Актаныш

Актаныш районы

16+
Игелекле Актаныш

Игелек портфеле: Үзенчәлекле балаларга мәктәпкә әзерләнергә булыштылар

Актанышта «Мәктәпкә әзерләнергә булыш» хәйрия акциясенең даими ярдәм итүчеләре бар. Шуларның берсе «У тети Гали» кибете хуҗасы Галина Имамова. Киң күңелле, игелекле райондашыбыз быел да изге гамәлдән читтә калмады. Район инвалидлар оешмасына мәктәп портфельләре һәм блузкалар китерде. Аның хәйрия ярдәмен бүген район инвалидлар оешмасы җитәкчесе Фәйрүзә Разетдинова Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен Такталачык мәктәп- интернатына барып укучыларга тапшырды.

Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен Такталачык мәктәп- интернаты безне шау чәчәкле бакчасы белән каршы алды.

Бинаның эче дә тышы төсле, уңган хуҗаның йорты кебек балкып тора. Һәр тарафта пөхтәлек, чисталык, төзеклек. Быелгы уку елы алдыннан мәктәпкә 100 мең сумлык косметик ремонт ясаганнар. Остаханә, йокы бүлмәләре, сыйныф кабинетлары ремонтланган. Балаларга белем һәм тәрбия бирү өчен барлык шартлар тудырылган. 

Кунакларны укучылар бик матур итеп җиһазландырылган актлар залында каршы алды. Бүләкләр китергәнне бик ярата сабыйлар. Мәктәп директоры Наилә Хаҗиева исемнәрен әйтүгә, шатланып мәктәп портфельләрен алырга зал түренә чыктылар. Фәйрүзә Сөнгатовна һәрберсенә укуында уңышлар теләп бүләкләрен тапшыргач, рәхмәтләрен әйттеләр. 

6 сыйныф укучысы Алисә Муллагалиева мәктәп букчасын бик шатланып кабул итеп алды, үзенең портфеле яңа булса да, тагын берсе өстәлү аңа канатлар куйды. 

Бүләгегез өчен зур рәхмәт. Тырышып укырмын, барыгызга да исәнлек телим,- диде кыз. 

Такталачык интернат-мәктәбендә 2025-2026 нчы уку елында 38 бала белем һәм тәрбия ала. 31 бала интернатта яшәп укыса, 7 укучы сәламәтлек мөмкинлекләре авыр булу сәбәпле, өйләрендә белем ала. Аларга аерым билгеләнгән педагоглар атнага 4 көн өенә барып дәрес бирәләр. 

Наилә Хаҗимәрдән кызы әйтүенә караганда, кайбер ата-аналарның балаларын мәктәпкә җибәрәселәре килми, ә бит сәламәтлегендә тайпылышлар булган сабыйны биредә махсус белгечләр шәхси якын килеп укыта, белем бирә, хәтта сөйләшә белмәгәннәрнең телләре ачыла, куллары һөнәргә өйрәнә.

Кызлар-егетләр тормышта югалып калмыйча, башка кешегә бәйле булмыйча, үз-үзен карап, эшләп көн итәрлек кешеләр булып чыгалар. Гадәти мәктәп укучылары ТДИ, БДИ биреп кулларына аттестат алса, интернатны тәмамлаучылар сынауны ни дәрәҗәдә һөнәр үзләштерүләре белән күрсәтә.

Менә бу фотодагы сәхнә костюмнары- укучыларның имтихан эшләре. Мәктәпне тәмамлаучылар Актаныш технология техникумында пешекче-кондитер белгечлегенә укыйлар, «Пятерочка», «Магнит» кибетләрендә, кафеларда эшлиләр. Чаллыда мәктәп формалары тегү фабрикасында хезмәт куялар.

Үзенчәлекле балалар тәрбияләнүче уку йортын Галина Ибраһим кызы кебек хәйриячеләр онытмый. Наилә Хаҗимәрдән кызы андый игелекле затларга олы рәхмәтләрен белдерде:

Кичә, 1 сентябрьдә, мәктәп укучыларына атап, Такталачык авылында яшәүче Азат һәм Гөлназ Фәйзуллиннар гаиләсе 10 мең сум акча бирде. Мәктәптә эшләүче бер укытучыбыз, ул үз исемен атамаска куша, һәр елны 10 мең сум акча белән ярдәм итә. Укытучыларыбыз да мәрхәмәтле безнең: ярдәм йөзеннән аниматор чакыру, чаралар үткәрү өчен акчалата булышалар.

Озак еллар мәктәптә логопед булып эшләүче Юлия Мансурованың улы Газиз һәр елны балаларга ярдәм күрсәтә, узган ел балаларга бию костюмнары бүләк итте.  Индивидуаль шартларда 1 класска укырга керүче баланы мәктәп кирәк-яраклары белән сөендерделәр. Бу киң күңелле, олы йөрәкле райондашларыбызга зур рәхмәтлебез! 

Ләйсән Газизова фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев