Актаныш

Актаныш районы

16+
Ишеттегезме әле?

Бу закон кабул ителсә, Актанышның 7550 кешесе туган көннәренә унөченче пенсия алачак

2025 елда Дәүләт Думасына туган көнгә 13 нче пенсия бирү турындагы закон проекты кертелә. Әгәр бу закон кабул ителсә, Актаныш районында яшәүче лаеклы ялдагы 7550 кешегә туган көннәрендә унөченче пенсия биреләчәк.

 

Депутат Николай Чернышов хәбәр иткәнчә, әлеге инициатива пенсионерларның барлык категорияләренә дә кагылачак, шул исәптән Иминият пенсияләре, дәүләт тәэминаты буенча пенсияләр алучыларга һәм көч структураларында эшләп лаеклы ялга чыккан пенсионерларга да. 

Үзгәрешләр гамәлдәге 400-ФЗ һәм 166-ФЗ номерлы законнарга кертеләчәк, бу яңалыкларның гамәлдәге законнарга тулысынча туры килүен тәэмин итәргә мөмкинлек бирәчәк. Якынча мәгълүматларга караганда, түләүләрнең уртача 7,3% ка артуы көтелә. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, индексация эшләүче пенсионерларга да, хезмәт эшчәнлеген тәмамлаучыларга да кагылачак.

Актаныш районында пенсия яшендәге 7550 кеше яши. Җирле халык әлеге инициативага өмет белән карый һәм әлеге мөһим канунны кабул итүдә үз депутатларының ярдәменә өметләнә. Туган көнгә өстәмә пенсия түләү күп кенә өлкән яшьтәге кешеләргә сизелерлек ярдәм булачак һәм безнең районда пенсионерларның тормыш сыйфатын яхшыртырга мөмкинлек бирәчәк.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев