Авыр габаритлы йөк машиналары аркасында 4 юл-транспорт һәлакәте килеп чыккан
Республикабызның региональ һәм муниципальара әһәмияттәге автомобиль юлларының саклануын тәэмин итү максатыннан 13 автомат үлчәү һәм габарит контроле пункты белән 17 күчмә үлчәү контроле пункты эшли. Алар авыр үлчәү транспорт чаралары хәрәкәте интенсивлыгы югары булган автомобиль юллары участокларына күзәтчелек итә.
Чаллы шәһәре юл хәрәкәте куркынычсызлыгы дәүләт учреждениесе директоры Сергей Карпов чираттагы район юл куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясендә Актаныштагы автомобиль юлларын тәэмин итү буенча нәтиҗә ясады.
2024 елның 4 аенда Татарстан Республикасында авыр йөк ташу белән бәйле 13 196 юл кагыйдәсен бозу очрагы ачыкланган. 2023 елның шул ук чорында- 20 341 хокук бозу теркәлә. Быел хокук бозулар 35,1 процентка кимегән.
Хокук бозучыларның 8 564е контроль пункт яныннан дәүләт теркәү билгеләрен яшереп узган. Бу барлык хокук бозучыларның 65 процентын тәшкил итә.
Йөк хуҗалары шул рәвешле транспорт чыгымнарын киметүгә омтылып закон бозуга юл куя.
Кирәгеннән күпкә артык йөк төягән транспорт чаралары юлларның эксплуатация күрсәткечләренә нык зыян сала. Юл япмасы өслеге бозыла, ярыклар, юл хәрәкәте иминлегенә начар йогынты ясый торган колея һәм чокырлар барлыкка килә.
Колеяларның интенсив төстә артуы автомобиль юллары эксплуатациясендә иң киң таралган проблемаларның берсе. Шул сәбәпле Татарстан Республикасындагы төбәк һәм муниципальара әһәмияттәге автомобиль юлларын ремонтлау-төзекләндерүгә финанс чыгымнар да арттыру сорала.
Авыр йөк машиналарының автомобиль юлларына китергән зыяны башка юл хәрәкәтендә катнашучыларның иминлегенә куркыныч тудыра. Соңгы өч елда Татарстан Республикасында авыр габаритлы йөк машиналарының канунга сыймаган гамәлләре аркасында 4 юл-транспорт һәлакәте килеп чыга, фаҗигадә зур йөк йөртүче һәлак була һәм өч кешенең сәламәтлегенә зыян килә.
Исегезгә төшерәбез, дәүләт теркәү билгеләрен урнаштыру кагыйдәләрен бозган машина йөртүчеләргә биш мең сум күләмендә административ штраф салына яки бу гражданнар бер айдан өч айга кадәр транспорт чаралары белән идарә итү хокукыннан мәхрүм ителә. (РФ Административ хокук бозулар Кодексының 12.2 маддәсенең 2 өлеше).
Хәрәкәтнең башка катнашучыларына аңлы рәвештә комачау тудыру гражданнарга биш меңнән ун мең сумга кадәр; вазифаи затларга егерме биш мең сум; юридик затларга өч йөз мең сум күләмендә административ штраф салына. (РФ Административ хокук бозулар кодексының 12.33 маддәсе).
Ел башыннан Чаллы шәһәре юл хәрәкәте куркынычсызлыгы дәүләт учреждениесенә Башкарма комитет җитәкчесеннән һәм халыктан төбәк һәм җирле әһәмияттәге автомобиль юлларын җимерү турындагы 6 мөрәҗәгать килгән. Ләкин полиция һәм «Ространснадзор» хезмәткәрләре рейдларда катнашмагач, вәкаләтләр булмау сәбәпле, Чаллы шәһәре юл хәрәкәте куркынычсызлыгы дәүләт учреждениесе тарафыннан үлчәү габаритларын контрольдә тоту мөмкин түгел. Шул сәбәпле Чаллы шәһәре юл хәрәкәте куркынычсызлыгы дәүләт учреждениесе директоры Сергей Карпов Россия Эчке эшләр министрлыгының Актаныш районы буенча бүлеге җитәкчелегеннән бу уңайдан үзара хезмәттәшлек күрсәтүләрен сорады. Бу Актаныш районындагы урам-юл челтәрләрен вакытыннан алда җимерелүдән сакларга ярдәм итәчәк.
