Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

“Ышаныч“ның ышанычын акламаган

Мошенникларга алданмагыз, уяу булыгыз, дип халыкка күпме генә аңлату эшләре алып барылмасын, кеше ышанычын яулап, аларның беркатлылыгыннан файдаланучылар һаман саен очрап тора. Кайберләренең эше судка кадәр барып җитә. Агымдагы елның февраль аенда район судында шундый бер эш каралды. Кеше алдауның һәм талауның нинди генә төрен уйлап чыгармыйлар. Берәүләр телефон аша...

Мошенникларга алданмагыз, уяу булыгыз, дип халыкка күпме генә аңлату эшләре алып барылмасын, кеше ышанычын яулап, аларның беркатлылыгыннан файдаланучылар һаман саен очрап тора. Кайберләренең эше судка кадәр барып җитә. Агымдагы елның февраль аенда район судында шундый бер эш каралды.
Кеше алдауның һәм талауның нинди генә төрен уйлап чыгармыйлар. Берәүләр телефон аша СМС юлласа, икенчеләр социаль хезмәткәр булып, өлкәннәргә төрле товарларны кыйммәтле бәядән сылауны кулай күрә. Ә әлеге, 1956 елгы гражданка тагын да җиңелрәк юлын уйлап тапкан. Күрше Башкортстан Республикасының Илеш районында урнашкан кулланучыларның "Ышаныч" кредит кооперативының Актаныш районындагы бүлегеннән акча үзләштерергә булган. Моның өчен ул якыннарының, дусларының, туганнарының документларын кулланган. Аларның ышанычын яулап, документларының күчермәләрен яисә оригиналларын файдаланып, шулар исеменә заем килешүләре төзегән. Аларның саны 16га җиткән. Әлеге эшен шул тикле оста башкарган ки, хәтта "Ышаныч" кредит кооперативының заемнар буенча менеджер-кассирын да ялгыш юлга кертә алган. Заемнар буенча килешү төзегән вакытта, бурычларны үзем түлим, дип ышандырган. Ул кешеләр исеменә заем килешүе төзер алдыннан "Ышаныч" кулланучылар кооперативына керү өчен шулар исеменнән күпмедер күләмдә взнос, әгъза булып торган өчен взнос һәм пай взносы түләргә вәгъдә иткән. Килешү төзелгәннән соң, чынлап та, ул аларны түләгән. Өстәвенә киң күңеллелек күрсәтеп, "Ышаныч" кулланучылар кооперативының күмәк кассасына берникадәр акча да керткән. Баштагы килешүләрдән соң ул кассага керткән акчаларның суммасы шактый булса да, ахыргыларына таба үз файдасына күбрәк калдыру максатыннан, кассага керткән акчаларның суммасын киметкән.
Әлеге гамәлләрен бу ханым, алган займнарын кире түләү мөмкинлеге булмаганлыгын аңлап, "Ышаныч" кулланучылар кооперативын талау максатыннан явыз ният белән башкарган. Нәтиҗәдә әлеге кооперативка барысы 807 мең 502 сум күләмендә матди зыян китергән.
Зур күләмдәге мошенниклык хәрәкәтләре өчен әлеге гражданкага карата җинаять эше кузгатыла. Ул үзенең гаебен тулысынча таный.
Район суды тарафыннан ул Россия Федерациясенең Җинаятьләр кодексының 159нчы маддәсенең 3нче кисәге буенча өч елга ирегеннән мәхрүм итү җәзасы билгеләнеп, шартлы рәвештә ике ел да алты айга сынау срогы жәзасына хөкем ителә.
Сынау вакытында әлеге гражданкага махсус дәүләт органнарына хәбәр итмичә генә даими яшәү урынын үзгәртергә рөхсәт ителми. Ул шушы сынау вакытында даими рәвештә районның җәза үтәтү инспекциясенә килеп билгеләнергә тиеш була.
Район судьясы Әмирхан Гәрәевтан әлеге эш буенча фикерләре белән уртаклаштык.
- Мошенниклардан алданмагыз, дип халыкны кисәтеп торуга карамастан, алар ышануларын дәвам итәләр. Бер тапкыр алдап, бераз вакыт үткәч, алар тагын алданырга мөмкин. Чөнки безнең халык ышанучан. Әлеге эш буенча да шундый хәл килеп чыккан. "Ышаныч" кредит кооперативының заемнар буенча менеджер-кассирын да ничә тапкыр алдаган булып чыга. Әзрәк халык уяурак булсын, үзләрен мошенниклардан алдатуга юл куймасыннар иде.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев