Актаныш районындагы егерме алтынчы «Игелек марафоны»нда 2 миллион 712 мең сум акча җыелды
Бүген, 9 декабрьдә 26 нчы тапкыр Актаныш районында изге гамәлләрне берләштерүче әһәмиятле чара — «Игелек марафоны» узды. Марафонга стартны район башлыгы Ленар Зарипов һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Альберт Хәбибуллин бирде.
Бүгенге «Игелек марафоны» Ватан Геройлары көненә туры килде. Әлеге уңайдан бу игелекле чара да илебез азатлыгы өчен көрәшүчеләргә дан җырлаудан башланды.
Игелекле гамәлләр кылу, башкалар мәнфәгатьләре өчен җаныңны фида кылырга әзер булу, мәрхәмәтлелек барлык батырларга да хас сыйфат. Ә халкыбыз изге күңелле, олы җанлы безнең.
Моны 26 ел дәвамында оештырылучы «Игелек марафоны» үзе үк сөйли. Актаныш районы инвалидлар оешмасы җитәкчесе Фәйрүзә Разетдинова марафонның узган ел нәтиҗәләре белән таныштырды. 2024 елның декабрендә җыелган марафон акчалары 2 миллион 380 мең сумны тәшкил итә.
Аның һәр сумы, һәр тиене максатчан файдаланылган, 179 райондашыбызга адреслы ярдәм күрсәтелгән. Фәйрүзә Разетдин кызы аеруча ны мохтаҗ, мөмкинлеге чикле берничә инвалидның ни рәвешле шушы акчаалар ярдәмендә тормышлары яхшыруын мисаллар китереп сөйләде.
Барлык райондашларга рәхмәт белдереп, алга таба да инвалидларга ярдәм күрсәтергә чакырды. Бигрәк тә авыл җирлеге башлыкларына авылда яшәүче инвалидларны күз уңыннан ычкындырмаска өндәде. Кичә булып узган спартакиадада бары 10 җирлек командасы гына катнашу уйланырга мәҗбүр итә. Ә бит елга бер тапкыр зурлап үткәрелүче спорт уеннары сәламәтлеге какшаган, аралашу даирәсе тар кешеләргә бер еллык яшәү энергиясе бирә торган чара.
Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов «Игелек марафоны»нда катнашучыларны Ватан Геройлары көне белән котлады.
Бүген яу кырындагы батыр егетләрне истә тотып, рәхмәт белдерә торган көн. Тарих кабатлана, аларның һәм Бөек Ватан сугышында җиңү яулаган бабаларыбызның батырлыгын буыннан-буынга тапшырыйк.
Мохтаҗларга ярдәм итүегез, авыр вакытта терәк, кирәк булганыгыз өчен барлык райондашларга зур рәхмәт! Бу традицияне киләсе елларда да дәвам итик!- диде Ленар Рафак улы.
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Альберт Хәбибуллин актанышлыларның «Игелек марафоны» чарасының башка муниципалитетларга үрнәк булуын әйтте, райондагы матур өлге башка төбәкләрдә оештырыла башлаган.Җитәкчеләр беренчеләрдән булып марафонга старт бирделәр, Ленар Зарипов Актаныш районы хакимиятендә эшләүчеләр исеменнән ярдәм тапшырды.
Марафон барышында ярдәмгә мохтаҗ, сәламәтлекләре чикле, авыр язмышлы кешеләр, балалар турында кинофильмнар күрсәтелде. Район мәдәният хезмәткәрләренең, балалар коллективларының сәхнә чыгышлары залдагыларны авырлыкларга бирешмичә тормыш кадерен белеп яшәргә чакырды.
Авыл башлыклары исеменнән Иске Байсар авыл җирлеге башлыгы Рәмис Кадыйров
авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре исеменнән район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Нәфис Сәлимгәрәев
, район оешма0предприятиеләрендә хезмәт куючылар исеменнән башкарма комитет җитәкчесе Илфак Бариев
, район эшмәкәрләре исеменнән эшмәкәр Ралиф Фәхертдинов
, район башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Лиана Сираева
, район мәгариф идарәсе исеменнән Фирүзә Гыймадиева ,
медицина хезмәткәрләре коллективыннан Актаныш район үзәк хастаханәсе баш табиб урынбасары Светлана Корбанова,
мәдәниятчеләр исеменнән социаль һәм агарту бүлеге башлыгы Наилә Исламова, спортчылар коллективы исеменнән «Батыр» спорткомплексы директоры Назил Латыйпов
, инвалидлар белән турыдан туры эшләүче социаль яклау бүлегеннән «Игелек үзәге» директоры Лена Мөзәят кызы ихлас теләкләрен әйтеп, инвалидларның сәламәтлекләрен ныгыту, авыр хәлдә калганнарга ярдәм итү өчен акчалата ярдәм тапшырды.
Алып баручы Рәфидә Наҗарова марафон ахырында җыелган сумманы атады, быел ярдәм фондына уртак тырышлык белән 2 миллион 712 мең 318 сум акча тупланды.
Быелгы марафон традиция буенча янәдән җитәкчеләрне, хезмәт коллективларын, эшмәкәрләрне һәм битараф булмаган район халкын берләштерде. Җыелган акчаалар дару препаратлары сатып алу, дәвалау өчен түләү һәм сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә ярдәм күрсәтүгә юнәлдереләчәк.
Районыбызда 2270 инвалид яши, шуларның 93е бала, ә 6 бала урын өстеннән бөтенләй тора алмый. «Игелек марафоны» — ул акча җыю гына түгел, ул — шәфкать, кешелеклелек һәм бердәмлек чагылышы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев