Актанышның маскировка челтәре үрүче апалары Чаллыда Волонтерлар слетында катнашты
31 май көнне Яр Чаллы шәһәрендә Татарстан Республикасы буенча «Хокук саклау гаскәрләре запасындагы хәрби хезмәткәрләр һәм ветераннар берлеге» төбәк иҗтимагый оешмасы слеты узды. Әлеге чара киң колачлы, эчтәлекле һәм бик әһәмиятле вакыйгада Актанышның «Актаныш хәрәкәте» волонтерлар төркемендә маскировка челтәрләре үрүче апалары да катнашты.
Татарстан Республикасы буенча «Хокук саклау гаскәрләре запасындагы хәрби хезмәткәрләр һәм ветераннар берлеге» төбәк иҗтимагый оешмасы эшчәнлекләрен шәһәр кысаларында гына алып бармый. Алар Чаллы шәһәре белән янәшә урнашкан районнарда яшәүче волонтерлар белән дә тыгыз хезмәттәшлек итәләр. Бүгенге көндә алар махсус хәрби операциядә катнашучы солдатларыбызга зур күләмдә ярдәм күрсәтә, аларның ихтыяҗларын аңлап, даими элемтәдә булып эшлиләр. Чын мәгънәсендә, волонтерлар солдатларның сулышы, аларның язмышы белән яши.

Әлеге слетка Актаныш районыннан «Движение Актаныш»- "Актаныш хәрәкәте" волонтерлары да чакыру алды. Киров авылында яшәүче актив волонтерлар Венера һәм Алмас Сабитовлар үзләренең «Газель» автомобиле белән район вәкилләрен Чаллыга алып бардылар. Алар- Балалар иҗат үзәгендә махсус хәрби операциядәге егетләр өчен маскировка челтәрләре үрүче, шулай ук шифалы үлән чәйләре әзерләүче лаеклы ялдагы апалар. Бу – өлкән буынның да изге эштә актив катнашуын күрсәткән матур мисал.
Слет югары дәрәҗәдә, киң масштабта оештырылган иде. Анда Яр Чаллы, Актаныш, Минзәлә, Түбән Кама районнарыннан, Казаннан, шулай ук Удмуртиянең Ижау шәһәреннән һәм Башкортстан Республикасының Илеш районыннан вәкилләр катнашты. Чара барышында катнашучылар волонтерлык эше тәҗрибәләре белән уртаклаштылар, чыгышлар, презентацияләр тәкъдим иттеләр, башкарылган эшләр буенча хисап тоттылар. Бу очрашу волонтерлык эшчәнлеген тагын да камилләштерү өчен зур мөмкинлекләр тудырды.
Чара барышында оешма җитәкчесе Ринат Мирзаянов барлык волонтерларга, изге эштә катнашучыларга ихлас рәхмәт сүзләрен җиткерде. Ул үз чыгышында волонтерлык эшенең әһәмиятен ассызыклап, болай диде:
«Сезгә барыгызга да зур рәхмәт! Сез башкарган эш – бик зур хезмәт. безнең белән хезмәттәшлек итүегезгә рәхмәт! Безнең оешма үсә, алга бара, һәм бу безне бик шатландыра. Безнең уңышлар – ул ярдәм алган солдатларыбыз, патриотик тәрбия алучы балалар, ярдәм күрсәтелгән авыру балалар. Бары тик бердәм булып кына без зур нәтиҗәләргә ирешә алабыз!»

Чыннан да, бүгенге көндә волонтерлык хәрәкәте – ул җәмгыятьнең иң көчле, иң берләштерүче көчләренең берсе. «Бердәмлектә – көч» дигән принцип нигезендә генә без авырлыкларны җиңә һәм ярдәмгә мохтаҗ булганнарга терәк була алабыз.
Слет ахырында Актаныш районыннан 8 волонтерга волонтерлык кенәгәләре тапшырылды. Бу аларның хезмәтенә бирелгән югары бәя, алга таба да актив эшләүгә этәргеч булып тора.
Әлеге чара тагын бер кат шуны раслый: изге гамәлләр берләштерә, ә уртак максатлар зур эшләргә илтә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев