«БлагоДарение» фонды волонтерлары Өлкәннәр ункөнлегендә ярдәмгә мохтаҗ әби-бабайларга булышты
«БлагоДарение» фонды ярдәме белән Актанышның икенче санлы мәктәбендә волонтерлык хәрәкәте бик уңышлы эшләп килә. Бу көннәрдә волонтерлар Өлкәннәр ункөнлеге кысаларында ярдәмгә мохтаҗ авылдашларыбызга ярдәм итәләр. Бүген кызлар- егетләр Актаныш авылында яшәүче Зәйнуллиннар гаиләсенә килде.
Нәзилә апа һәм аның ире Азат Зәйнуллиннар өлкән яшьтә, шуның өстенә авырыйлар, өченче төркем инвалидлар. Алар социаль яклау бүлеге тарафыннан билгеләнгән караучы тәрбиясендә гомер кичерәләр.
Бүген исә ярдәмгә килгән волонтерлар өлкәннәргә хуҗалык эшендә төрле яклап булыштылар. Бер төркем егетләр көздән суган утыртырга түтәл казыдылар, икенчеләр утын ярды.
Кызлар исә өй җыештырды.
Педагог -оештыручы Ләйсән Ибраһимова укучыларның волонтерлык белән теләп шөгыльләнүләрен әйтте:
Волонтерларыбыз ел саен яңарып тора. Унберенчеләр чыгып киткәч, сафлар яңара. Ел дәвамында әлеге хәрәкәт актив дәвам итә.
Волонтерлык- бүген бигрәк тә актуаль гамәл: балалар ярдәмгә мохтаҗларга булышып игелек кылудан гамь табалар, хезмәтләренең башкаларга кирәклеген тою аларның үзләренә дә куаныч хисләре бүләк итә. Тагын шунысы да мөһим, югары уку йортларына укырга кергәндә волонтерлык белән шөгыльләнүчеләргә өстәмә баллар бирелә.
Бүген параллель сыйныфларда укыган сигезенче сыйныфлар чын күңелдән, тырышып Нәзилә һәм Асаф Зәйнуллиналарга булыштылар.
- Мин өлкәннәргә булышырга бик яратам. Алар янына баргач, яфрак җыябыз, җир казыйбыз, утын ярабыз. Әти-әнием волонтерлар хәрәкәтендә катнашуымны хуплап тора. Мохтаҗларга булышу кебек эшләрдән калма, диләр. Үземнең дә күңелемә бик рәхәт, -ди җир казучы егетләр.
Аякларына күптән түгел катлаулы операция ясатып кайткан Нәзилә апа бу хезмәт сөючән егетләргә, кызларга, аларны шундый игелекле итеп үстергән әти-әниләренә рәхмәтләр укып туялмый.
Без дә кечкенә чакта тимурчылар хәрәкәтендә актив катнаша идек, әби-бабайларга гел ярдәм иттек. Үзебезнең балалар да өлкәннәргә барып, хәллләрен белеп, өй эшләрен карашып кайта иделәр. Безнең кебек инвалид кешеләргә ярдәм итү балаларга бик олы тәрбия ул. Беренчедән, куллары эшкә өйрәнә, икенчедән, төрле ярдәмгә мохтаҗ кешеләрне күреп, билгеле бер нәтиҗә ясый. Әти-әнием исән-сау, авырмыйлар, үз аякларында йөриләр, дип якыннарының кадерен белә башлый. Җитешле тормышта үскәннәрендә шөкер итү тойгысы да уяна торгандыр. Хәзер тормышлар бик алга китте, шулай да төрлечә яшәүчеләр, авырулар, мохтаҗлар да бар икәнен күрә балалар. Миһербанлык, кешеләрне кызгану, аларга шәфкатьле булырга кирәклеген аңлау барлыкка килә.
Капкадан килеп кергәндә үк волонтерлар «Исәнмесез, апа, нинди эшләрегез бар?» дип ачык йөз белән килеп керделәр. Итәгать белән чишенделәр. Сәламәт булсыннар, яхшы укысыннар!Балаларны оештырып алып килгән укытучыларына, аларны тәрбияле итеп үстергән ата-аналарына, укучыларның үзләренә бик зур рәхмәт!
Әле быелгы уку елында гына волонтерлыкка килгән 8 В сыйныфы укучысы Динара Ямалетдинова өлкәннәргә булышкан чагында параллель сыйныфларда укучылар белән дуслашып беттек, ди:
Волонтерлык миңа бик ошый. Күптән түгел бер әбинең бакчасында коелган яфракларны җыйдык. Бәрәңге алышырга булыштык. Бүген менә Нзилә апаларның өен җыештырдык. Эшләрне кызлар белән бүлешеп алдык, беребез идән юды, икенчебез паласларның тузанын суыртты.
Волонтерлык күпкырлы юнәлешләрне колачлый. «БлагоДарение» фонды волонтерлары табигать сагында да торалар, елга-күл буйларын чүп-чарлардан арындырып, чистарталар. Кечкенә сыйныфта укучыларны юл йөрү кагыйдәләренә өйрәтүдә дә актив катнашалар.
Безнең әби-бабайлар картайгач аларга йорт эшләрен алып бару бик кыен. Алар авырыйлар, куллары, аяклары сызлый. Шуңа күрә мәктәптән килеп бергәләп булышабыз. Авылга кайтып үз әбиләремә дә булышам. Дәрестән соң килгәч, арытса да, әби-бабайларның рәхмәтләре барлык талчыгуны юкка чыгара,- ди яшь волонтер Мәрям Яппарова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев