Сүз өйрәтә, үрнәк ияртә
Актаныш районы ЗАГСы бик матур һәм югары әхлак төшенчәләренә ия «Гаилә мәктәбе» проектын гаять уңышлы алып бара.
Гаилә мәктәбенең һәр очрашуы, һәр дәресенә кызыклы шәхесләр, дин әһелләре, психология, медицина өлкәсендәге белгечләр чакырулы. Бүгенге занятие әтиләр, аларның балалары белән мөнәсабәтләренә багышланды. Чараны ЗАГС җитәкчесе Гөлфинә Мөхәммәдиева ачты һәм алып барды. Кунаклар исә — Актанышның 2нче санлы мәктәбе укучылары булды.
Укучылар алдында психолог-мөгаллимә Фәһимә Шәйгәрданова
һәм Рөстәм хәзрәт Гыйззәтуллин сүз тотты. Алар яшь буынга гади итеп, ләкин үтемле рәвештә киңәшләрен җиткерделәр. Рөстәм хәзрәт изге вәгазъ бәян итүе дә күңелләрне сафланырып җибәргәндәй тоелды. Алар үз чыгышларында әти кешегә карата электән үк булган хөрмәтнең асылын билгеләделәр. Хәзерге заманда күпләп күзәтелгән начар күренешләрне кабатлау — үз-үзеңне түбәнсетү, диделәр.
— Күптән түгел генә зурлап Әтиләр көне үткәрелде. Бу уңайдан без чираттагы гаилә мәктәбе очрашуын көнүзәк булган темага багышладык. Әтиләргә ихтирам, алардан үрнәк алулар һәрчак булды һәм булачак. Барлыгы дәресебезгә 45 укучы килде. Алар белән бәхетле гаилә серләре хакында сүз алып бардык. Яшь буын көннән-көн үзгәрә, замана да. Очрашу ахырында күрәсез, укучыларның да фикерләрен белештек. Аларның һәрберсенең теләкләре изге, ниятләре акыл белән уйланган, дип сөйләде Гөлфинә Баян кызы.
Без шулай ук биредә укучыларның үзләрен дә тыңлап үттек. Менә нинди фикердә Әдилә Зиннәтова:
— Әлеге дәрестән мин үземә бик күп файдалы мәгълүмат алдым. Ничек тормыш алып барырга, кем белән гаилә корырга, дигән сорауларыма җавап таптым. Битик рәхмәтлемен оештыручыларга.
Әдиләнең сыйныфташы Сөмбел Галиева:
— Очрашу бик эчтәлекле үтте. Хәзрәт абый да, апалар да бик кирәкле төшенчәләрне ачыкладылар. Гаиләле булуның төп серләрен, бәхетле яшәүнең, яшәү гаменең төп кагыйдәләрен аңлаттылар. Бәхетле булыр өчен тәртипле булу мөһим.
Шулай ук мәктәп укучысы Салих Мансуров:
— Әтием — миңа үрнәк. Аның эчкәне юк, ул дини. Мине дә дини гыйлемле, иманлы булырга өнди. Әтиемнең күркәм сыйфатларын үземдә күрергә телимен.
Яшүсмер Илдар Әмировның фикерләре бик хак:
— Очрашу бик ошады, күп нәрсә аңладым. Киләчәктә әти роленә керешкәч без ифрат дәрәҗәдә яхшы булырбыздыр, чөнки әлеге дәрес бик шәп булды бит, абый.
- Әти хакы — Тәңре хакы, дигән әйтем дә бар халкыбызда. Әтиләргә булган ихтирам гомерлеккә дәвам итсен. Ә инде демография бары тик үсештә булсын.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев