Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Юл куркынычсызлыгы өчен- бергә!

Җәяүле үз кагыйдәләрен беләме?

ЮХИДИның пропаганда бүлеге җитәкчесе Ләйсән Мөхәммәтова районыбызның җәмәгать тәртибен саклаучы «Форпост» яшьләр оешмасы белән берлектә «Җәяүле» акциясе уздырды.

Кар явып тора, урамнарда кар көртләре, юллар да тайгак, күрү мөмкинлеге чикләнгән,  көннәр дә кыска,бу әле кышкы юлда очрый торган каршылыкларның тулы исемлеге түгел. Белгәнебезчә,  кар өемнәре юллардагы йөрү өлешен киметә. Кар өемнәре  аша үтү сизелеп катлаулана. Алар, асылда, юлда тагын бер "тозак" булып торалар . Әгәр дә машина юлда  кар белән капланып торса, бу да "тозак".  Көртле урыннардан юлга аяк басканчы яхшылап  һәр якка карап бик сак чыгарга кирәк. 

Кышын тайгак юлда машинаның тормоз юлы шактыйга арта. Тайгак юлда, карга тәгәрмәчләре батып калган машиналар да җәяүлеләр өчен куркыныч. Машинаның каршылык аша нинди тизлек белән чыгачагын алдан белү авыр. Шуңа күрә машинадан ераграк булу хәерле. Автомобиль кар әсирлегеннән теләсә кайсы якка таба бик кискен чыгып китәргә мөмкин. 

"Җәяүле" акциясе кысаларында Актаныш урамнары аша узган өлкәннәргә, укучы балаларга юлда имин йөрү кагыйдәләре аңлатылды. Ленин проспектындагы  махсус җәяүлеләр өчен ясалган кичүләрдән чыкмаучыларга кисәтү ясалды. Акция барышында җәяүлеләргә алар белергә тиешле кагыйдәләр язылган искәртмәлекләр тапшырылды. 

Тагын бик җитди мәсьәлә- җәяүленең иминлегендә кигән киемнең төсе дә мөһим роль уйный. Кыш көне көннең озынлыгы бик кыска, шуңа күрә балаларның киемнәре якты төстә булырга, куртка, пәлтәләренә яктылык кайтаргыч элементлар беркетелергә тиеш. Бигрәк тә башлангыч сыйныф укучыларыныкында! Игътибарга алыгыз, капюшонлы тышкы кием күз күремен  сизелерлек чикли. Димәк, әгәр балага юлны үтәргә  туры килә икән, аңа капюшон кигерергә кирәкми яки аның янында олы кеше булса яхшы!

Аяк киеме дә  тайгак табанлы булмаса, яхшы. Кояшның яктылыгы, ни гаҗәп, шулай ук, юл иминлегенә каршы эшли. Кояшның яктылыгы, аңа өстәп ак кар ялтыравык эффекты тудыра, кешенең- автомобиль йөртүченең дә, җәяүленең дә күзләре чагыла һәм бу  очракта да игьтибарлылык таләп ителә.

Өйдән чыкканда бик  игътибарлы булыгыз! Башта подъезд янында нинди транспорт чаралары тора, юлның нинди икәнен игьтибарга алыгыз. 

Юлга чыкканда гомуми кагыйдәләрне үтәгез! Ләкин кышкы шартларны- начар күрүчәнлек, кар өемнәре,тайгак юлны исәпкә алыгыз. 

Тротуарда яки җәяүлеләр юлындагы бозның җитди җәрәхәтләргә китерүен дә онытмагыз!

Балаларның уеннары һәм күңел ачулары өчен куркынычсыз урын сайлагыз. Барысы да юллардан ерак булса хәерле.

Мәктәпкә илткән юлның кыска булуы түгел, ә куркынычсыз булуын исегездән чыгармагыз!!!  

Сезнең сак булуыгыз үз кулларыгызда!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев