Бердәмлектә — көч: Чишмәбашта махсус хәрби операциядәге солдатларга ярдәм дәвам итә
Чишмәбаш авылы клубында бүген эш гөрләп бара. Биредә клуб мөдире Илгиз Гыйздәтуллин һәм аның хәләл җефете Рәзилә апа авыл халкы белән бергә махсус хәрби операциядә катнашучы егетләргә ярдәм итү юнәлешендә зур һәм мөһим эш алып баралар.
Гыйздәтуллиннар маскировка челтәрләре үрү эшен оештырып, барлык авыл халкын әлеге изге гамәлгә кушылырга чакыра. Клубта маскировка челтәрләре үрергә килүчеләр өчен уңайлы шартлар тудырылган, авылдашларның күбесе үз өлешен кертергә тырыша. Бу — чын мәгънәсендә бердәмлек үрнәге.
«Без бергә» фонды директоры Лилия Гикрамина Чишмәбаш халкының активлыгын, оешканлыгын югары бәяли:
Рәзилә апа белән Илгиз абый, олы яшьтә булуларына карамастан, зур тырышлык куеп, башкаларга үрнәк булып торалар. Алар — үз иленең чын патриотлары, егетләребез өчен армый-талмый хезмәт итүчеләр.
Илгиз абый, үз чиратында, авылдашларына рәхмәтле:
— Бу изге эштә актив катнашучы Чишмәбаш кызларына, Яңа Байсар халкына, мәдәният хезмәткәрләренә, Ритага, Рәйсәгә, Зөлфия Зәйнуллинага, Лизага зур рәхмәтебезне белдерәбез. Сезнең ярдәмегез бәяләп бетергесез, һәркайсыгыз уртак эшкә зур өлеш кертә. Бергә булганда гына без көчле!
Кылган игелекләрегез үзегезгә меңе белән әйләнеп кайтсын. Сәламәтлек, иминлек телибез. Иң мөһиме — егетләребез җиңү белән, исән-сау туган якларга әйләнеп кайтсыннар!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев