Солдатларга ярдәм — намус эше!
Актанышның беренче санлы мәктәбенең 8 б сыйныфы укучылары бу уку елының беренче чирегеннән үк балалар иҗат үзәгендә маскировка челтәре үрергә йөриләр. Моның өчен пәнҗешәмбе көндәге җиденче дәрес- сыйныф сәгатен сайлаганнар. Мәктәп автобусы килгәнче дәрестән соң да эшләрен дәвам итәләр.
Балалар иҗат үзәгендә маскировка челтәре үрүләрен ишеткәч, без дә читтә калмадык. Укучылар эшкә бик ныклар. Класс кабинетында сөйләшүгә караганда, мондый волонтерлык чараларында катнашу укучыларга тәрбия бирүдә отышлырак. Бердән, укучылар махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм итүләренә үзләре сөенә, икенчедән формаль булмаган мохитта алар тагы да бер-берсенә якыная, матур итеп аралашалар, фикерләшәләр.
Сетка үрергә без волонтер апалар- өлкән яшьтәге хатын-кызлардан өйрәндек. Алар арасында 83 яшьлек әбине күреп укучылар шаккатты. Шундый олы кешеләр дә фронтка ярдәм иткәндә, ничек читтә калсыннар, – ди өченче елын шушы сыйныфны җитәкләүче Диләрә Исмакаева.
Диләрә Фердинант кызы укучыларга еш кына үзенең пионер, комсомол сафларындагы чакларын сөйли. Ул чордагы өлкәннәргә шефлык итү кебек игелекле гамәлләрне хәзер үзенең укучылары кабатлый. Сыйныф белән әби-бабайларның өйләренә барып төрлечә булышалар, карларын көриләр, идәннәрне юалар, бакчаларын тырмалыйлар, түтәлләр казыйлар. Язын-көзен Актаныштагы паркларны чистарталар, фронт өчен маскировка челтәрләре үрәләр, солдатларга хатлар язалар, рәсемнәр ясап җибәрәләр.
Балалар өчен махсус хәрби операция чит түгел. Чөнки берничә укучының әтисе, туганнары илебез мәнфәгатьләрен яклап, беренче көннәрдән ут эченә керде. Дусларының кичерешләре кызларга, малайларга яхшы таныш. Шуңа да маскировка челтәре үрүдә катнашуны алар намус эшенә тиңли. Шулай итеп Җиңүгә үзләреннән өлеш кертәләр.
Зарина Зарипованың әтисе Ирек бүген махсус хәрби операция зонасында хәрби бурычын үти. Ирек Зарипов гаиләсе белән һәрвакыт элемтәдә. Гаиләсе белән видеоэлемтә аша аралашалар. Әти кеше балаларын әниләрен тыңларга, яхшы укырга, тәртипле булырга өнди:
Әтием хәзерге вакытта Харьков ягында. Тиздән ул өйгә - вакытлыча ялга кайтачак. Аны бөтен гаилә белән бик көтәбез. Әти кайткач, өйләр ямьләнә, бергәләп өстәл янына җыелып чәй эчәбез, кино карыйбыз. Актаныш буйлап йөрергә чыгабыз, кибетләргә керәбез, әти безгә тәмле ризыклар сатып ала.
Сыйныфташларым минем әтием белән дә, махсус хәрби операциядәге башка сугышчылар белән дә горурланалар, аларга карата хөрмәтләрен сизеп торам, булышулары да шуны күрсәтә.
Тизрәк сугышлар тәмамлансын, якташларыбыз туган якка сау-сәламәт булып кайтсыннар!
Ислам Әлмиевнең әнисенең энесе Алмаз Янгиров махсус хәрби операциядә хәрби бурычын үтәгәндә батырларча һәлак булган райондашыбыз. Ислам да сугышчыларга ярдәм иткәнгә Алмаз абыйсының рухы сөенер дип чын күңелдән ышана.
Алмаз абыемның батырлыгы белән горурланам. Абыемның якты истәлеге өчен, барлык солдатларның исән генә туган ягыбызга әйләнеп кайтуына үземнән дә өлеш кертәсем килә, -ди егет.
8 б сыйныфында 25 укучы: 17 малай, 8 кыз. Аларның берсе дә маскировка челтәрен үрүдән баш тартмый. Киресенчә, әтиләре, абыйлары махсус хәрби операциядәге сыйныфташларына игътибарлылар, аларның кичерешләрен яхшы аңлыйлар. Солдатларга хатлар язалар, рәсемнәр ясыйлар. Укучыларның сәламнәрен «Актаныш» хәрәкәте волонтерлары маскировка эченә тыгып җибәрәләр.
«Актаныш» волонтерлык хәрәкәте белән 8 б сыйныфын Мәрьям Арсланованың әнисе Илина Арсланова бәйли. Ул шушы хәрәкәтне оештыручыларның берсе. Гаилә батыр ул үстерүе белән дә якташларына кадерле. Мансур Арсланов махсус хәрби операциядә батырларча һәлак булган Актаныш егете.
Абыем Мансур исеменән бер дә чыкмый, – ди күзләре яшьләнгән Мәрьям,- Ул миңа «Әнине тыңла!», дип һәрвакыт әйтеп тора иде. Аның сүзләрен гел истә тотам. Әниемә булышырга тырышам. Каникулда госпитальләрдә дәваланучы яралыларга простынялар, тастымаллар тектем. Бергәләп маскировка челтәрләре үрергә киләбез. Ничек тә солдатларга булышырга тырышабыз.
Илназ Галиев өчен абыйсы, махсус хәрби операция батыры Азамат иң олы авторитет. Армиядә вакытта контракт төзеп, хәрби хезмәтен озайткан кече лейтенант Азамат Галиев өч елга якын махсус хәрби операциядә катнаша. Хәзер ул Башкортостанның «Алкино-2» хәрби полкында илебез тынычлыгын саклавын дәвам итә. Илназ да абыйсы кебек 18 яше тулгач, ил алдындагы изге бурычын үтәргә тели.
Абыем кебек мин дә армиягә барачакмын. Чөнки туган илне саклау ир кешенең бурычы ул. Маскировка челтәрләрен безнең Аеш авылында да актив үрәләр. Мин дә өмәләргә барам. Авылда 16 челтәр үрүдә катнаштым, -ди Илназ.
Илина Арсланова укучыларның хезмәтеннән бик канәгать:
Егетләр, кызлар сетка үрергә бик тиз өйрәнделәр. Тиз эшлиләр, төсләрне дөрес итеп урнаштыралар. Балаларның бердәмлеге, үзара тыныч, дустанә аралашып эшләүләре сыйныф җитәкчесеннән дә тора. Укучыларны туплап, патриотик рухта тәрбия эше алып баруы өчен Диләрә Фирдинант кызына зур рәхмәт!
Сыйныфыбыз махсус хәрби операциядәге солдатларыбызга булышулары, актив гражданлык позицияләре, битараф булмаулары өчен ике тапкыр Татарстан Республикасы буенча хокук тәртибе гаскәрләре запасы ветераннары һәм хәрбиләре берлеге региональ иҗтимагый оешмасының рәхмәт хатына лаек булды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев