Грамоталы кулланучы рубрикасы буенча яңалыклар
-
Товарның сыйфатын тикшерү һәм экспертиза-аерма нәрсәдә?
Бу сорау белән кулланучы Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы «Кайнар линия» телефонына мөрәҗәгать итте.
-
Кулланучы әлифбасы: кыздыру өчен таба сайлыйбыз
Тәмле һәм сыйфатлы ризык әзерләүнең нигезендә бары тик осталык, сыналган рецептлар һәм яхшы продуктлар гына түгел, ә дөрес сайланган савыт-саба да ята. Бигрәк тә кыздыру һәм пешерү өчен табаның әһәмияте зур. Ризыкның тәме, сыйфаты һәм файдалы үзлекләре табаның нинди материалдан ясалуына, өслегенә һәм тирәнлегенә турыдан-туры бәйле.
-
Илдус Хәкимов: «Сабантуйда куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәү – мәҗбүри»
Иң көтеп алынган милли бәйрәмнәребезнең берсе — Сабантуй якынлаша. Бәйрәм күңелле һәм истә калырлык үтсен өчен, уен мәйданчыкларындагы куркынычсызлык мәсьәләләренә аеруча игътибар бирү зарур. Әлеге тема буенча без Дәүләт техника күзәтчелегенең Актаныш районы буенча бүлекчәсе җитәкчесе Илдус Хәкимов белән әңгәмә кордык.
-
Солярий-матурлыкмы яки сәламәтлек өчен куркынычмы?
Татарстан Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы белгечләре халыкка хезмәт күрсәтүче оешмаларга, аерым алганда солярийга даими рәвештә профилактик визитлар ясыйлар. Җәйге сезон алдыннан мондый чаралар аеруча актуаль.
-
Товар бәясенең кассадагы бәя белән туры килмәве темасына ликбез
Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориальорганы кайнар линиясе телефонына сәүдә челтәрләре сатыпалучыларның бәясе чектагы товарның ахыргы бәясенә туры килмәүгә карата шикаятьләре күп тапкырлар килә.
-
Әй, бу хатын-кыз киеме…
Урамда яз! Ә бу чорда һәр хатын-кыз кабатланмас булырга тели! Кием сайлау мөмкинлеге зур, ләкин киемне сайлый да белергә кирәк бит әле. Чаллы территориаль органы хезмәткәрләре Хатын-кызлар киемнәре базарында дистә еллар буе эшләүче шәхси эшмәкәргә шундый сорау белән мөрәҗәгать иттеләр.
-
Хезмәт тиешенчә күрсәтелмәсә, кулланучыга нишләргә?
Башта шуны әйтеп үтәсе килә: хезмәт күрсәткәндәкулланучылар һәм башкаручылар арасында барлыкка киләторган мөнәсәбәтләр Россия Федерациясе Гражданлыккодексы (алга таба - РФ ГК), «Кулланучылар хокукларыняклау турында» 1992 елның 07 февралендәге 2300-1 номерлы Россия Федерациясе Законы (алга таба - «Кулланучылар хокукларын яклау турында»гы Закон) нормалары белән җайга салына.
-
Хезмәт тиешенчә күрсәтелмәсә, кулланучыга нишләргә?
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органының «Кайнар линия» телефонына тиешле сыйфатта хезмәт күрсәтелмәү, аерым алганда, теплицаны тиешенчә әзерләмәү турында кулланучылар мөрәҗәгатьләре килүе дәвам итә. Әйдәгез тикшерик, мондый очракларда кулланучының нинди хокуклары бар соң?
-
Кулланучы әлифбасы: эт һәм песи азыгын сайлыйбыз
Яр Чаллы территориаль органының Эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре йорт хайваннары өчен азыкны ничек дөрес сайларга икәнен ачыклау максатыннан махсуслаштырылган кибеткә бардылар. Эт һәм мәчеләрнең туклануы турындагы сораулар күп хуҗаларны борчый: нинди азык сайларга, кыйммәтле азыклар арзанлылардан нәрсә белән аерыла һәм алар хайван сәламәтлегенә ничек тәэсир итә?
-
ҖӘМГЫЯТЬ ИГЪТИБАРЫНА: КУЛЛАНУЧЫ ХОКУКЛАРЫ
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы вәкиле Флорит Минһаҗев Актаныш авылының «Универсам» сәүдә үзәгендә кулланучылар белән очрашу үткәрде. Әлеге чараның төп максаты — халыкның хокукый белемен күтәрү һәм сатып алучыларга үз хокукларын яклау юлларын аңлату булды. Очрашу ахырында Флорит Минһаҗев кулланучыларга мөрәҗәгать итеп, хокук бозу очракларында курыкмыйча тиешле оешмаларга мөрәҗәгать итәргә кирәклеген ассызыклады, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең территориаль органнарының адреслары һәм телефоннары күрсәтелгән брошюралар, шулай ук кулланучылар өчен мәгълүмати буклетлар тапшырды.
-
Актанышта -кулланучылар белән очрашу
Яр Чаллы территориаль органы белгече Актанышавылының «Универсам» сәүдә үзәгендәкулланучылар белән очрашу үткәрде. Чара барышында сатып алучыларга «Кулланучылар хокукларын яклау турында»гы 1992 елның 07 февралендәге 2300-1 номерлы Россия Федерациясе Законының төп маддәләре һәм ваклап сату-алу шартнамәсе буенча товарларны сату кагыйдәләре турында аңлатылды.
-
Тәрәзә юучы робот – яңа буын ярдәмчесе!
Яз җитү белән һәр хуҗабикә алдында бер үк сорау туа: тәрәзәләрне ничек тиз һәм сыйфатлы итеп юарга? Элеккеге ысулларгамы мөрәҗәгать итәргә, әллә заманча технологияләрне сынап караргамы? Бүгенге көндә техник мөмкинлекләр көнкүреш эшләрен күпкә җиңеләйтә, вакытны янга калдыра һәм уңайлыклар тудыра. Шундый җайланмаларның берсе – тәрәзә юучы робот. Тәрәзә юучы робот – пыяла өслеген пычрактан, тузаннан кеше катнашыннан башка чистарта торган заманча җайланма. Аны ничек дөрес сайларга? Нинди үзенчәлекләргә игътибар итәргә кирәк?
-
Сыйфатсыз техниканы кире кайтару кагыйдәләре үзгәрде
1 февральдән кулланучыларның хокукларын яклау турындагы канунда техник яктан тиешле булмаган сыйфаттагы катлаулы товарларны кире кайтаруга кагылышлы мөһим үзгәрешләр булды. Бу яңалыклар сатып алучыларга компенсацияләрне исәпләү тәртибенә сизелерлек йогынты ясый.
-
Азык – төлек продуктларын цифрлы маркировкалау-сыйфат һәм сафлык гарантиясе
Азык-төлек продуктларын цифрлы маркировкалау хәзерге азык-төлек сәнәгатенең аерылгысыз өлешенә әверелә. Россиядә гамәлгә ашырыла торган «Гадел билге» проекты цифрлы маркировканы уңышлы гамәлгә кертү үрнәге булып тора. Бу система дару препаратларының, сөт продукциясенең, аяк киемнәренең һәм башка товарларның сыйфатын һәм дөреслеген тикшереп торырга мөмкинлек бирә. Әлеге проект ярдәмендә базарда фальсификацияләнгән товарлар санын сизелерлек киметүгә ирешелде.
-
Куркынычсыз товар — һәр сатып алучының законлы хокукы
Сатып алучылар хокукларын яклау мәсьәләләре һәрвакыт актуаль. Кайчакта кулланучы сатып алган товар аның сәламәтлегенә зыян китерергә мөмкин. Шундый очракларның берсе — чәч буявын кулланганнан соң баш тиресе химик пешү алган кыз белән булган вакыйга. Әлеге хәлгә аңлатма бирүен сорап, без Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге әйдәп баручы белгеч-эксперты Лилия Камаловага мөрәҗәгать иттек.