Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Игелекле Актаныш

Актаныш районы җитәкчеләре Саба һәм Минзәлә интернатларында тәрбияләнүчеләрнең хәлен белде

Мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр ункөнлегендә инвалидларга төрле яклап ярдәм күрсәтелә, игътибар арта. Бүген Бүген Актаныш районы башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дилбәр Әнвәрова һәм «Игелек үзәге» җитәкчесе Лена Фазлыева сәламәтлекләре буенча Саба һәм Минзәлә районнарындагы интернатларда тәрбияләнүче якташ балаларның хәлләрен белделәр.

Язмыш тарафыннан кыерсытылганнар арасында балаларның да булуы бигрәкләр җанны телгәли. Гарип райондашларыбызның аеруча авыр хәлдәгеләре махсус интернатларда тәрбияләнә.

Бүген Актаныш районы башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дилбәр Әнвәрова һәм "Игелек үзәге" җитәкчесе Лена Фазлыева сәламәтлекләре буенча интернатларда тәрбияләнүче балаларның хәлләрен белделәр, тормыш-көнкүреш, дәвалану шартлары белән таныштылар. Аларның өчесе Саба районындагы балалар психоневрология интернат йортында яши. Ә берсе Минзәлә районындагы «Тургай» приютында тәрбияләнә. Дилбәр Миркасыйм кызы балаларга Актаныш районы башлыгы Ленар Зариповның бүләкләрен һәм ярдәмен тапшыруларын әйтте.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев