Кеше һәм закон
Тагын бер райондашыбыз гаиләсен борчуга салды- 10 көнен полиция изоляторында үткәрә
2025 елның 4 декабрендә гражданин Гайнанов Илназ Илүс улына карата РФ Административ хокук бозулар кодексының 12.8 маддәсенең 3 өлеше буенча ачык суд утырышы узды.
Татарстан Республикасы Актаныш районы буенча 1 нче җәмәгать суд участогы карары белән И. И. Гайнанов административ хокук бозуда гаепле дип танылды һәм бу гражданга карата 10 тәүлеккә административ арест билгеләнде. Хокук бозучы 10 тәүлек вакытын Россия Эчке эшләр министрлыгының Актаныш районы буенча бүлегендә- махсус полиция изоляторында үткәрә.
Россия Федерациясенең КоАПының 12.8 нче маддәсе, 3 нче өлеше нәрсә аңлата?
12.8.3- исерек хәлдә булган һәм транспорт чаралары белән идарә итү хокукына ия булмаган, яки транспорт чаралары белән идарә итү хокукыннан мәхрүм ителгән машина йөртүченең транспорт чарасы белән идарә итүе. (әгәр мондый гамәлләрдә җинаять җәзасы бирелми икән)
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев