Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Җәза үтәтү инспекциясендәге яңалыклар

Дәүләт Думасы 2013 елның 18 декабрь көненнән "РФ Конституциясенең 20 еллыгы уңаеннан амнистия игълан итү" турындагы 3500-6 нчы санлы карар чыгарды. Әлеге карар нигезендә түбәндәге хөкем ителүчеләр азат ителәчәк: 1. балигъ булмаган вакытта җинаять кылып, 5 елга кадәр ирегеннән мәхрүм ителгәннәр; 2. 16 яшьтән 18 яшькә кадәр җинаять кылып, тәрбияви...

Дәүләт Думасы 2013 елның 18 декабрь көненнән "РФ Конституциясенең 20 еллыгы уңаеннан амнистия игълан итү" турындагы 3500-6 нчы санлы карар чыгарды. Әлеге карар нигезендә түбәндәге хөкем ителүчеләр азат ителәчәк:
1. балигъ булмаган вакытта җинаять кылып, 5 елга кадәр ирегеннән мәхрүм ителгәннәр;
2. 16 яшьтән 18 яшькә кадәр җинаять кылып, тәрбияви колонияләрдә булмаган балалар;
3. 5 елга кадәр ирегеннән мәхрүм ителеп, төзәтү учреждениеләрендә элек җәзаларын үтәмәгәннәр, шулар арасыннан:
- тәрбиясендә балигъ булмаган баласы булган хатын-кызлар, әгәр дә алар аналык хокукыннан мәхрүм ителмәгән булсалар;
- авырлы хатын-кызлар;
- 55 яшьтән өлкән хатын-кызлар;
- 60 яшьтән өлкән ир-атлар;
- Чернобыль АЭСында катнашучылар;
- хәрби хезмәткәрләр, Россия Федерациясе эчке эшләр бүлегендә һәм җәза үтәтү системасында эшләүчеләр, Ватанны саклау вакытында сугыш хәрәкәтендә катнашучылар;
- I һәм II төркем инвалидлар;
4. Россия Федерациясе Җинаять Кодексының 212 маддәсенең 2 һәм 3 кисәге, 213 нче маддәсе, 264 маддәсенең 1 кисәге буенча хөкем ителүчеләр.
Югарыда санап кителгән категориягә керүче хөкем ителүчеләрнең барысы да амнистиягә эләкми. Әйтергә кирәк, әле аларны тагын бер кат иләк аша үткәрәләр.
Әлеге карарның 10 нчы пунктында күрсәткән маддәләрне түбәндәгеләргә кулланырга ярамый: мәсәлән, кеше үтереп, белә торып тән җәрәхәтләре ясаучы, караклык, мошенниклык, талау, законсыз рәвештә наркотиклар белән эш итүче, юл хәрәкәте ясап, кеше гомерен өзү, көчләү, террорлык актын кылучылар, законсыз рәвештә корал саклау, ришвәт алу, ришвәт бирү һәм башкалар.
Аңлы рәвештә җинаять кылып, 2 тапкырдан да күбрәк хөкем ителеп, ирегеннән мәхрүм ителүчеләр, элек иректән мәхрүм итү урыннарыннан азат ителүчеләр, ягъни элек төрмәдә утырып кайтучылар амнистиягә эләгә алмый.
Амнистия ил күләмендә якынча 25 мең кешегә кагылачак. Татарстан Республикасы буенча жәза үтәтү инспекцияләрендә исәптә торучылардан 563 хөкем ителүче амнистиягә эләгәчәк. Шуларның 318е инде амнистия буенча исәптән төште.
Хәзерге көндә район җәза үтәтү инспекциясендә барлыгы 74 хөкем ителүче исәптә тора, шулар арасыннан: 66сы - шартлы рәвештә хөкем ителүчеләр, 4се - ирегеннән чикләү җәзасына тартылучылар, 1се - төзәтү эш җәзасына, 3се мәҗбүри эш җәзасына тартылучылар. Әлеге исәптә торучылар арасыннан 7 хөкем ителүчегә амнистия каралачак. Шуларның 4 се инде амнистия буенча исәптән төште. 1 материал Актаныш район судында, тәкъдимне карау көне билгеләнде. Калган 2се - судка әзерләп җибәрү стадиясендә. Актаныш районы җәза үтәтү инспекциясендә исәптә торучылар арасыннан амнистиягә эләгүчеләр: юл һәлакәте ясаучылар, 60 яшьтән өлкән ир-ат, тәрбиясендә балигъ булмаган баласы булган хатын-кызлар.
Бу тормышта абынырга озак түгел. Уйламыйча эшләгән бер гамәл генә дә сине җинаятьче төркеменә кертә ала.
Төрмә кешене төзәтми, киресенчә, юкка чыгара. Әгәр дә кешенең иреге тартып алына икән, ул шул вакытка тулы канлы тормыштан мәхрүм ителә дигән сүз. Ә бу дөньяда иң зур бәхет - иректә яшәү. Иректә яшәүнең мәгънәсенә төшенеп, җинаять юлына басуны киметсәк иде, дигән теләктә калам.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев