Актанышта 26 майдан «Игътибар, балалар!» акциясе башланды
Актаныш районында 26 майдан «Игътибар, балалар!» оператив-профилактик чарасы башланды. Әлеге акция җәйге каникуллар алдыннан халык игътибарын яшь юл хәрәкәтендә катнашучыларның гомерен һәм сәламәтлеген саклауга юнәлдерелә.
Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы Дәүләт бюджет учреждениесенең Актаныш районы буенча җитәкчесе Ләйсән Мөхәммәтова "Игътибар, балалар!" оператив-профилактик чарасы кысаларында инде берничә очрашу үткәрелүен әйтте.
Җәйге каникуллар алдыннан балалар бакчаларында юл хәрәкәте кагыйдәләре турында белемнәрен ныгыталар, юл йөрү кагыйдәләренең йомгаклау дәресләре үткәрелә. Һәр төркем бу дәресләрдә актив катнаша. Транспортта йөргәндә куркынычсызлык чаралары турында аңлатыла,- дип хәбәр итте.
Иминлек кагыйдәләрен искә төшерик әле:
- Кешеләрне йөртү өчен каралмаган транспортта йөрү тыела.
- Мәктәпкәчә яшьтәге балаларга велосипедта олылар карамагыннан башка йөрү тыела.
- Транспортта йөргәндә бала үзен тыныч тотарга, игътибарлы булырга һәм тәртип сакларга тиеш.
- Бала өлкәннәрнең күрсәтмәләрен каршы килмичә үтәргә тиеш.
Җәяүле өчен күрсәтмәләр:
- Юлның иң куркыныч участоклары: чатлыклар, күз күреме чикләнгән зоналар, тизйөрешле участоклар һәм бозлавыклы урыннарда аеруча игътибарлы булыгыз.
- Машиналар күренмәсә дә, светофорда кызыл ут янганда урам аша чыгу тыела. Чыгар алдыннан башта сулга, аннары уңга карарга кирәк.
- Автобустан яки троллейбустан чыкканнан соң юлны кичкәндә аларны арттан урап узарга кирәк.
- Җәяүлеләргә тротуар буйлап йөрергә кирәк. Әгәр тротуар юк икән, юл кырыеннан транспорт хәрәкәтенә каршы барырга кирәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев