Татарстанда бүген яшенле яңгырлар һәм +26 градуска кадәр җылы булуы көтелә
Чәршәмбе, 12 августта, республикада алмашынучан болытлы һава көтелә, көндез һәм кичен урыны белән кыска вакытлы яңгыр явуы ихтимал, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология үзәге.
Җил көньяк һәм көньяк-көнбатыштан исә, аның тизлеге секундына 5-10 метр тәшкил итә, көндез һәм кичен секундына 15 метрга кадәр көчәя. Көндез һава +21..+26 градуска кадәр җылыначак.
Казанда алмашынучан болытлы һава, урыны белән кыска вакытлы яңгыр көтелә. Көньяк һәм көньяк-көнбатыштан исүче җилнең тизлеге секундына 5-10 метр тәшкил итә, урыны белән 14 метрга кадәр көчәя.
Көндез башкалада +23..+25 градус җылы булачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев