Актанышта үсә торган дару үләннәре: июнь аенда нинди үләннәр җыярга һәм аларны ничек кулланырга?
Актаныш районының табигате үзе бер даруханә. Анда үсә торган үләннәр бик күп чирләрдән шифа бирә. Ләкин алардан файда күрү өчен дөрес җыярга, киптерергә һәм кулланырга кирәк. Июнь ае – күпчелек дару үләннәрен туплау өчен иң уңайлы вакыт.
## Бәбкә үләне (горец птичий, спорыш)
Бу үлән юл буйларында, аяк астында еш очрый. Ул җиргә ятып үсә, чәчәкләре бик вак, аксыл-яшькелт төстә, җәй буе чәчәк ата. Дару сыйфатында бәбкә үләнен май ахырында – июнь башында җыярга кирәк.
**Файдалы үзлекләре:**
- Канны туктата
- Кан тамырларын ныгыта
- Бәвел кудыра
- Эчәклек, аналык, ашказаныннан кан киткәндә шифа бирә
- Матдәләр алмашын көйли
- Диабетта кулланыла
- Стресс вакытында нерв системасын тынычландыра
- Бөер һәм бәвел куыгындагы ташларны кудыра
- Экзема, псориаз, нейродермитта ярдәм итә
**Әзерләү ысулы:**
20 г вакланган үләнне эмаль савытка салыгыз, 200 мл кайнап суынган су өстәгез. Капкач белән ябып, 15 минут «су мунчасы»нда кайнатыгыз. Уттан алып, 45 минут төнәтегез. Ашар алдыннан көнгә 3–4 тапкыр 1 аш кашыгы эчегез.
**Искәрмә:** авырлы ханымнарга кулланырга ярамый!
---
## Каен җиләге
Каенның дару сыйфатындагы яфракларын чәчәк аткан чорда – июньдә – җыярга кирәк. Җиләкләре өлгергәч җыела.
**Яфракларының файдасы:**
- С витаминына бай
- Кан тамырларын киңәйтә
- Йөрәк ритмын акрынайта
- Стоматит, гингивит, ангинаны дәвалый
- Авыздагы начар исне бетерә
- Бәвел кудыра
**Җиләгенең файдасы:**
Яңа сыгылган җиләк согы (көнгә 4–6 аш кашыгы) кандагы шикәрне киметә, диабетка шифа була.
**Тагын нинди авыруларда кулланыла?**
Азканлылык, гастрит, ашказаны һәм уникелле эчәк җәрәхәте, үт юлында һәм бөердә ташлар, атеросклероз, югары кан басымы, остеохондроз. Каен җиләге хәл кертеп җибәрә, йончыганны бетерә.
**Искәртү:** аллергия китереп чыгарырга мөмкин. Тәнгә тимгелләр чыгып, кычыну башланса, куллануны туктатып, табибка мөрәҗәгать итегез.
**Төнәтмә әзерләү:**
20 г вакланган яфракка 200 мл кайнап торган су коеп, 5–10 минут кайнатыгыз. 2 сәгать төнәтеп, сөзегез. Көнгә 3–4 тапкыр 1 аш кашыгы эчегез.
---
## Кычыткан (крапива двудомная)
Кычыткан яфрагын чәчәк аткан чорда – июньдә – җыярга кирәк.
**Файдалы үзлекләре:**
Составындагы витаминнар, тимер тозлары гемоглобинны һәм эритроцитларны арттыра. К витамины протромбин ясалышын яхшырта, шуңа күрә кычыткан – көчле кан туктату чарасы. Аналыктан, эчәклектән, ашказаныннан, борыннан кан киткәндә ярдәм итә.
Шулай ук кычыткан:
- Холестеринны киметә
- Аналык мускулларының кыскаруын яхшырта
- Үт кудыра
- Ялкынсынуны баса
- Канда һәм бәвелдә шикәрне киметә
Кычыткан сыгынтысы «Аллохол» даруы составында да бар.
**Төнәтмә әзерләү:**
10 г (2 аш кашыгы) вакланган кычытканны эмаль савытка салыгыз, 200 мл кайнап суынган су өстәгез. 15 минут «су мунчасы»нда төнәтегез. Уттан алып, 45 минут төнәткәч, сөзегез, кайнаган су өстәп төнәтмәне 200 мл күләмгә җиткерегез. Ашар алдыннан көнгә 3–5 тапкыр ярты стакан эчегез.
**Искәртү:** протромбин индексы югары булган кешеләргә кулланырга ярамый (канны куерта).
---
## Әрем
Әремне җәй дәвамында җыярга була, ләкин июнь ае иң уңайлы. Ул антибактериаль, дезинфекцияләү үзлегенә ия. Депрессия, йокысызлык, бавыр, ашказаны авыруларын дәвалаганда кулланыла.
---
## Зәңгәр күкчәчәк (василек синий)
Бөер, бавыр, үт һәм бәвел куыгы авырулары вакытында кулланыла. Аның күк чәчәкләре шифалы.
---
## Сары мәтрүшкә
Нерв авырулары, күзәнәкләр яңарту, иммунитетны ныгыту, депрессиягә каршы ярдәм итә. Чәчәк аткан вакытта (июньдә) җыялар. Дәвалау өчен чәчәкләре һәм яфраклы өлеше кулланыла.
---
## Әрекмән
Тире, ашказаны, эчәклек, буын авыруларына файдалы. Әрекмән тамыры белән чайкасагыз, кавык бетә, чәч коелу туктый. Тамырын июньдә җыярга кирәк.
---
## Нарат күркәсе
Бөерне, үт куыгын чистарта, күзәнәкләрне яңарта, бавырдан токсиннарны чыгара. Июньдә яшел, өлгереп җитмәгән нарат күркәләре файдалы.
---
## Дару үләннәрен җыю кагыйдәләре
- Үләннәрне бары тик **яңгырсыз, коры көндә, иртәнге якта** җыегыз.
- Үлән яңгырга яки чыкка чыланган булса, аның кипкәнен көтегез. Юкса, ул тиз күгәрә һәм файдасы калмый.
- Эфир майлары булган үләннәрне эссе, кояшлы көндә җыярга кирәк.
- Җиләкләрне иртән иртүк яки кичен җыегыз.
- Үләннәрне кул белән йолкып алмагыз – **кайчы яки секатор белән кисегез**.
- Үләннәрне **караңгы, коры бүлмәдә** киптерегез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев