Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында иртәгә көчле җил һәм яшенле яңгыр турында кисәттеләр
13 августта Татарстанда яшенле яңгыр һәм тизлеге секундына 17 метрга җиткән көчле җил көтелә.
Төнлә һәм иртән урыны белән томан төшәргә мөмкин.
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында реклама такталары, юл билгеләре, агачлар һәм электр тапшыру линияләре астында яшеренмәскә, уяу булырга, балаларга, олы яшьтәге һәм авыру кешеләргә ярдәм күрсәтергә киңәш итәләр.
Ашыгыч хәлләрдә 112 телефонына шалтыратырга кирәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев