Актанышның икенче санлы мәктәбе командасы республикакүләм “Куркынычсыз тәгәрмәч” конкурсында катнашачак
Районыбыз мәктәпләре ел саен язын үтә торган “Куркынычсыз тәгәрмәч” конкурсын көтеп ала.
Быелгы бәйгегә дә укучылар аеруча зур әзерлек белән килгәннәр. "Куркынычсыз тәгәрмәч" барлык командалар катнашында Бөек Җиңү паркы алдындагы мәйданда тантаналы төстә башланып китте.
Яшь юл инспекторларын район ЮХИДИ идарәсе башлыгы Ренат Шәмсиев сәламләде. Юл хәрәкәте иминлеген пропагандалау бүлеге җитәкчесе Ләйсән Мөхәммәтова белән мәгариф идарәсе методисты Рәйлә Зиннурова бәйгедә катнашкан укучыларга зур уңышлар теләде. Ләйсән Рәдиф кызы конкурс шартлары, таләпләре белән таныштырды. Командаларны җиңүләргә дәртләндереп кадет-интернат мәктәбенең барабанчылары һәм “Лачыннар” вокаль ансамбле егетләре музыкаль сәламнәрен бүләк итте.
“Куркынычсыз тәгәрмәч” конкурсы берничә этапны үз эчененә алган иде. Беренче дүрт этапны яшь инспекторлар Балалар иҗат үзәгендә уздылар. Ике кыз һәм ике егеттән торган командалар беренче этапта юл йөрү кагыйдәләрен белүләрен тикшереп, тест биремнәрен эшләделәр. Икенче этапта беренче медицина ярдәме күрсәтү дәрәҗәсе сыналды.
Өченче биремдә инде техника төзелеше, аерым алганда велосипедның детальләрен белүләре барланды.
Беркемнең дә сынатасы килми, укучылар тырышып-тырышып белгәннәрен искә төшерде, бер-берсенә ярдәм итеп сынауларны үтеп чыкты.
Конкурста катнашу өчен юл йөрү кагыйдәләрен үзләштерү генә җитми, җырга, биюгә, нәфис сүзгә дә осталык кирәк. Бәйгегә катнашу өчен нәкъ шундый сәләтлеләрне сайлап алганнар. Укучылар жюри алдында- сәхнәдә юл йөрү кагыйдәләрен агитацияләүче “Юл куркынычсызлыгы өчен –бергә!” иҗат эшләрен күрсәттеләр. Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернатның “Светофор” командасындагы Раузат Фәрдиев, Адилә Харисова, Раил Бакиров, Камилә Исламованың чыгышын жюри III урын белән бәяләгән. Яшь инспекторларның җитәкчесе Алсу Хафизова белән сөйләшәбез:
- Конкурска гимназиябездән “Светофор” отрядын алып килдек. Безнең команда 2012 елдан эшләп килә. Бер елны да конкурслардан калганыбыз юк. “Светофор” отрядындагы балалар белән башта үзебез юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнәбез, аннан башлангыч сыйныф укучыларына дәресләр бирәбез. Тәнәфесләрдә уеннар оештырабыз. Гимназиядә юл йөрү кагыйдәләренә өйрәтә торган плакатлар эленеп тора. Районкүләм бәйгеләрдә, рейдларга актив катнашабыз.
- -ЮИД отрядында кайсы сыйныф укучыларын җәлеп иттегез?
- Безнең ЮИД отрядында 5-11 сыйныфлар эшли. Балалар ел саен алышынып тора, югары сыйныфлар чыгып киткәч аларны кечерәкләр алыштыра. Юл йөрү кагыйдәләрен Тормыш иминлеге дәресләрендә дә өйрәнәләр. Шулай ук беренче медицина ярдәмен күрсәтү буенча да күп кенә белемнәрне, күнекмәләрне шушы дәрестә алалар. Радиода чыгышлар ясыйбыз, балалар “Сак булыгыз!” дигән тапшыруда даими катнашалар.
Укучылар “Куркынычсыз тәгәрмәч”нең гамәли өлешен аеруча ярата. Чөнки монда син тулысынча үзеңне йртүче ролендә сынап карыйсың. Ә бәяләүчеләр-Актаныш юлларында тәртип саклаучы инспекторлар үзләре. Велосипедың белән ясалма каршылыклар аша, таяк-торбаларга тимичә бормалар ясап, шулай ук “сигезле”дән терәкләрне аудармыйча йөрергә кирәк иде. Ике тапкыр күтәрелгән өслектән дә төшмичә уза алсаң, финишка җиттең дигән сүз.
Аккүз мәктәбенең ЮИД отряды укучылары Азамат Исламов, Искәндәр Шакиров, Назлыгөл Шәйдуллина, Аделина Вәлиева V сыйныфта укыйлар. “Куркынычсыз тәгәрмәч” конкурсында аларның командасы мактаулы II урынга лаек булды. “Юл йөрү кагыйдәләрен авылда да белү кирәк”, ди кызлар.
- Авылыбызда ике генә урам булса да, юл билгеләрен белү һәлакәтләрдән саклый. Мәсәлән, “Главная дорога”-“Мөһим юл” билгесен күргәч машиналар бер-берсенә дөрес итеп юл бирә. Мәктәп, балалар мәйданчыгы тирәсендәге юлларда күтәртмә сикертмәлек ясалган. Бу урында шоферлар тизлекне киметергә, юлда җәяүлеләр, балалар юклыгын белгәч кенә узарга тиешләр. Шулай ук бу урыннарда “Балалар, игътибар» дигән билгеләр дә куелган.
-Ә сез Аккүз авылында тагын нинди юл билгеләрен куяр идегез?
- Җәяүле кичүе дә булса әйбәт булыр иде. Кайвакыт юл аша хәтта өлкәннәр дә теләсә каян чыгалар, машина йөртүчеләр дә аптырап, каушап кала. Әгәр юлларга махсус билгеләр куелса, авылдашлар җәяүле кичүеннән генә чыгарлар иде,- ди Назлыгөл белән Аделина.
Чаллы шәһәрендәге “Юл куркынычсызлыгы хәрәкәте” Дәүләт бюджет учреждениесе “Куркынычсыз тәгәрмәч” конкурсы җиңүчеләрен мактау кәгазьләре һәм кыйммәтле бүләкләр белән хөрмәтләде. Бәйгенең барлык этапларында уңышлы чыгыш ясап иң күп очконы җыйган Актанышның беренче санлы мәктәбе командасы мактаулы беренче урынга лаек булды. II урында Аккүз укучылары, III урынга Пучы мәктәбе командасы чыкты.
Конкурсны башыннан ахырына кадәр күзәтеп торган ЮХИДИ идарәсе башлыгы Ренат Шәмсиев “Куркынычсыз тәгәрмәч” конкурсының балаларны юл хәрәкәте кагыйдәләренә өйрәтүдә мөһимлеген ассызыклады.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев