12 август 2026 яңалыклары
-
Актаныш районында «Аек йөртүче» профилактик чарасы барышында 4 исерек йөртүче тоткарланган
Татарстанда 30 июльдән 12 августка кадәр «Аек йөртүче» профилактик чарасы уза. Аның төп максаты — юл-транспорт һәлакәтләрен кисәтү һәм транспорт чарасын исерек килеш идарә итү очракларына юл куймау.
-
Сәламәтлек дөньясына – китап аша
13 августта Мәдәният һәм сәнгать паркында китап сөючеләр өчен мавыктыргыч һәм файдалы чара узачак.
-
Мөхтәр Мутин турында документаль фильм төшерелә
Актанышта татар театрының күренекле вәкиле Мөхтәр Мутинга багышланган документаль фильм төшерү эшләре бара.
-
Аккүз мәктәбенә яңа директор билгеләнде
Гыйздәтуллина Айсылу Илгиз кызы Аккүз мәктәбенең директоры итеп билгеләнде.
-
Без чын мәгънәсендә бердәм илгә әйләндек
РФ Дәүләт Думасы 30 мең төрле санкция шартларында Россия, Татарстан һәм Актанышның үсеше өчен законнар базасын булдырды. Сигезенче чакырылыш парламент эшчәнлегенә нәтиҗәне Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты, Кече һәм урта эшкуарлык комитеты рәисенең беренче урынбасары Әлфия Когогина ясый.
-
Кулланучылар өчен: чәчтараш хезмәте күрсәтү турында
Чәчтарашханә һәм матурлык салоннары белән хезмәткүрсәтү «Кулланучылар хокукларын яклау турында» 1992 елның 7 февралендәге 2300-I номерлы РФ Законы, Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2020 елның 21 сентябрендәге1514 номерлы карары белән расланган Халыкка көнкүрешхезмәте күрсәтү кагыйдәләре (алга таба – кагыйдәләр), «Көнкүреш хезмәтләре» ГОСТ Р 51142-2019 белән көйләнә. Чәчтарашханә һәм матурлык салоннары хезмәтләре. Гомумитехник шартлар».
-
Беренче сыйныфка: уңайлы һәм куркынычсыз рюкзак сайлыйбыз
Беренче сыйныфка әзерләнгәндә мәктәп кирәк-яракларын сайлау аеруча мөһим. Рюкзак баланың яшенә һәм буй-сынына туры килергә, җиңел һәм уңайлы булырга тиеш. Дөрес сайланган рюкзак баланың аркасына һәм җилкәләренә артык көч килүдән сакларга ярдәм итә.
-
Татарстанда бүген яшенле яңгырлар һәм +26 градуска кадәр җылы булуы көтелә
Чәршәмбе, 12 августта, республикада алмашынучан болытлы һава көтелә, көндез һәм кичен урыны белән кыска вакытлы яңгыр явуы ихтимал, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология үзәге.