Гаилә мәктәбе рубрикасы буенча яңалыклар
-
Актанышта Мәхәббәт һәм тугрылык көне: 12 үрнәк гаилә алтын, зөбәрҗәт һәм бриллиант туйларын билгеләп үтте
Бүген, 8 июль — Мәхәббәт һәм тугрылык көнендә, Актанышта зур һәм истәлекле бәйрәм узды. Пар балдаклар фонтаны янындагы паркта районның иң күркәм, үрнәк 12 гаиләсе алтын, зөбәрҗәт һәм бриллиант туйларын билгеләп үтте. Алар хөрмәтенә тантаналы кичә оештырылды.
-
Актаныш районының ике гаиләсе «Мәхәббәт һәм тугрылык» медаленә лаек булды
Бүген, 8 июль — Мәхәббәт һәм тугрылык көнендә, Актанышта зур һәм истәлекле бәйрәм уза. Пар балдаклар фонтаны янындагы паркта районның иң күркәм, үрнәк 14 гаиләсе хөрмәтләнә. Аларны районыбыз җитәкчелеге исеменнән район башкарма комитет җитәкчесе Илфак Бариев, башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дилбәр Әнвәрова котлады. Шулар арасыннан ике гаиләгә Илфак Шамил улы «Мәхәббәт һәм тугрылык» медале тапшырды.
-
Актаныш гаиләләре «Без тарихта эзлебез» республика шәҗәрә фестивалендә кунак булып катнашты
Казанда, Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында 8 июльдә билгеләп үтелә торган Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне алдыннан «Без тарихта эзлебез – Гаилә тарихында гасырлар кайтавазы» республика шәҗәрә фестивале узды. Архив эшләре буенча ТР Дәүләт комитеты оештырган әлеге бәйрәмдә Актаныш районы гаиләләре кунак буларак катнашты.
-
Актанышта Гаилә көненә багышланган тантанада бриллиант, алтын туйларын каршылаучыларны хөрмәтләделәр
Бүген Актанышның тантаналар залында Гаилә көненә багышланган зур, матур, тирән эчтәлекле һәм тәрбияви әһәмияткә ия бәйрәм узды. Әлеге чара гаилә кыйммәтләрен, тугрылык һәм мәхәббәтне данлауга багышланды, һәм ул барыбызны да җылы хисләргә төреп алды.
-
Актаныш районының өч гаиләсе «Тарихта без эзлебез» бәйгесендә көчләрен сыный
Нәсел гореф-гадәтләрен саклап калу һәм үстерү, туганнар арасындагы элемтәләрне һәм буыннар бәйләнешен ныгыту, киң җәмәгатьчелекне Тататарстан һәм үз гаиләң тарихы белән кызыксынуга җәлеп итү максатыннан, Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты боерыгына нигезләнеп, районыбызда бүген Шәҗәрә бәйрәме уза.
-
«Гаилә мәктәбе» дәресе әниләр көненә багышланды
Актаныш районы ЗАГС бүлегендә «Гаилә мәктәбе» исемле тәрбия сәгате узды
-
Актаныш районының хөрмәтле пары республика рәисе һәм аның хатынының тантаналы кабул итүендә катнашачак
Татарстан Республикасы көне алдыннан республика рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм аның хатыны Гөлсинә Миңнеханова күптәнге күркәм традиция буенча Татарстанның барлык районнарыннан үрнәк гаиләләр белән очраша. Быел әлеге тантанага катнашырга Актаныш районыннан Фәһимә һәм Рафит Шәйгәрдановлар чакыру алды
-
Иске Сәфәр авылыннан Газизҗановлар һәм Салиховлар гаиләләре «Гаилә тарихында гасырлар кайтавазы – тарихта без эзлебез» республика шәҗәрә фестивалендә катнаша
Бүген Казанда үз гаиләләренең тарихын өйрәнү белән мавыккан төрле буын вәкилләрен берләштергән «Гаилә тарихында гасырлар кайтавазы – тарихта без эзлебез» республика шәҗәрә фестивале уза. Катнашучылар арасында райондашларыбыз да бар, Актаныш районының Иске Сәфәр авылыннан Газизҗановлар һәм Салиховлар гаиләләре конкурсның зона этабында җиңү яулаган иде.
-
Актаныш муниципаль районы башлыгы Ленар Зарипов Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне белән котлады
Кадерле актанышлылар! Сезнең гаиләләрдә һәрвакыт үзара аңлашу һәм хөрмәт хөкем сөрсен. Нинди генә хәлләрдә дә гаилә ныклыгын саклап калырга тырышыгыз, йортларыгызда өмет, ышаныч һәм мәхәббәт яшәсен. Һәр гаиләгә бәхет һәм иминлек телим.
-
Уразай авылыннан Яппаровларның бергә гомер итүләренә 50 ел!
Уразай авылында яшәүче Яппаров Равил Яппар улы һәм Яппарова Фәридә Муллахан кызының бергә мәхәббәт оясы корып яшәүләренә быелның 22 маенда 50 ел тулды. Аларны Алтын туйлары белән районкүләм Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов үзе котлады.
-
Өлешемә тигән көмешем!
Җир шарында ничәмә ничә миллиард кеше булуына карамастан һәр кеше кабатланмас һәм бердәнбер, диләр. Шушы ничәмә- ничә кеше арасыннан бер –берсен табып кавышкан парларның да тормышлары бер берсенә охшамыйдыр ул. Актаныш районы Тыңламас авылында туып үскән Мәгыйс Әһлетдин улы һәм Илфира Газизҗан кызы Әһлетдиновларның тормыш юллары да матур җырларга тиң булып, күркәм эш- гамәлләр белән бизәлгән. Аларның бергә гомер итүләренә 55 ел. Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган тантаналы чараның хөрмәтле кунакларының берсе булды алар.
-
Татарстанда җәй: Актанышның яшь гаиләләре «Гаиләм-җылы учагым» ишегалды бәйрәмендә ял итте
Актанышның үзәк китапханәсе, балалар үзәк китапханәсе «Татарстанда җәй» проектына бик теләп кушылды. Китапханәчеләр Актаныш авылының ишек алларында төрле чаралар уздыра. Аның чираттагысы «Гаиләм-җылы учагым» дип аталды Бәйрәм Ленин проспектының 16 А йорты каршындагы ишек алдында узды.
-
Яшәгез сез алар кебек Бриллиант туйга җиткәнче!
Яңа Кадермәт авылыннан Гыйльванов Мәхәсим Шакирҗан улы белән Җәүһәрия Заһит кызының бриллиант туйлары!
-
«Пар балдак»та мәңгелек мәхәббәт: Актаныш Бриллиант, Зөбәрҗәт һәм Алтын туй юбилярларын котлады
Бүген Актаныш районы үзенең мәхәббәт гөлләрен хөрмәтли, илебезгә, җиребезгә батыр уллар, матур кызлар тәрбияләп үстергән үрнәк гаиләләребез мактауга, зурлауга бик тә лаеклар. Бүген Үзәк паркның «Пар балдаклар» фонтаны янында зөбәрҗәт, алтын туйлары уңаеннан районыбызның 14 гаиләсе өчен котлау тантанасы оештырылды.
-
Татар Суыксуы авылыннан Рамил белән Тәнзилә Гыйльмановлар «Мәхәббәт һәм тугрылык» медаленә лаек булды
Бүген Актанышта зур гаилә бәйрәме- Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне уңаеннан тантаналы чара уза. Бәйрәм иң күңелле мизгелләрдән башланды: райондашларыбыз Рамил белән Тәнзилә Гыйльмановлар «Мәхәббәт һәм тугрылык» медаленә лаек булды.