Чүп үләннәреннән ашлама ясыйбыз
Файдалы мәгълүмат

Чүп үләннәреннән ашлама ясыйбыз

Мондый ашлама үсемлекләрне азот, магний, калий һәм башка микроэлементларга баета. Ул бигрәк тә помидор, кыяр, кәбестә, ташкабак һәм чәчәкләргә файдалы.





Ясыйбыз:

чүп үләннәренең орлыксызларын җыябыз: кычыткан, зәрдә, юеш үлән (мокрица), тузганак, канлы үлән, көтүче сумкасы, сарут һ.б. ярый;
шул үләннәрне кисмәк, бак,чиләккә тутырабыз, артык тыгызламагыз;
яшел масса күмелерлек итеп су тутырыгыз – яңгыр яки җыелган су булса тагын да яхшы;
теләк буенча, агач көле (калий составы ныгыта), 1 стакан тавык яки сыер тизәге (процессны тизләтә), бераз чүпрә (әчетү өчен) өсти аласыз;
савытны капкач яки пленка белән каплагыз, тик герметик түгел – катнашма «суларга» тиеш;
7-10 көн әчесен, көн саен болгатыгыз.

Куллану:

катнашма каты күбекләнүдән туктаса, димәк, әзер. Сөзеп, 1:10 нисбәтендә (10 л суга 1 л төнәтмә) кулланыгыз. 7-10 көнгә бер тапкыр тамыр төбенә сибегез. Яфракларны ашлау өчен 1:15 нисбәтендә катнаштырырга кирәк. Су белән катнаштырмыйча кулланмагыз, үсемлекләрнең тамырларын «яндырырга» мөмкин.
 


Нет комментариев