Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Юл куркынычсызлыгы өчен- бергә!

Актанышта «Куркынычсызлык каешы» операциясе бара

Актаныш районы ЮХИДИ хезмәткәрләре юл хәрәкәтендә катнашучыларны юл кагыйдәләрен төгәл үтәп, куркынычсызлык каешын эләктереп йөрергә чакыра. «Куркынычсызлык каешы» дип аталган оператив-профилактик акция кагыйдәләрне санга сукмаучыларны кисәтү максатыннан уза. Акция Татарстан Республикасында 2025 елның 21 гыйнварыннан 19 февраленә кадәр үткәрелә.

 «Куркынычсызлык каешы» оператив-профилактик акциясенең төп максаты- транспорт чараларын йөртүчеләрнең һәм пассажирларның куркынычсызлык каешларын куллануына бәйле юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуларын кисәтү ёщм кагыйдәләрне төгәл үтәтүдән гыйбарәт.

Россия Федерациясе Юл хәрәкәте кагыйдәләренең 2.1.2 пункты нигезендә, механик транспорт чараларын йөртүчеләр мондый җайланмалар белән җиһазландырылган автомобиль белән идарә иткәндә куркынычсызлык каешын эләктерергә тиеш. Моннан тыш, аларга куркынычсызлык каешын кулланмаган пассажирларны йөртү тыела.

Татарстан Республикасы буенча ЭЭМ Дәүләт автоинспекциясе барлык юл хәрәкәтендә катнашучыларга юл хәрәкәте кагыйдәләрен төгәл үтәргә һәм һәрвакыт куркынычсызлык каешларын кулланырга киңәш итә.

Шунысын да истә тоту кирәк: 2025 елның 1 гыйнварыннан куркынычсызлык каешын эләктермәгән өчен штраф күләме 1000 сумнан 1500 сумга кадәр артты. 30 көн эчендә түләгәндә- 1125 сум. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев