Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Юл куркынычсызлыгы өчен- бергә!

Актанышта «Каршы як полоса» профилактик акциясе дәвам итә

18 ноябрьдән 27 ноябрьгә кадәр Татарстанда «Каршы як полоса» профилактик акциясе бара. Бүген Актаныш районы ЮХИДИ инспекторлары Актаныш районы аша узучы М-7 трассасындагы кагыйдә бозучыларны тикшерде.

Юллардагы күңелсез хәлләрне кисәтү максатынннан 18 ноябрьдән 27 ноябрьгә кадәр Татарстанда «Каршы як полоса» профилактик акциясе игълан ителде. 

 Юл-транспорт һәлакәтләренең иң еш очрагы — ул каршы як хәрәкәт юлына чыгып бәрелешүләр. Ел башыннан республикада  каршы як полосага чыгып узып киткән 206 юл фаьигасе булган. Аларда 89 кеше үлгән, 350 кеше яраланган. 

Узып китү кагыйдәләрен бозган өчен 5000 сум күләмендә штраф яки 6 айга кадәр  транспорт белән идарә итү хокукыннан мәхрүм итү каралган.  Икенче тапкыр кагыйдәне бозган йөртүче 1 елга кадәр йөртү хокукыннан мәхрүм ителә. Моннан тыш, административ җәзага һәм әлеге гамәл өчен транспорт чаралары белән идарә итү хокукыннан мәхрүм ителгән затка өч елга кадәр ирегеннән мәхрүм ителү куркынычы яный,– диде ЮХИДИ идарәсенең район бүлеге башлыгы Ренат Шәмсиев.

Дәүләт автоинспекциясе юл хәрәкәтендә катнашучыларны юл хәрәкәте кагыйдәләрен төгәл үтәргә чакыра.

Ләйсән Газизова видео һәм фотолары

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев