Актаныш яңалыклары

"Актаныш таңнары" газетасы - Актаныш районы

16+
Ярдәм янәшә. Помощь рядом!

Ярдәм янәшә

11 июнь көнне Әтәс авылында бер төркем апа-ханымнар изге эш башкарды — махсус хәрби операциядәге солдатларыбыз өчен токмач кистеләр. Бу эш ризык әзерләү генә түгел, ә йөрәк җылысын, изге теләкләрне, ихлас догаларны да үз эченә алган игелекле гамәл булды.

Апалар һәрбер токмач бөртеген зур тырышлык, ихласлык белән әзерләде. «Егетләребезгә көч-куәт, сабырлык бирсен, исән-сау әйләнеп кайтсыннар», — дигән теләкләр белән башкарылды бу эш. Бердәмлек, ярдәмчеллек рухы сизелеп торган әлеге чарада катнашкан һәркем үз өлешен кертергә ашыкты.

Күп тә үтмәде, сөенечле хәбәр килеп иреште: әзерләнгән токмачлар Мәскәү шәһәрендәге госпитальдә дәваланучы егетләребезгә барып җиткән һәм алар тарафыннан рәхмәт хисләре белән кабул ителгән. Бу — башкарылган эшнең юкка булмавын, киресенчә, бик кирәкле һәм файдалы булуын тагын бер кат раслый.

Әлеге игелекле эштә катнашкан барлык апа-ханымнарга ихлас рәхмәт сүзләрен җиткерәбез. Шулай ук әзерләнгән ризыкларны вакытында тиешле урынга илтеп тапшырган кешеләргә дә олы рәхмәтебезне белдерәбез.

Әтәслеләр илебезнең тынычлыгы хакына көрәшүче егетләребезгә аз гына булса да ярдәм күрсәтә алуыбызга чын күңелдән сөенә. Мондый изге гамәлләр алга таба да дәвам итсен, бердәмлегебез ныгысын, игелекле эшләребез күбәйсен иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев