Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Халыкны адреслы социаль яклау нигезендә акчалата пособие, субсидия, стипендия кемнәргә түләнә?

Республика матди ярдәм күрсәтү үзәгенең Актаныш районындагы бүлеге белгече Роза Андерьянова опека һәм попечительлек бүлеге оештырган очрашуда ятим балаларны сыендырган гаиләләргә аз керемле һәм социаль яклауга мохтаҗ категорияләрнеӊ тормыш дәрәҗәсен саклау максатыннан Татарстан Республикасында кабул ителгән күп төрле ярдәмнәр турында аңлатты.

Халыкны адреслы социаль яклау максатыннан, аерым төр категория гражданнарга акчалата, пособие, субсидия, стипендия түләү буенча, Татарстан Республикасының Министрлар Кабинеты тарафыннан 2004 елның 17 декабрендә 542 нче санлы карар кабул ителде. Бу карар нигезендәге ярдәм ятим балалар, ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балалар, ятим балалар һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балалар исәбендәге затлар һәм белем алу чорында ике яисә бердәнбер ата-анасын югалткан инвалид балалар, күп балалы гаиләләр, пенсионерларга карый. Түләүләр республика бюджеты хисабыннан башкарыла.

Республика матди ярдәм күрсәтү үзәгенең Актаныш районындагы бүлеге тарафыннан ятим балаларга адресланган социаль ярдәм чаралары белән кыскача таныштырып үтәбез.

Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгың 2015 елныӊ 28 июлендә 516 санлы боерыгы белән расланган административ регламент нигезендэ түбәндәге адреслы социаль яклау чаралары тәкъдим ителә:

— белем бирү эшчәнлеген гамәлгә ашыручы оешмалардан чыгарылганда бер тапкыр бирелә торган пособие — 899 сум күләмендә;

— кием, аяк киеме, йомшак инвентарь һәм җиһазлар сатып алуга белем бирү эшчәнлеген гамәлгә ашыручы оешмалардан чыгарылганда бер тапкыр бирелә торган пособие — 59337 сум;

— уку әдәбиятын һәм язма кирәк-яраклар сатып алуга еллык пособие — 3210 сум;

— кием, аяк киеме, йомшак инвентарь һәм җиһазлар сатып алуга еллык пособие — 25289 сум;

— айлык стипендия — 1110 сум;

— туклану өчен айлык пособие — 8193 сум;

2023 елдан башлап бу түләүләр 18 яше тулган мәктәп укучыларына да айлык стипендиядан тыш түләнә.

Татарстан Республикасынын 63 санлы «Татарстан Республикасында халыкка адреслы социаль ярдәм күрсәтү турындагы» Законы (08.12.2004 ел) буенча 18 яшькә кадәрге өч һәм аннан да күбрәк баласы булган гаиләләргә, шул исәптән тәрбиягә алган балалары булганнарга түбәндәге социаль яклау чаралары каралган:

— коммуналь хезмәтләр түләү чыгымнарыныӊ 30 проценты күләмендә субсидия халык өчен хезмәтләр куллануныӊ билгеләнгән нормативлары чикләрендә, ә үзәк җылылык булмаган йортларда яшәүче гаиләләр өчен- билгеләнгән нормалар чикләрендә сатып алынган ягулык бәясеннән халыкка сату өчен;

— торак өчен түләү чыгымнарыныӊ 30 проценты күләмендә субсидия республика законнары белән билгеләнгән торак мәйданы нормалары кысаларында;

— 6 яшькә кадәр бала өчен дару чараларын сатып алуга субсидия ай саен −164 сум күләмендә;

— юл йөрү өчен 369 сум күләмендә айлык субсидия:

ятим балаларга, ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балаларга, ятим балалар һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балалар исәбендәге затларга һәм белем алу чорында ике яисә бердәнбер ата- анасын югалткан затларга;

гаилә составында өч һәм аннан артык балалары булган гражданнарның балаларына18 яшькә кадәр, кабул ителүче балаларны да кертеп, гомуми белем бирү оешмаларында белем алучы затларга.

Юл йөрү өчен субсидия 18 яшькә кадәр генә түләнә.

Бу төр түләүләрне алу өчен уку йорты урнашкан жирлектәге яисә мөрәҗәгать итүченеӊ тору урынындагы Республиканыӊ матди ярдәм күрсәтү Үзәгенеӊ бүлекчәләренә гариза тапшырырга кирәк. Шулай ук гаризаны һәм дәүләт хезмәтен күрсәтү өчен кирәкле документларны мөрәҗәгать итүче тарафыннан Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтү порталында яки Бердәм порталда (техник мөмкинлек булган очракта) шәхси кабинет аша бирергә була. Гаризалар ун эш көне эчендә карала.

Гариза тапшырганда паспорт, опека һәм банкта ачылган счет реквизитлары күрсәтелә.
Калган мәгълүматлар (опека билгеләү турында, уку, укуны тәмамлау турында, инвалидлык, үлү турында (әти-әнинеӊ) һ.б. ведомствоара запрослар нигезендэ алына. Шулай ук мөрәҗәгать итүче үзенеӊ инициативасы белән бу документларны тапшыра ала.

Министрлар Кабинетыныӊ 01.02.2023 елда кабул ителгән 79 нчы санлы карары нигезендә торак мәйданы белән тәэмин ителгн ятим балаларга, әти-әни тәрбиясеннән мәхрүм балаларга, бер тапкыр бирелә торган акчалата түләү кертелде.

Түләү шартлары:

159 нчы санлы 21 декабрь 1996 ел "Ятим балаларны социаль яклау буенча өстәмә гарантияләр турындагы" Федераль законныӊ 8 матдәсе нигезендә ятим балаларга бирелгән торак мәйданы күчемсез милекнеӊ Бердәм реестры мәгълүматы буенча 2013- 2020 елларда  приватизацияләнгән булырга тиеш. Торак мәйданныӊ күләме социаль найм килешүеннән ким булырга тиеш.

Торак бина Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы тарафыннан расланган торак урыннар исемлегенә кертелгән булу шарт.

Бер тапкыр бирелә торган түләү ятим балаларга һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балаларга бер мәртәбә акчалата түләү тәртибенә ярашлы рәвештә, махсус формула буенча исәпләнелә.

Күләме төрлечә, торак бинаныӊ мәйданына бәйле.

Шушы шартларга туры килгән торак мәйданы булган ятим балалар яки аларнын законлы вәкилләре тору урынындагы Республика матди ярдәм үзәгенеӊ бүлекчәләренә мөрәҗәгать итәләр.

Үзләре белән шәхесне раслый торган документ һәм кредит оешмаларында ачылган хисап счетлары булырга тиеш.

Гариза көнендә теркәлә, һәм ике көн эчендә Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгына исемлек җибәрелә. Карар алар тарафыннан кабул ителә. 2023 елда 2 гариза кабул ителде, шуныӊ берсе кәнәгатьләндерелде, берсенә отказ булды. Агымдагы елда бер кешегә 57 174,27 сум күләмендә түләнде. Бу социаль ярдәм чарасы Татарстан Республикасы бюджеты акчалары исәбеннән күрсәтелә.

Сорауларыгыз булса, безнеӊ телефоннар: 3-22-97, 3-16-01, бердәм элемтә үзәгенеке: 8-800 100 00 01, яӊалыкларны безнеӊ социаль челтәрдәге төркем аша да белә аласыз,  сылтамасы vk. com/gkurcmp

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев