Актанышлылар махсус хәрби операция зонасына чираттагы гуманитар йөк җибәрде
Актаныш районыннан махсус хәрби операция зонасына чираттагы гуманитар ярдәм партиясе озаттылар. Район халкы, эшмәкәрләр һәм волонтёрлар көче белән тупланган йөк колоннасы Донецк өлкәсенә юл тоттты.
Хәрбиләр соравы буенча – төзелеш материаллары
Бу юлы гуманитар йөкнең күп өлешен төзелеш материаллары- такталар тәшкил итә. Хәрбиләр аларны окопларны ныгытканда, блиндажларны җиһазландырганда һәм ял зоналары төзегәндә кулланачак. Волонтерлар такталарны Татар Суыксуында яшәүче эшмәкәр Шамил Шәемовтан сатып алганнар. Солдатлар өчен Шамил абый бик зур ташлама ясаган.
— Шамил Шәемов ярты КамАЗ тактаны шактый арзан бәядән тәкъдим итте: кубометры 22 мең сум урынына — 16 мең сумнан гына бирде. Алгы сызыктан чыккан сугышчыларга җир астындагы блиндажларда көч җыялар, менә шуларны җиһазландырырга, өстәлләр, урындыклар, караватлар ясарга такталар бик кирәк. Барысы 108 мең сумлык такта сатып алдык, тагын бер кубометр тактаны Шамил абый бушка бирде. Һәр кубометрдан 6 мең сум экономия — волонтёрлар өчен зур ярдәм, — диде «Без бергә» коммерцияле булмаган ярдәм фонды җитәкчесе Лилия Гикрамина.
Маскировка челтәрләре һәм блиндажлар өчен каплама материаллар
Йөк составында шулай ук маскировка челтәрләре һәм блиндажларны каплау өчен махсус материаллар бар. Бу – хәзерге катлаулы һава шартларында — яңгырлар, дым һәм пычрак вакытында — аеруча мөһим.
Укучылардан җылы бүләкләр, волонтёрлардан — даими ярдәм
Яңа ел бәйрәме алдыннан волонтерлар солдатларны алма, әфлисун, мандарин, лимоннар белән дә сөендерергә уйлаган. Бу көньяк җиләк-җимешләрен Чаллы шәһәренең 39 нчы башлангыч мәктәбе коллективы әзерләгән. Бу мәктәптә Актаныш кызы, Иске Айман авылында туып-үскән Ландыш Хөснуллина эшли икән, аның инициативасына бар мәктәп кушылып, солдатларга күчтәнәч әзерләгәннәр.
Ландышка тиздән волонтерлык кенәгәсе тапшырылачак. Мондый таныклыклы волонтерлар районыбызда артуга таба. Һәр авыл җирлегеннән гуманитар ярдәм әзерләүне оештыручы икешәр райондашыбызга тапшырылачак ул. Волонтерлар махсус хәрби операция зонасындагы сугышчыларның сорауларын өйрәнеп, аларга ярдәм оештыра.
Йөкне кем илтә
Гуманитар ярдәмне Донецк өлкәсенә, төгәлрәк әйткәндә, Покровское юнәлешенә 1232 нче полк хәрбие Алексей Кудряшов илтәчәк.
Мин махсус хәрби операция зонасында дүртенче ел, беренчеләрдән булып мобилизацияләндем. Взвод командиры урынбасары һәм машина йөртүче булып хезмәт итәм. Һәр алты ай саен туган яктан гуманитар ярдәм алып китәбез: егетләр бу ярдәмне көтеп ала. Полк алга таба бара, сугышчыларга алгы сызыктан чыккач ял итәргә, шәхси состав өчен урыннар җайларга кирәк. Шуңа төзелеш материаллары булу аеруча мөһим — ял зоналары, мунчалар төзергә, киемнәрне киптерү урыннары ясарга кирәк. Егетләр арыдылар, әмма тырышалар, күпчелек алгы сызыктан чыгып тормый, чөнки чыгарга, керергә бик күп вакыт китә, — дип сөйләде безгә юлга чыгар алдыннан Алексей.
Колонна олы юлга 4 декабрьдә кузгалачак. Тагын берничә йөк машинасы башка районнардан җыелган гуманитар ярдәм, сугыштагы техникалар өчен кирәк-яраклар һәм запчастьләр алып барачак.
Хәрби сораулар буенча – дрон детекторы
Актаныш волонтёрлары бу юлы «Булат» дрон детекторын да сатып алган — ул зур пилотсыз очкычларның һөҗүмен алдан ачыклау мөмкинлеге бирә. Аның бәясе — 82 мең сум (базар бәясе 95 мең сум). Актаныш волонтерлары бу җиһазны да күптәннән хезмәттәшлек итүче сатучылар аша ташламалы бәядән сатып алган.
Ике атнадан тагын бер гуманитар партия җибәрү планлаштырыла — бу юлы исемле якташларыбызга тәгаен атап тутырылган посылкалар: хатлар, җылы әйберләр, азык-төлек һәм адреслы ярдәм җибәреләчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев