен кузгатырга хокуклы булган органга ришвәтчелеккә арадашчылык итү турында үз ихтыяры белән хәбәр итсә, җинаять җаваплылыгыннан азат ителә.

Коммерциячел сатып алу һәм "башка төр мөлкәти хокуклар бирү" хисабына ришвәт предметының эчтәлеге киңәйтелә. Моннан тыш, РФ ҖК 204, 290, 291 статьяларына авырайта торган яңа шартлар өстәлгән, ришвәт күләменә карап җаваплылык дәрәҗәсе дифференциацияләнә. Ришвәт суммасы, кагыйдә буларак, файдаланыла торган вәкаләтләрнең әһәмиятенә һәм кабул ителә торган карарның холкына пропорциональ була.

290 статья. Ришвәт алу.

1. Әгәр мондый гамәл кылу (гамәл кылмау) вазыйфаи затның хезмәт вәкаләтләренә кергән очракта яисә ул вазыйфасы буенча мондый гамәл кылуга (гамәл кылмауга) ярдәм күрсәтү мөмкинлеге булган очракта, вазыйфаи затның шәхсән үзе, чит ил вазыйфаи затының яисә гавами халыкара оешмасының вазыйфаи затының яки арадашчы аркылы ришвәт бирүче яисә ул тәкъдим итә торган затлар файдасына гамәл кылу (гамәл кылмау) өчен акча, кыйммәтле кәгазьләр, бүтән төрле мөлкәт яисә мөлкәти характердагы байлыклар кебек ришвәт алуы өчен, шулай ук гомуми яклау яки хезмәт урыны буенча ирек куючылык өчен, –

өч елга кадәр билгеле бер вазыйфалар биләү яисә билгеле бер эшчәнлек белән шөгыльләнү хокукыннан мәхрүм ителеп, ришвәт суммасының егерме биштән алып иллегә тапкырланган күләмендәге штраф белән яисә ришвәт суммасының егермегә тапкырланган күләмендә штраф белән өч елга кадәр иректән мәхрүм ителеп җәзага тартыла.

2. Вазыйфаи затның, чит ил вазыйфаи затының яки гавами халыкара оешмасы вазыфаи затының шактый күләмдә ришвәт алуы, –

өч елга кадәр билгеле бер вазыйфаларны биләү яисә билгеле бер эшчәнлек белән шөгыльләнү хокукыннан мәхрүм ителеп, ришвәт суммасының утыздан алтмышка кадәр күләмендәге штраф белән яисә ришвәт суммасының утызга тапкырланган күләмендәге штраф белән алты елга кадәр иректән мәхрүм ителеп җәзага тартыла.

3. Вазыйфаи затның, чит ил вазыйфаи затының яки гавами халыкара оешмасы вазыфаи затының законсыз гамәл кылган (гамәл кылмаган) өчен ришвәт алуы, –

өч елга кадәр билгеле бер вазыйфаларны биләү яисә билгеле бер эшчәнлек белән шөгыльләнү хокукыннан мәхрүм ителеп, ришвәт суммасының кырыктан җитмешкә кадәр тапкырланган күләмендәге штраф белән яисә ришвәт суммасының кырыкка тапкырланган күләмендәге штраф белән өч елдан җиде елга кадәр иректән мәхрүм ителеп җәзага тартыла.

4. Әлеге статьяның беренче-өченче өлешләрендә каралган, Россия Федерациясе дәүләт вазыйфасын яисә Россия Федерациясе субъекты дәүләт вазыйфасын биләүче зат, шулай ук җирле үзидарә органы башлыгы тарафыннан кылынган гамәлләр, –

өч елга кадәр билгеле бер вазыйфаларны биләү яисә билгеле бер эшчәнлек белән шөгыльләнү хокукыннан мәхрүм ителеп, ришвәт суммасының алтмыштан сиксәнгә кадәр тапкырланган күләмендәге штраф белән яисә ришвәт суммасының иллегә тапкырланган күләмендәге штраф белән биш елдан ун елга кадәр иректән мәхрүм ителеп җәзага тартыла.

5. Әлеге статьяның беренче, өченче, дүртенче өлешләрендә каралган гамәлләр, әгәр алар:

а) бер төркем затлар тарафыннан алдан килешеп яисә оешкан җинаятьчел төркем тарафыннан кылынган булса;

б) ришвәт таләп итеп кылынган булса;
в) зур күләмдә кылынган булса, –

ришвәт суммасының җитмештән туксанга кадәр тапкырланган күләмендәге штраф белән яисә өч елга кадәр билгеле бер вазыйфаларны биләү хокукыннан мәхрүм ителеп, җиде елдан унике елга кадәр иректән мәхрүм ителеп һәм ел елга кадәр билгеле бер эшчәнлек төре белән шөгыльләнү хокукыннан мәхрүм ителеп, ришвәтнең алтмышка тапкырланган күләмендәге штраф белән җәзага тартыла.

6. Әлеге статьяның бишенче өлешендәге беренче, өченче, дүртенче өлешләрдә һәм "а" һәм "б" пунктларда каралган, аеруча зур күләмдә кылынган гамәлләр, –

өч елга кадәр билгеле бер вазыйфаларны биләү яисә билгеле бер эшчәнлек белән шөгыльләнү хокукыннан мәхрүм ителеп, ришвәт суммасының сиксәннән йөзгә кадәр тапкырланган күләмендәге штраф белән яисә ришвәт суммасының җитмешкә тапкырланган күләмендәге штраф белән сигез елдан унбиш елга кадәр иректән мәхрүм ителеп җәзага тартыла.

Искәрмәләр: 1. Бу Кодексның әлеге статьясында, 291 һәм 291.1 статьяларында ришвәтнең шактый күләме дигәндә суммасы, хакы егерме биш мең сумнан артып китә торган акча, кыйммәтле кәгазьләр, башка төрле мөлкәт, мөлкәти холыклы хезмәт күрсәтүләр, башка төрле мөлкәти хокуклар, зур күләмдәге ришвәт дигәндә – суммасы, бәясе йөз илле мең сумнан артып китә торган, аеруча зур күләмдәге ришвәт дигәндә – бер миллион сумнан артып китә торган акча, хак аңлашыла.


2. Бу Кодексның әлеге статьясында, 291 һәм 291.1 статьяларында аталган чит ил вазыйфаи заты дигәндә чит илнең закон чыгару, башкарма, хакимият яисә суд органына билгеләнә яисә сайлана торган, теләсә нинди вазыйфаны биләүче зат, һәм чит ил дәүләте өчен, шул исәптән гавами ведомство яки гавами предприятие өчен, теләсә нинди гавами вазыйфаны үтәүче теләсә кайсы зат аңлашыла;  гавами халыкара оешмасы вазыйфаи заты дигәндә халыкара граждан хезмәткәре яисә мондый оешма тарафыннан үз исеменнән гамәл кылу вәкаләте тапшырылган теләсә кайсы зат аңлашыла.

РФ ҖК 291 статьясына бирелгән искәрмәдәге үзгәрешләр ришвәт бирүчеләрне җинаять җаваплылыгыннан азат итүне таләп итә торган шартлар исемлеген киңәйтә. "Әгәр ул җинаятьне ачуга һәм (яисә) тикшерүгә актив булышкан булса", зат җаваплылыктан азат ителергә мөмкин.

291 статья. Ришвәт бирү

1. Вазыйфаи затка, чит ил вазыйфаи затына яки гавами халыкара оешмасы вазыйфаи затына шәхсән яисә арадашчы аша ришвәт бирү, –

ришвәтнең унбиштән утызга кадәр тапкырланган күләмендәге штраф белән, яисә өч елга кадәр мәҗбүри эшләр белән, яисә ришвәт суммасының унга тапкырланган күләмендәге штраф белән ике елга кадәр иректән мәхрүм ителеп җәзага тартыла.

2. Вазыйфаи затка, чит ил вазыйфаи затына яки гавами халыкара оешмасы вазыйфаи затына шәхсән яисә арадашчы аша шактый күләмдә ришвәт бирү, –

ришвәт суммасының егермедән кырыкка кадәр тапкырланган күләмендәге штраф белән яисә ришвәт суммасының унбишкә тапкырланган күләмендәге штраф белән өч елга кадәр иректән мәхрүм ителеп җәзага тартыла.

3. Вазыйфаи затка, чит ил вазыйфаи затына яки гавами халыкара оешмасы вазыйфаи затына шәхсән яисә арадашчы аша законсыз гамәл кылган (гамәл кылмаган) өчен ришвәт бирү, –

ришвәт суммасының утыздан алтмышка кадәр тапкырланган күләмендәге штраф белән яисә ришвәт суммасының утызга тапкырланган күләмендәге штраф белән, сигез елга кадәр иректән мәхрүм ителеп җәзага тартыла.

4. Әлеге статьяның беренче-өченче өлешләрендә каралган гамәлләр, әгәр алар:

а) бер төркем затлар тарафыннан алдан килешеп яисә оешкан җинаятьчел төркем тарафыннан кылынган булса;

б) зур күләмдә кылынган булса, –

өч елга кадәр билгеле бер вазыйфаларны биләү яисә билгеле бер эшчәнлек белән шөгыльләнү хокукыннан мәхрүм ителеп, ришвәт суммасының алтмыштан сиксәнгә кадәр тапкырланган күләмендәге штраф белән яисә ришвәт суммасының алтмышка тапкырланган күләмендәге штраф белән биш елдан ун елга кадәр иректән мәхрүм ителеп җәзага тартыла.

5. Әлеге статьяның беренче-дүртенче өлешләрендә каралган, аеруча зур күләмдә башкарылган гамәлләр, –

ришвәт суммасының җитмештән туксанга кадәр тапкырланган күләмендәге штраф белән яисә ришвәт суммасының җитмешкә тапкырланган күләмендәге штраф белән җиде елдан унике елга кадәр иректән мәхрүм ителеп җәзага тартыла.

Искәрмә: Әгәр җинаятьне ачуда һәм (яисә) тикшерүдә актиы булышлык күрсәтсә яисә вазыйфаи зат тарафыннан ришвәт таләп итү җирлеге булса, яки җинаять кылганнан соң зат ришвәт бирүе турында җинаять эше кузгатуга хокуклы булган органга үз ихтыяры белән хәбәр иткән булса, ришвәтне бирүче зат җинаять җаваплылыгыннан азат ителә.

Коррупциядә катнашы булган өчен юридик затларга карата кулланыла торган административ җаваплылыкныд нәтиҗәлелеген арттыру өчен шулай ук Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексына (алга таба – РФ КоАП) да үзгәрешләр кертелде.

Әйтик, асылда, 97-ФЗ номерлы федераль закон белән РФ КоАП 19.28 статьясы гамәлгә кертелде, ул юридик зат исеменнән яисә юридик зат мәнфәгатьләрендә вазыйфаи затка, коммерциячел яки башка төрле оешмада идарә функцияләрен башкаручы затка, чит ил вазыйфаи затына яки гавами халыкара оешмасы вазыйфаи затына законсыз рәвештә акча, кыйммәтле кәгазьләр, башка төрле мөлкәт тапшырган, тәкъдим иткән яки вәгъдә иткән өчен, әлеге юридик зат мәнфәгатьләрендә вазыйфаи затның, коммерциячел яки башка төрле оешмада идарә функцияләрен башкаручы затның яки гавами халыкара оешмасы вазыйфаи затының алар били торган хезмәт вазыйфасына бәйле рәвештә кылган гамәлләр (гамәл кылмаган) өчен хезмәтләр күрсәтүгә административ җаваплылык билгели.

Әйләнә-тирәдәгеләр тарафыннан ришвәт бирү  яисә ришвәт бирүне тәкъдим итү яисә ришвәт алырга ризалык бирү яки ришвәт бирү турында гозерләү кебек кабул ителергә мөмкин булырлык итеп үз-үзеңне тоту – дәүләт хезмәткәре (муниципаль хезмәткәр) өчен ярамаган хәл булып тора, чөнки аның объектив һәм намуслы булуында шикләнергә мәҗбүр итә, тулаем алганда дәүләт идарәсе системасы абруена зыян китерә.

Моңа охшаш тискәре хәлләрне кисәтү өчен Россия Федерациясе дәүләт вазыйфаларын, Россия Федерациясе субъектлары дәүләт вазыйфаларын, муниципаль вазыйфаларны биләүче затларга хезмәттәшләре, оешмаларның вәкилләре, бүтән гражданнар белән үзенең аралашу манерасына игътибар бирергә һәм, асылда, үз-үзеңне әйләнә-тирәдәгеләр тарафыннан ришвәт бирүне вәгъдә итү яисә тәкъдим итү яки ришвәт алырга ризалашу яисә ришвәт бирү турында гозерләү буларак кабул ителә алырлык итеп тотудан сакланырга кирәк.

РФ КоАП 19.28 статьясы. Юридик зат исеменнән законсыз бүләкләү.

1. Юридик зат исеменнән яисә юридик зат мәнфәгатьләрендә законсыз рәвештә вазыйфаи затка, коммерциячел яки бүтән оешмада идарә функцияләрен башкаручы затка, чит ил вазыйфаи затына яки гавами халыкара оешмасы вазыйфаи затына акча, кыйммәтле кәгазьләр, башка төрле мөлкәт тапшыру, әлеге юридик зат мәнфәгатьләрендә вазыйфаи зат, коммерциячел яки бүтән оешмада идарә функцияләрен башкаручы зат, чит ил вазыйфаи заты яки гавами халыкара оешмасы вазыйфаи заты тарафыннан үзе биләгән хезмәт вазыйфасына бәйле рәвештә гамәл кылган (гамәл кылмаган) өчен аңа мөлкәти холыклы хезмәтләр күрсәтү, мөлкәти хокуклар тапшыру, –

юридик затларга, акчаларны, кыйммәтле кәгазьләрне, башка төрле мөлкәтне яисә мөлкәти холыклы хезмәт күрсәтүләрнең, башка төрле мөлкәти хокукларның хакын конфискацияләп, юридик зат исеменнән законсыз рәвештә тапшырылган яки күрсәтелгән яисә вәгъдә ителгән яки тәкъдим ителгән акча суммаларының, кыйммәтле кәгазьләр, башка төрле мөлкәт, мөлкәти холыклы хезмәт күрсәтүләрнең, башка төрле мөлкәти хокукларның хакыннан өчкә тапкырланган күләмендәге, ләкин кимендә бер миллион сумлык административ штраф салуга сәбәп була.

2. Әлеге статьяның 1 өлешендә каралган, зур күләмдә башкарылган гамәлләр, –

юридик затларга юридик зат исеменнән законсыз рәвештә тапшырылган яисә күрсәтелгән яки вәгъдә яки тәкъдим ителгән акча суммаларының, кыйммәтле кәгазьләрнең, башка төрле мөлкәтнең, мөлкәти холыклы хезмәт күрсәтүләрнең, башка төрле мөлкәти холыкларның бәясенең утызга тапкырланган, ләкин акчаларны, кыйммәтле кәгазьләрне, башка төрле мөлкәтне яки мөлкәти холыклы хезмәт күрсәтүләрнең, башка төрле мөлкәти хокукларның бәясен конфискацияләп, кимендә егерме миллион сум күләмендәге административ штраф салынуга сәбәп була.

3. Әлеге статьяның 1 өлешендә каралган, аеруча зур күләмдә башкарылган гамәлләр, –

юридик затларга, акчаларны, кыйммәтле кәгазьләрне, башка төрле мөлкәтне яисә мөлкәти холыклы хезмәт күрсәтүләрнең, башка төрле мөлкәти хокукларның хакын конфискацияләп, юридик зат исеменнән законсыз рәвештә тапшырылган яки күрсәтелгән яисә вәгъдә ителгән яки тәкъдим ителгән акча суммаларының, кыйммәтле кәгазьләр, башка төрле мөлкәт, мөлкәти холыклы хезмәт күрсәтүләрнең, башка төрле мөлкәти хокукларның хакының йөзгә кадәр тапкырланган күләмендәге, ләкин кимендә йөз миллион сумлык административ штраф салуга сәбәп була.

Искәрмәләр: 1. Әлеге статьяда вазыйфаи зат дигәндә Россия Федерациясе Җинаять кодексының 285 статьясының 1-3 искәрмәләрендә күрсәтелгән затлар күздә тотыла.

2. Әлеге статьяда коммерциячел яисә башка төрле оешмада идарә функцияләрен башкаручы зат дигәндә Россия Федерациясе Җинаять кодексының 201 статьясының 1 искәрмәсендә күрсәтелгән зат күздә тотыла.

3. Әлеге статьяда чит ил вазыйфаи заты дигәндә чит илнең закон чыгару, башкарма, хакимият яисә суд органына билгеләнә яисә сайлана торган, теләсә нинди вазыйфаны биләүче зат, һәм чит ил дәүләте өчен, шул исәптән гавами ведомство яки гавами предприятие өчен, теләсә нинди гавами вазыйфаны үтәүче теләсә кайсы зат аңлашыла;  гавами халыкара оешмасы вазыйфаи заты дигәндә халыкара граждан хезмәткәре яисә мондый оешма тарафыннан үз исеменнән гамәл кылу вәкаләте тапшырылган теләсә кайсы зат аңлашыла.

