Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Файдалы мәгълүмат

Сенна белән дәвалану

Пәйгамбәребез с.г.в.: “Сезгә сенна һәм саннут кулланырга кирәк, чөнки аларда үлемнән башка һәр авырудан дәва бар”, – дигән.

 

Сеннаның күп төре билгеле. Ул Һиндстанда, Мисырда, Согуд Гарәбстанында үсә. Галимнәр фикеренчә, иң нәтиҗәлесе – Мәккә сеннасы (кассия узколистная), Мәккә шәһәре тирәсендә үскәне.

Бик күпләр эч кату, эчәкләрдә газ җыелу (метеоризм) белән интегә. Безнең даруханәләрдә сенна үләне, чәе, дару төймәләре сатыла. Рәсми медицинада һәм фитотерапиядә сенна эч кипкәндә, эчәкләрне бушату өчен кулланыла.

 

Табибка күрен,

дөрес туклан

Эч кату эчәкләрдәге кайбер авыруларга (геморрой һәм башкаларга) гына хас күренеш түгел. Эч кибү еш кына ашказаны һәм унике илле эчәк җәрәхәте, йөрәк-кан тамырлары системасы авырулары, аз хәрәкәтләнү вакытында да була. Шуңа күрә эч кибү беленә башлау белән, эчәкләрнең хәрәкәт функциясе бозылу сәбәпләрен ачыклау өчен табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Дәвалану туклануы (диета) төп авыруны исәпкә алып билгеләнә, шуның белән бергә менюга эчәкләрнең бушануын тизләтә торган продукт һәм ашамлыклар да кертергә кирәк. Арыш икмәге, кипкән җиләк-җимеш, бигрәк тә караҗимеш, күрәгә, өрек, инжир, шулай ук чи җиләк-җимеш, яшелчәләр – суган кишер, помидор, яфраклы салат; пешкән яшелчәләр – кызыл чөгендер, ташкабак, кабак, чәчәк
кәбестәсе бик файдалы.

Манный, дөге ярмаларыннан, макароннан әзерләнгән ашамлыклар, шоколад чикләнә.

Тыелган ризыклар: югары
сортлы бодай оныннан пешерелгән икмәк, ит һәм балыктан кыздырып әзерләнгән ашамлык, каты чәй һәм куе кофе, ачы соус һәм аш тәмләткечләр, борыч, горчица, ысланган әйберләр, эфир маена бай өреле шулпа, шалкан, ачы торма, гөмбә, авыр үзләштерелә торган сыер һәм сарык мае.

Галимнәр язып калдырган

Мөхәммәд Аль Баз атлы галим сеннаның фармакологик сыйфатларын ачу өчен тәҗрибәләр үткәргән һәм үзенең ”Сенна һәм саннут белән шифалану” дигән китабында: ”Сенна бик күп файдалы сыйфатларга ия. Шул ук вакытта аның организмга тискәре йогынтысы юк дәрәҗәдә. Ул авыртуны баса һәм эчне йомшарта торган үсемлек. Шулай ук сенна көзән җыеруны, чәч коелуны дәвалый, тән кычытуын баса, йөрәк, бөер-бавыр эшчәнлеген активлаштыра һәм организмны шлаклардан арындыра.
Мигрень, эпилепсия, хәтта яман шеш белән авыручыларның да хәлен яхшырта. Сенна күкрәк сөтенә үтеп керми, баласын күкрәк сөте белән имезгән аналарга да аны кулланырга була”, – дигән.

Соңгы фәнни экспериментлар сеннаның хәтта вирусларның, микробларның үрчүен тоткарлавын күрсәткән. Бу – фитотерапия өлкәсендә сирәк күренеш. Сеннаның куе төнәтмәсе Һиндстанда канны чистарту өчен дә куланыла. Гадәттә, 1 чәй яисә аш кашыгы сенна үләне 1 стакан кайнар суга салына һәм кайнау дәрәҗәсенә җиткерелә, соңыннан, 20-30 минут каплап төнәтелә, кичтән йоклар алдыннан эчелә. Әгәр авыруның эче кипкән булса, аның эчәкләргә тәэсире 8-10 сәгатьтән соң була.

Дәвалану курсын айга 3-4 көн уздырырга була, эч нык каткан очракта 1 атна-10 көн кулланып, 2-3 атна туктап торырга һәм тагын кабатларга мөмкин.

 

Шифасы зур, диләр

Дөрес тукланмау, антибиотик һәм башка химик препаратларны кабул итү нәтиҗәсендә эчәкләрдә төрле агулы матдәләр хасил була. Соңыннан организм агулана башлый. Кешенең башы авырта, сүлпәнлек сизелә, ашказаны, бавыр, үт сыегы юллары, ашказаны асты бизенең эшчәнлеге түбәнәя.

Еш кына ашказаны-эчәк авырулары, аларның шлаклар белән тулуы, йөрәк-кан тамыры, яман шеш, аллергия, шикәр диабеты һ.б. авыруларның чыганагы булып тора. Сенна ашкайнату бизе эшчәнлеген стимуллаштыра.

6-15 ел дәвамында бала тудырырга сәләтсез ир белән хатынның, сенна белән дәвалангач, шифаланганы билгеле.

Сенна хәтта сихер, шомлану, күз тию кебек мәгънәви чирләргә дә дәва чарасы булып санала. Бу – Аллаһы Тәгаләнең безгә биргән чиксез нигъмәтләренең бер чагылышы.

Ул эчәкләрне, үт һәм сидек юлларын, буыннарны һәм канны шлаклардан чистарта һәм бик күп цивилизация авыруларын кисәтү һәм дәвалау чарасы булып тора. Сенна препаратларын кабул итү нәтиҗәсендә, күп авырулар даими куллана торган химик препаратларның дозасын киметтеләр, хәтта кайвакытта, аларны сенна белән алыштырдылар.

Табиб белән киңәшләшү зарур. Үз белдегең белән генә дәвалану көтелмәгән нәтиҗәләргә алып килергә мөмкин.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев