Интернатның элекке директоры: Без- өлкәннәрнең югалткан балаларын, карый алмаган туганнарын алыштырдык
Чит илләрдә картлар йортлары, интернатлар юк, диләр. Караучысыз, ятим-җилпеләрне якыннары тәрбиягә ала, я булмаса, пособие акчаларына нянялар яллыйлар.
Татар халкы гомер буена ялгыз өлкәннәрне ил белән тәрбияләгән. Милли гореф-гадәтләребезне торгызу максатыннан моннан берничә ел элек бездә дә ялгыз өлкәннәрне гаиләләргә тәрбиягә бирү буенча дәүләт программасы эшли башлады. Бүген Актанышның Картлар һәм инвалидлар йорты белән танышканнан соң ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова республикада әлеге программаның уңышлы эшләп китүен әйтте. Ялгыз, авыру өлкәннәр туганнарына урнаштырыла, туганнары булмаганнарны да интернатка җибәрмәскә тырышалар. «Өлкәннәрне гаиләгә урнаштыру» проекты кысаларында 35 ялгыз өлкән авылда яшәүче күршеләре, танышлары карамагында. Кайбыч районында, мәсәлән, 25 кеше әнә шундый сыендыру учагы тапкан.
Актанышта 1962 елда Колхозара картлар йорты оештырыла
Актаныш районындагы Картлар һәм инвалидлар йорты да үзеңнекеләрне туган туфрактан аермыйча, авылдашларны актык сулышларынача туган җирдә яшәтү максатыннан оештырыла. Бүген министр Эльмира Зарипованы күрергә килгән Зөлфирә Исламова бу йортның төзелү тарихын бик яхшы хәтерли. Чөнки Зөлфирә Шәех кызы 1989 елда дәүләтнеке булып ачылган картлар һәм инвалидлар йортын сафка бастыруда зур өлеш кертә. Аңа кадәр картларны сыендыручы йорт Колхозара саналган. 1962 елда Актаныш районының төрле авылларында ялгыз, ярдәмгә аеруча мохтаҗ өлкәннәрне карау, тәрбияләү максаты белән Пучыда Колхозара картлар йорты ачыла. Пучы участок хастаханәсендә фельдшер булып эшләгән Зөлфирәне бирегә шәфкать туташы итеп билгелиләр. 1989 нчы елларга кадәр колхозлар бу йортны тоту өчен ярдәм күрсәтеп, взнос түләп торса, үзгәртеп кору елларында хуҗалыклар бөлгенлеккә төшә.
Шәймиев җиденче баруымда ачарга рөхсәт бирде
Актаныш районы җитәкчелеге картлар йортын дәүләтнеке итү турында уйлана. Әмма беркем дә Пучыда интернат ачарга атлыгып тормый. Бу җаваплы, четерекле эшне ерып чыгуны Зөлфирә Исламовага тапшыралар.
— Җиде тапкыр Казанга, Министрлар Кабинетына бардым. Җиденчесендә якташыбыз Минтимер Шәймиев, сине куып чыгарып булмый бит инде дип, ниһаять, Пучыда дәүләт тәэмин итүендәге Картлар һәм инвалидлар йорты ачу турындагы боерыкка кул куйды,- дип хатирәләре белән уртаклаша Зөлфирә апа.
1988 елның мартында Пучыда интернат төзелеше башлана. Бинаны шушы елның декабрендә тапшыру бурычы куела. «Объект төзелеп бетмәсә дә тапшырттылар. Җиһазлар эзләп бөтен Идел буе республикаларын урап чыктым. Республикада мондый интернатларның җидесен ир-атлар җитәкләде. Мин сигезенче булып алар янына кушылдым», ди лаеклы ялдагы мөдирә.
Яңа оешманың җитәкчесе бинаны кеше яшәрлек итү өчен җиһазларын да үзе таба, коллективны да үзе җыя. Интернатны 1989 елның маенда районның барлык оешма, хуҗалык җитәкчеләре катнашында зурлап ачалар. Эшли-эшли интернат зур тәҗрибә туплый, республикада үрнәк социаль ярдәм күрсәтү үзәгенә әйләнә. Зөлфирә Исламова хезмәтләре өчен ТР Президентының Рәхмәтенә лаек була.
— Картлар һәм инвалидлар йортында эшләү гади хезмәт түгел. Бар күңел җылыңны бирсәң генә әби-бабайларның йөзенә нур иңә, сәламәтлеккә туена. Гаиләдә берәрсе вафат булса, аны озату бик авыр вакыйгага әйләнә. Ә Картлар һәм инвалидлар йортында мондый хәлләр еш була иде, аларның барысын да гореф-гадәтләр, дини йолаларга туры китереп оештыру гына да күпме көч таләп итә. Бу өлкәннәрнең без югалткан, балаларын, карый алмаган туганнарын алыштырдык,- дип Картлар һәм инвалидлар йортының үтә дә нечкә үзенчәлекләре белән таныштыра Зөлфирә Шәфыйк кызы.
Украин качаклары да Пучы интернатында яши
Кызганыч, бүген дә өлкәннәребез сыендыруга мохтаҗ шул әле. Картлар һәм инвалидлар йортында 56 кеше яши. Алар арасында республиканың төрле район, авылларыннан килүчеләр дә, үзебезнең якташлар да җитәрлек.
Иң өлкәне- тыл ветераны Зәйтүнә Латыйповага 97 яшь, ә иң яшь тәрбияләнүчене Алабуганың психоневрология диспансерыннан китергәннәр, Лилия Кондратьева быел бишенче дистәсен түгәрәкли.
Украинаның Артемовск шәһәреннән килгән качаклар- әниле-кызлы 1938 нче һәм 1954 нче елгы ханымнар да соңгы ике елда Пучының Картлар һәм инвалидлар йортында сыену тапкан. Хәзер инде яшәү урыннары азат ителгәч, интернат коллективына рәхмәт әйтеп, туган якларына кайтып киткәннәр. Әле алардан башка тагын ике украинлы биредә гомер итә.
Интернатка биек коймалар һәм... нянялар кирәк
Интернатның хәзерге директоры Гөлнара Заһертдинова ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова һәм Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов белән очрашудан файдаланып, бинаны төзекләндерү мәсьәләсен күтәрде.
Озакка сузмыйча интернатны куркынычсызлык таләпләренә туры китереп коймалар белән әйләндереп алу, бинаның эчке өлешен төзекләндерү, ишек алдына һәм капка алдына асфальт салу кирәк. Тагын бер проблема- хезмәткәрләр, белгечләр, няняларга кытлык.
— Бүген безнең коллективта пенсиягә чыгу алды яшендәгеләр эшли. Районның мәшгульлек үзәгенә исәпкә басучылар Пучыдан шактый, аларга бездәге эш урыннарын тәкъдим итәләр. Әмма берәүнең дә безгә эш сорап килгәне юк. Олылар белән эшләү авыр шул. Аларның һәрвакыт өс-башларын карап, чистартып торырга, үзләрен юындырырга, подгузникларын алмаштырырга кирәк. Няняларның хезмәт хакы 20 мең сум тирәсе. Әмма бюджет оешмасы булгач, бездә бөтен социаль түләүләр бар, яшьләр шунысын да уйласын иде, -ди яшь директор.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев