Ләйсән ГАЗИЗОВА, автор фотолары автор яңалыклары
-
Актаныш икмәк кабул итү предприятиесе хезмәткәрләре өмәдә актив катнаша
Бүгенге өмә кысаларында Актаныш икмәк кабул итү предприятиесе хезмәткәрләре иртәннән үк актив рәвештә эшкә кушылды. Алар Җидегән чишмә янындагы территорияне тәртипкә китерү эшләрен башкара.
-
Өмәләр- чисталык кына түгел, ә куркынычсызлыкны да тәэмин итә
Актаныш районы гражданнар яклау идарәсенең муниципаль казна оешмасы җитәкчесе Рөстәм Хөсәенов үзенең хезмәттәшләре — бердәм дежур-диспетчерлык хезмәте диспетчерлары белән бергә районкүләм өмәдә актив катнаша.
-
Махсус хәрби операциядәге якташыбыз район башлыгы Кубогы ярышында катнашучылар белән очрашты
Актанышта узган көрәш бәйрәменең иң истәлекле мизгелләренең берсе – махсус хәрби операциядән вакытлыча ялга кайткан Азамат Галиев белән очрашу булды. Ул бүген «Батыр» спорткомплексында район башлыгы кубогына уза торган көрәш бәйгесе тантанасында катнашты . Өлкән лейтенант Азамат Галиев- яшь буын өчен батырлык, ныклык һәм Ватанга тугрылык символы.
-
Актанышта район башлыгы кубогына көрәш ярышлары башланды
Бүген «Батыр» спорткомплексында Актаныш районы башлыгы призына татарча көрәш ярышлары уза. Бу күркәм чарага 1998 елда нигез салынган иде, һәм шуннан бирле ул бер ел да өзелмичә дәвам итә. Елдан-ел камилләшә барган әлеге бәйге бүген инде районның иң әһәмиятле спорт вакыйгаларының берсенә әверелде.
-
Демографияне җайга салып: Районыбызда 150 нче сабый тантаналы төстә туу турында таныклыклы булды
Район ЗАГС бүлегендә бүген тантаналы чара булып узды. Киров авылында яшәүче Ибраһимовларга өченче балаларының туу турындагы таныклыгын тапшырдылар.
-
Район Советы депутатлары МУПларны акционерлык җәмгыятьләре итеп үзгәртүне хуплады
Бүген Актаныш муниципаль район Советының чираттагы 33нче утырышы узды. Утырыш эшенә район Советы рәисе, район башлыгы Ленар Зарипов җитәкчелек итте.
-
«Актаныш районы туристлык маршруты» проектлар конкурсында Иске Байсар һәм Мари Суыксуы мәктәпләре җиңде
Бүген «Яшьлек» яшьләр үзәгендә «Актаныш районы туристлык маршруты» проектлар конкурсы узды.
-
Бүген технология техникумында «Минем һөнәрем-минем киләчәгем!» конкурсы уза
Бүген районыбызның технология техникумында республикакүләм «Минем һөнәрем-минем киләчәгем!» конкурсы уза.
-
Мөмкинлекләре чикләнгәннәр спартакиадасында Актаныш спортчылары җиңде
Бүген районыбызда инвалидлар ункөнлеге кысаларында мөмкинлеге чикләнгәннәр арасында спорт уеннары узды.
-
Урын өстендәге ирен караучы Нурания: Бездән дә авыррак гаиләләр бар, инвалид балалар да җитәрлек
Теләкәй авыл җирлегендә 51 инвалид исәптә тора. Аларның дүртесе I төркем инвалид, 22-ce II төркем, калганнары III төркем авыру. Бүген Теләкәй авыл җирлегендә яшәүче мөмкинлеге чикләнгәннәр белән очрашуга баргач Фәйрүзә Разетдинова урын өстендә ятучы Илһам Гафуровның йортына барып, хәлен белеп кайтты. Авыл җирлеге башлыгы Илүс Гайнетдинов алдан ук күчтәнәчләр әзерләгән, аны да Илһам абыйга һәм аның хатыны Нурания апага тапшырдылар.
-
Теләкәй, Күҗәкә, Татар Ямалысы авыл җирлекләрендәге мөмкинлекләре чикләнгәннәр район белгечләре белән очрашты (фото, видео)
Районыбызда инвалидлар декадасы төрле эчтәлектәге чаралар белән дәвам итә. Бүген район инвалидлар оешмасы җитәкчесе Фәйрүзә Разетдинова җитәкчелегендә бер төркем социаль юнәлештәге белгечләр Теләкәй, Күҗәкә һәм Татар Ямалысы авыл җирлекләрендәге яшәүче мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр белән очрашты.
-
Балалар иҗат үзәгендә регионара юл хәрәкәте иминлегенә багышланган семинар кысаларында тематик күргәзмә эшли
Бүген Актанышта Татарстан һәм Башкортстан районнары ЮХИДИнең пропаганда бүлеге җитәкчеләре катнашында төбәкара семинар киңәшмә уза.
-
«Умырзая» бакчасының юл йөрү кагыйдәләренә өйрәтү тәҗрибәсе күрше районнарга тәкъдим ителде
Актанышның 1 нче гомуми үсеш төрдәге «Умырзая» балалар бакчасы коллективы юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү эшенә, мәктәпкәчә яшьтәге балаларны юлларда куркынычсыз тәртип кагыйдәләренә өйрәтүдә электән килгән педагогик традицияләргә таяна, шул ук вакытта инновацияле технологияләр белән дә уңышлы эшли. Бүген бакча коллективы республикабызның Тукай, Минзәлә, Түбән Кама, Әгерҗе, Алабуга , Башкортостанның Илеш районнарыннан килгән коллегаларына балаларга, мәктәпкәчә яшьтәге нәниләргә юл йөрү кагыйдәләрен өйрәтү тәҗрибәсен тәкъдим итте.
-
Ана бөек исем, нәрсә җитә ана булуга: Бүген район мәдәният хезмәткәрләре Әниләр бәйрәменә багышлап концерт куйды
Әниләр бәйрәме алдыннан районыбызның бик күп мәгариф учреждениеләрендә, хезмәт коллективларында күркәм затларыбызны хөрмәтләү кичәләре узды. Әлеге бәйрәмнәрне бүген район мәдәният сараенда узган районкүләм бәйрәм тантанасы йомгаклый.
-
Ленар Зарипов Әниләр бәйрәмендә ике райондашыбызга «Ана даны-Материнская слава» медален тапшырды
Бүген Әлфия Авзалова исемендәге мәдәният сараенда Әниләр көе уңаеннан районкүләм бәйрәм уза.