«Полиция турындагы» 2011 елның 7 февралендә чыккан 3-ФЗ номерлы Федераль законның 13 статьясындагы 20 өлешенә ярашлы рәвештә полиция хезмәткәрләренә автотранспортны туктату, транспорт чараларына һәм ташыла торган йөкләрне озата баручыдан документлар күрсәтүне таләп итү хокукы бирелә. РФ ЮХИДИнең «Йөкләр ташу» турындагы 23 пункты таләпләрен бозу ачыкланганда, полиция хезмәткәрләре, РФ Административ хокук бозулар кодексының «Йөкләр ташу, буксирлау кагыйдәләрен бозу» 12.21 статьясы нигезендә, йөк ташучыларны административ җаваплылыкка тартырга тиеш. Сергей Карпов соңгы вакытта авыр йөк ташучы транспорт чаралары йөртүчеләрнең документлар, махсус рөхсәт кәгазьләрен контроль-күзәтчелек органнары хезмәткәрләренә күрсәтүдән, үлчәүдән баш тартуларын, хезмәткәрләрне санга сукмау фактларыының артуын әйтте. Мондый йөртүчеләр РФ Административ хокук бозулар Кодексының 19.3 маддәсе буенча административ җаваплылыкка тартылырга тиеш.
2024 елның 1 мартыннан авыр һәм эре габаритлы транспорт чарасы хәрәкәте кагыйдәләре буенча яңалыклар гамәлгә керде.
— авыр һәм (яки) эре габаритлы транспорт чарасының автомобиль юллары буенча хәрәкәт итүгә махсус рөхсәт бирү тәртибе;
— авыр транспорт чарасының автомобиль юлларына китергән зыянны каплау тәртибе;
— зыянны каплау хисабына түләү күләмен билгеләү тәртибе;
— прицеплы җиһазлар белән авыр һәм зур габаритлы авыл хуҗалыгы техникасының гомуми файдаланудагы автомобиль юллары буенча хәрәкәт итүгә таләпләр;
— махсус рөхсәт реестрын алып бару тәртибе;
— автомобиль юллары турында мәгълүмат кертү максатында вәкаләтле органның автомобиль юллары хуҗалары белән үзара эш итү тәртибе.
1995 елның 10 декабрендә чыккан "Юл хәрәкәте иминлеге турында"гы федераль законның 6 статьясы, 4 пункты нигезендә шәһәр җирлеге, муниципаль район, шәһәр округының җирле үзидарә органнарының юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү өлкәсендәге вәкаләтләренә юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча чараларны гамәлгә ашыру, ел саен юлларның авария-куркыныч участоклары исемлеген раслау һәм юл хәрәкәте һәлакәте сәбәпләрен һәм шартларын бетерүгә юнәлдерелгән чаралар гамәлгә кертелергә тиеш. Монда РФ территориясендә юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуларны фото — видеофиксацияләү комплексларын урнаштыру да күздә тотыла.
-14 март көнне булган юл хәвефсезлеген тәэмин итү комиссиясе утырышыннан соң Яңа Әлем авылындагы шәхси эшмәкәрнең ипи пешерү комбинаты, кибет белән бәйле юл сервисы объектларын килештерү проблемасы буенча уңай чишелеш күзәтелде. Юлларның кушылып китүе һәм съездларга кагылышлы мәсьәләләр дә юлда йөрүчеләргнең куркынычсызлыгын тәэмин ителерлек дәрәҗәгә җиткерелер,-дигән ышаныч белдерде Сергей Карпов.
Сергей Карпов борылышлар һәм авыл җирлекләре территориясендә юллар тоташкан урыннарны төзекләндерүне сорый торган фактлар ачыклаганда, авыл җирлеге башлыкларыннан «Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы» ДБУ адресына хатлар белән мөрәҗәгать итәргә чакырды.
Чыннан да Татарстан Республикасы юлларында аварияләр һәм юл травматизмы күрсәткечләрен киметүгә ведомстволар һәм оешмаларның уртак тырышлыгы белән генә ирешеп була.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев