Актаныш

Актаныш районы

16+
Игелекле Актаныш

«Без бергә» артистлары махсус хәрби операциядәге егетләребезгә китәчәк гуманитар ярдәм өчен концерт куйды

Актанышлылар 12 апрель көнне махсус хәрби операциядәге райондашларыбызга чираттагы гуманитар ярдәм озатырга җыена. «Без бергә» волонтерлары әлеге мөһим вакыйгага ныклы әзерлек алып бара. Авыл җирлекләрендә яшәүчеләр куларыннан килгәнчә, акчалата, азык-төлек һәм башка кирәк-яраклар белән булыша. Ә «Без бергә» төркеме артистлары тамашачыларга хәйрия концертлары тәкъдим итә.

Шушы көннәрдә генә үзешчәннәребез Иске Кормаш авылында әлеге җирлектә туып-үскән, җаны-тәне белән батыр сугышчыларыбыз өчен ут йоткан Алмаз Кашаповның якты истәлегенә багышлап концерт күрсәтте.

Алмаз Кашапов махсус хәрби операция зонасына дистәләрчә тапкыр гуманитар йөк алып барды. Чираттагы баруында 2024 елның февралендә юл фаҗигасына очрап, һәлак булды. Шундый изге күңелле волонтерыбыз турындагы якты хатирәләрне онытырга хакыбыз юк.

Алып баручылар Рөстәм Мусин белән Хәят Мәрдәнова Алмаз абыйның рухына багышлап шигырьләр укыдылар, аның белән булган кызыклы вакыйгаларны искә төшерделәр. Җырчыларыбыз башкарган җырларын аңа багышлады. Иске Кормашның талантлы үзешчәннәре дә концертның бизәге булдылар.

Концертны карарга Иске Кормаш авылы кешеләре, шулай ук Алмаз Кашаповның башка авылларда яшәүче якын дуслары да килгән иде. Хәйрия тартмасына концерттан 30 350 сум акча кергән, үзеннән өлеш керткән һәркемгә оештыручылар зур рәхмәтләрен белдерде.

Иске Кормаш авылы халкы бу атна ахырына кадәр солдатларыбызга атап, тагын кирәк-яраклар алып килергә вәгъдә иттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев