Файдалы мәгълүмат рубрикасы буенча яңалыклар
-
Бал: тәмле дә, файдалы да
Ул тәмле генә түгел, файдалы үзлекләргә дә бай.
-
Мәтрүшкәне кемнәргә бик сак кулланырга?
Мәтрүшкә – биеклеге 30-80 сантиметр булган, урман кырыйларында, тау битләрендә үскән күп еллык үсемлек. Күптәннән дару үләне итеп тә файдаланыла, чәйгә дә салып эчкәннәр. Мәтрүшкә ялкынсынуга каршы чара буларак кулланыла, шулай ук сөт төшүне көчәйтә һәм башка очракларда ярдәм итә. Тик түбән кан басымыннан интегүче кешеләргә, авырлы хатын-кызларга бу үлән белән бик сак булырга кирәк.
-
Көнбагыш төшенең без белмәгән 10 файдасы: Кан басымыннан һәм ютәлдән халык рецептлары
Көнбагыш орлыгы — күпләр өчен буш вакытны уздыру чарасы гына булып кабул ителә. Бигрәк тә табиблар һәм диетологлар бу ризыкны организмны витаминнар белән тулыландыручы иң бәяле продуктларның берсе дип саный. Бүген без сезне көнбагыш төшенең сәламәтлеккә файдасы, аның белән дәвалану рецептлары һәм холестеринны киметү серләре белән таныштырабыз.
-
Микроволновканы майдан һәм пычрактан ничек тиз чистартырга? Хуҗабикәләрдән иң яхшы 3 ысул
Микроволновкада ризык җылытканда, аның эчке стеналарына май һәм ризык калдыклары чәчрәп катып калу— һәр хуҗабикәгә таныш проблема. Химик чаралар кулланырга теләмәсәгез, өй шартларында СВЧ-мичләрне ялтыратуның иң нәтиҗәле, тиз һәм җайлы ысулларын тәкъдим итәбез. Бу киңәшләрне тәҗрибәле хатын-кызлар үзләре тәкъдим итте.
-
Актанышта үсә торган дару үләннәре: июнь аенда нинди үләннәр җыярга һәм аларны ничек кулланырга?
Актаныш районының табигате үзе бер даруханә. Анда үсә торган үләннәр бик күп чирләрдән шифа бирә. Ләкин алардан файда күрү өчен дөрес җыярга, киптерергә һәм кулланырга кирәк. Июнь ае – күпчелек дару үләннәрен туплау өчен иң уңайлы вакыт.
-
Июнь ае җылы килсә, ел уңышлы булачак
Бүгенге көн үзенчәлекле даталарга бай. 18 июнь – Халыкара пикник көне һәм Халыкара суши көне буларак билгеләп үтелә. Бу бәйрәмнәр кешеләрне табигать кочагында ял итәргә, якыннары белән вакыт үткәрергә һәм төрле халыкларның милли ризыклары белән танышырга өнди.
-
Төрле үләннәрдән ясалган мунча себеркесе: һәр сулышта табигатьнең хуш исе
Традицион каен һәм имән себеркеләре — классика, әмма бүген күпләр төрле үләннәрдән ясалган себеркеләрне дә сайлый. Мондый себерке — ул гади генә үсемлек бәйләме түгел, ә файда һәм хуш исләрдән торган табигый «коктейль».
-
Яңа чеби асрый башлаучыларга киңәшләр
Чебиләрне карау башта катлаулы эш кебек тоелырга мөмкин. Әмма төп кагыйдәләрне үтәгәндә, бу процесс шактый җиңеләя. Дөрес тукландыру, тиешле шартлар тудыру һәм даими күзәтү — сәламәт кош үстерүнең нигезе.
-
Тузганак чәчәгеннән витаминлы бал рецептлары
Тузганак — табигать биргән иң файдалы үләннәрнең берсе. Аның чәчәкләре сәламәтлек өчен аеруча кыйммәтле: алардан ясалган витаминлы бал һәм нектар аппетитны яхшырта, организмны ныгыта, витаминнар кытлыгын тулыландыра һәм гомуми тонусны күтәрә. Шуңа күрә тузганак чәчәкләренең файдасы турында күбрәк белү һәркем өчен әһәмиятле.
-
Суга бал бутап эчү организм өчен әйтеп бетергесез зур файда, ди белгечләр
Бер чәй кашыгы балны бер стакан кайнатмаган суда бутагыз. Шул рәвешле 30 процентлы баллы эремә барлыкка килә. Ул составы буенча кан плазмасына тәңгәл килә икән.
-
НИЧЕК ЯШЬРӘК КҮРЕНЕРГӘ?
10 яшькә яшьрәк күренергә мөмкинлек бирә торган гап-гади киңәшләр бар.
-
Татарстанда Ана капиталы күләме артты
Агымдагы елның беренче февраленнән Татарстанда, бөтен Россиядәге кебек үк, ана капиталын планлы индексацияләү булачак. Түләү күләме 6,8 процентка арттырылачак, бу инфляциянең рәсми дәрәҗәсенә туры килә.
-
Сөяк шулпасы – файдалы матдәләр хәзинәсе
Сөяктән пешерелгән шулпа ашау мөһим, аеруча хатын-кызларга: сөяк шулпасы – файдалы матдәләр хәзинәсе ул.
-
Ютәл төшсә, баш бармакка массаж ясагыз
Безнең бармакларның һәркайсы нинди дә булса орган белән бәйләнештә икәнен һәркем белә. Әз генә буш вакытыгыз булса, кул бармакларын уарга тырышыгыз. Кулга массажны теләсә кайда һәм теләсә кайчан ясарга була.
-
Йөз чирдән файдалы
Мүк җиләген озын гомерле булу элексиры дип йөртәләр.