4. Әлеге статьяда зур күләмле дип бер миллион сумнан артып китә торган акча суммалары, кыйммәтле кәгазьләрнең, башка төрле мөлкәтнең, мөлкәти холыклы хезмәт күрсәтүләрнең, башка төрле мөлкәти хокукларның хаклары, аеруча зур күләмле дип егерме миллион сумнан артып китә торган суммалар, хаклар күздә тотыла.

 Кайбер очракларда дәүләт хезмәткәрләре һәм муниципаль хезмәткәрләр тарафыннан билгеле бер гамәлләрне кылу, мәнфәгатьләр каршылыгын китереп чыгару белән берлектә, әйләнә-тирәдәгеләр тарафыннан ришвәтне алырга ризалашу буларак та кабул ителергә мөмкин. Сүз, шул исәптән, түбәндәге очраклар хакында да бара:

– хезмәткәр яисә эшче әлеге затларның карарларыннан яисә гамәлләреннән (гамәл кылмавыннан) файда алган, файда алырга мөмкин булган оешма белән алга таба эшкә урнаштыру турында сөйләшүләр алып бара;

– хезмәткәрнең яисә эшченең туганнары аның карарларыннан яисә гамәлләреннән (гамәл кылмавыннан) файда алган, файда алырга мөмкин булган оешмага эшкә урнаша;

– хезмәткәрнең яисә эшченең туганнары аның карарларыннан яисә гамәлләреннән (гамәл кылмавыннан) файда алган, файда алырга мөмкин булган һ.б. оешмадан бүләк алырга ризалаша;

 Дәүләт (муниципаль) хезмәткәренең гамәлләре һәм әйткән сүзләре шулай ук әйләнә-тирәдәгеләр тарафыннан ришвәтне алырга ризалык бирү яисә ришвәт бирү турында гозерләү буларак кабул ителергә мөмкин.

Мондый сүзләргә, мисал өчен, түбәндәгеләр керә: "бу катлаулы мәсьәлә, ләкин хәл итмәслек түгел", "рәхмәтне икмәккә ягып булмый", "килешербез", "тагын да җитдирәк аргументлар кирәк", "параметрлары хакында сөйләшергә кирәк", "йә, нәрсә эшлибез?" һ.б.

Оешмаларның вәкилләре һәм гражданнар белән, аеруча хезмәткәрләрнең һәм эшчеләрнең карарларыннан һәм гамәлләреннән файда алачак затлар белән, билгеле бер темаларга сөйләшү ришвәт бирү турында гозер буларак кабул ителергә мөмкин.

Мондый темаларга, мисал өчен, түбәндәгеләр керә:

– хезмәткәрнең, эшченең хезмәт хакы түбән булу һәм теге яисә бу ихтыяҗларны тормышка ашыру өчен акчасы җитмәү;

– теге яисә бу мөлкәтне алу, теге яисә бу хезмәттән файдалану, туристлык сәяхәтенә чыгып китү теләге;

– хезмәткәрнең, эшченең туганнарының эш урыны булмау;

– хезмәткәрнең, эшченең балаларының белем бирү учреждениеләренә укырга керү зарурлыгы булу һ.б.

Хезмәткәрләр авызыннан чыга торган билгеле бер, бигрәк тә аларның карарларыннан һәм гамәлләреннән файда алучы оешмаларның вәкилләренә һәм гражданнарга адресланган тәкъдимнәр ришвәт бирү турында гозер буларак кабул ителергә мөмкин.

Мондый тәкъдимнәр яхшы ният белән әйтелгәндә һәм дәүләт хезмәткәренең, эшченең шәхси файда алуына бәйле булмаган очракта да шулай кабул ителә ала.

Мондый тәкъдимнәргә, мисал өчен, түбәндәгеләр керә:

– хезмәткәргә, эшчегә һәм/яисә аның туганнарына ташлама бирү;

– ачыкланган бозуларны бетерү, дәүләт контракты буенча эшләр башкару, кирәкле документларны әзерләү өчен конкрет компания һәм (яисә) экспертлар хезмәтләреннән файдалану;

– акчаны конкрет хәйрия фондына кертү;

– конкрет спорт командасына теләктәшлек белдерү һ.б.

Билгеле бер гамәлләрне кылу ришвәт алырга ризалык бирү яисә ришвәт бирү турында гозерләү буларак кабул ителергә мөмкин.

Мондый гамәлләргә, мисал өчен, түбәндәгеләр керә:

– даими рәвештә бүләк алу, хәтта хакы 3000 сумнан ким булса да;

– хезмәткәрнең яисә эшченең карарларының яки гамәлләреннән (гамәл кылмавыннан) файда алган, файда алучы яисә файда алырга мөмкин булган оешма вәкилләре белән бергәләп рестораннарга бару.

 "Коррупциягә каршы көрәш турында" 2008 елның 25 декабрендәге 273-ФЗ номерлы федераль закон нигезендә профилактика чараларының өстенлекле булуы коррупциягә каршы көрәштә төп принципларның берсе буларак билгеләнә.

Әлеге юнәлештә эш оештыруда төп роль дәүләт хакимияте органнарында, җирле үзидарә органнарында һәм оешмаларда коррупциячел һәм башка төр хокук бозуларны профилактикалау өчен җаваплы булган бүлекчәләрнә яисә вазыйфаи затларга йөкләнә.

         Коррупциягә каршы мәсьәләләрнең әһәмиятле һәм актуаль булуын исәпкә алып, Россия Федерациясенең Югары суды Пленумы әлеге проблематикага багышланган махсус карар кабул итте.

 

РФ Югары суды Пленумының "Ришвәтчелек турында һәм башка төрле коррупциячел җинаятьләр турында эшләр буенча суд тәҗрибәсе хакында" 2013 елның 9 июлендәге 24 номерлы карары


Халыкара бергәлек, коррупцияне кисәтү һәм тамырдан корыту өчен нәтиҗәле чаралар булдырырга омтылып, берничә документ кабул итте: Берләштерелгән Милләтләр Оешмасы конвенциясе (мисал өчен, Коррупциягә каршы конвенция), Европа Советының Коррупция өчен җинаять җаваплылыгы турында конвенциясе, Халыкара коммерциячел алыш-бирешләрне гамәлгә ашырганда чит ил вазыйфаи затларын сатып алуга каршы көрәш буенча конвенция һ.б. шулар исәбенә керә.

Әлеге документларда билгеләнгәнчә, коррупция барлык илләргә дә кагыла торган транс-илкүләм күренешкә әверелде. Коррупцияне кисәтү һәм аңа каршы көрәшү өлкәсендә халыкара хезмәттәшлекнең әһәмиятле булуы шуның белән аңлатыла да.

Россия Федерациясендә коррупциягә каршы көрәшнең хокукый нигезен Россия Федерациясе Конституциясе, гомумтанылган принциплар һәм халыкара хокук нормалары, Россия Федерациясе халыкара шартнамәләре, "Коррупциягә каршы көрәш турында" 2008 елның 25 декабрендәге 273-ФЗ номерлы федераль закон, "Җинаять юлы белән алынган керемнәрне легальләштерүгә (акча үзләштерүгә) һәм террорчылыкны финанслауга каршы көрәш турында" 2001 елның 7 августындагы 115-ФЗ номерлы федераль закон һәм коррупциягә каршы көрәшкә юнәлдерелгән башка норматив хокукый актлар тәшкил итә.

Коррупциягә каршы көрәштә җинаять-хокук тәэминаты максатларында һәм халыкара йөкләмәләрне үтәү мәнфәгатьләрендә Россия Федерациясе Җинаять кодексында коррупциячел җинаятьләрне кылган өчен җаваплылык билгеләнә. Алар арасында аеруча киң таралганы һәм куркынычы булып ришвәтчелек тора. Ул дәүләт хакимияте нигезләренә зыян сала, дәүләти һәм муниципаль органнарның һәм учреждениеләрнең нормаль идарә эшчәнлегенә хилафлык китерә, аларның абруен төшерә, гражаннарның хокукый аңын деформацияли, аларда шәхси һәм коллектив мәнфәгатьләрне вазыйфаи затларны сатып алу юлы белән канәгатьләндерү мөмкинлеге турында күзаллау барлыкка китерә, конкуренциягә каршылык тудыра, икътисадый үсешне катлауландыра.

Ришвәтчелек һәм башка төр коррупциячел җинаятьләр турындагы эшләр буенча мәхкәмә эше суд хакимиятенең бәйсез булуы, якларның бәхәсләшә алуы һәм тигез хокуклы булуы принципларына нигезләнеп, кешенең хокукларын һәм ирекләрен саклап, җинаять һәм җинаять-процессуаль законнардагы таләпләрне катгый үтәп гамәлгә ашырылырга тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев