Беренчеләр юл кагыйдәләрен беләме: ЮХИДИ хезмәткәрләре быел мәктәпкә укырга кергән балалар белән очрашты
Уку елы башлану белән ЮХИДИ һәм полиция бүлеге хезмәткәрләре белән берлектә «Юл хәрәкәте иминлеге» дәүләт бюджет учреждениесенең Актаныш бүлеге мәктәпләрнең даими кунагына әверелде. Очрашуларның максаты — укучыларга юлда үз-үзләрен тоту кагыйдәләрен өйрәтү, белгәннәрен искә төшерү, юл билгеләре һәм светофорга игътибарларын көчәйтү, юлда йөргәндә күзәтүчәнлекне булдыру һәм игътибарлылыкны арттыру.
Бүген ЮХИДИчылар Актанышның беренче санлы мәктәбенә килеп беренче сыйныфка укырга кергән балалар белән дәрес уздырдылар.
Мәктәптә укый башлау балалар тормышында зур үзгәрешләр алып килә. Моңарчы балалар бакчаларына әти-әниләре белән җитәкләшеп барган кызлар-малайлар 1 сентябрьдән зур юлларга үзләре генә чыгалар. Кайберләрен әлегә әтиләре, я әниләре озатса да, соңыннан ялгызлары гына таныш юлдан уку йортына киләчәк. Менә шундый җаваплы чорда юл кагыйдәләрен белү һәм үтәү бик тә мөһим.
ЮХИДИның профилактика бүлеге җитәкчесе Ләйсән Мөхәммәтова юл әлифбасының балалар белергә тиешле кагыйдәләрен искә төшереп кабатлатты. Балалар бакчаларында кагыйдәләрне ныклап өйрәнгән беренчеләр өчен бу әллә ни катлаулы яңалык түгел.
— Җәяүле тротуардан гына, анда да уң яктан барырга тиеш;
— тротуар булмаган очракта, юлның сул ягыннан, килгән транспортка
каршы барырга кирәк;
— юл аркылы бары тик рөхсәт ителгән җирдән генә чыгарга ярый;
— юл аша чыкканда башта сулга, уртасына җиткәч уңга кара;
-14 яшь тулгач кына велосипед белән олы юлга чыгарга мөмкин;
— якынлашып килүче транспорт алдыннан юлны аркылы чыгарга
ярамый;
-транспортны тукталышларда гына көтәргә.
Беренче сыйныф укучылары юлда килеп чыга торган төрле хәлләр турында зур кызыксыну белән фикер алыштылар, юл билгеләренең исемнәрен атадылар, транспорт белән бәйле табышмакларны чиштеләр, шулай итеп алар үзалларына куелган биремнәрне бик яхшы итеп башкарып чыктылар һәм бик күп файдалы киңәшләр алдылар.
Ләйсән Рәзиф кызы укучылар аша аларның әти-әниләренә дә мөрәҗәгать итте- балаларны өйдән мәктәпкә бара, мәктәптән өйгә кайта торган юлларын игътибар белән күзәтеп-карап чыгарга кушты. Кайсы урыннан юлны аркылы чыгарга мөмкин, кайсы өлештә аеруча игътибарлы булырга кирәклеген ата-ана яхшылап аңлатырга, маршрутта нинди кагыйдәләрне истә тотарга- боларны көн саен кабатлатып сабыйларның хәтерендә ныгытырга бурычлы. Болытлы, яңгырлы көннәрдә караңгы тиз төшә һәм шоферлар юлны аркылы чыгучыны күреп өлгермәскә мөмкин. Шуңа күрә дә әти-әниләр балаларының киемнәренә яктылык кире кайтаргычлар (фликерлар) беркетү турында алдан кайгыртырга тиешләр.
ЮХИДИның профилактика бүлеге җитәкчесе Ләйсән Мөхәммәтова белән полиция вәкиле Гүзәл Сергеева беренчеләргә яшь юл хәрәкәтендә катнашучы өчен дәфтәрләр һәм аңлатмалыклар бүләк иттеләр. Вазыйфаи затлар балаларны уку елы башлану белән котладылар, уңышлар теләделәр һәм юлларда имин йөрү, яктылык кайтаргыч элементларны куллану, машинада куркынычсызлык каешын эләктерү кирәклеге хакында исләренә төшерделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев