Яңа уку елына әзерләнәбез!
Балалар өчен канцелярия товарларын сайлаганда нәрсәгә игътибар итәргә кирәк? Мәктәп кирәк-яракларына ручкалар, маркерлар, линейкалар, карандашлар, бетергечләр, дәфтәрләр, көндәлекләр, пумалалар һәм башка әйберләр керә.
Дәфтәр
Төп критерий-битнең тыгызлыгы, дәфтәргә язганда аның икенче ягында язу күренмәсен өчен кәгазьнең калынлыгы җитәрлек булырга тиеш. Тышлыкны кырыйлары бераз түгәрәкләнгәнен сайларга киңәш ителә-бу дәфтәрләргә озаграк хезмәт итәргә мөмкинлек бирәчәк. Артык калын дәфтәрләрне балалрга йөртергә авыррак булачак.
Ручкалар
Баланың яшен исәпкә алырга кирәк. Стержененең калынлыгы 0,5-0,7 мм булган шариклы ручка башлангыч мәктәп укучысы өчен яхшырак туры килә. Калын, шома һәм күпкырлы язу кирәк-яраклары сатып алырга кирәкми. Кибеттә сатып алу алдыннан аны мөстәкыйль рәвештә язып карарга һәм балага да ручканы тотып, язып карарга тәкъдим итәргә кирәк.
Карандашлар һәм фломастерлар
Гади карандашларның йомшаклык дәрәҗәсе «ТМ» «НВ» аббревиатуралары белән күрсәтелә. Өч кырлы формадагы карандашлар аеруча уңайлы. Фломастер язганда шыгырдарга тиеш түгел; мөмкинлек булса, аны шулай ук тикшерергә кирәк. Мәктәп укучысының киеменнән һәм кулларыннан җиңел юыла торган фломастерлар сатып алу яхшырак. Алар тиз кипмәсен өчен, капкачлары тишекле, вентиляцияләнә торган төрләрен сайлагыз.
Канцелярия кирәк-яраклары сезнең баланың сәламәтлегенә зыян китермәслек булырга тиеш. Мәктәп өчен товарлар сатып алганда, аларның исенә игътибар итегез. Кискен, ямьсез исле товарларны яки лак һәм буяу белән капланган товарларны сатып алырга киңәш ителми.
Мәктәп канцеляриясенә төп таләпләр: төргәкнең бөтенлеге, комплектлылыгы, маркировканың тулылыгы. Соңгысы дөрес, тикшерелә торган, укыла торган һәм карау өчен аңлаешлы булырга, шулай ук рус телендә бастырылырга тиеш. Аны этикеткада, төргәктә яки товарга махсус беркетелгән биттән эзләргә кирәк.
Продукция маркировкасында түбәндәге мәгълүматлар булырга тиеш::
• продукция җитештерелгән илнең исеме;
• җитештерүченең, импортерның исеме һәм урнашу урыны;
• товарның исеме һәм төре (билгеләнеше) ;
• эшләнү вакыты;
• продукциянең хезмәт итү вакыты (кирәк булганда);
• хезмәт итүнең гарантия срогы (кирәк булганда);
• товар билгесе (булган очракта).
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең
Чаллы территориаль органы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев