Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы комиссиясендә авыл башлыклары җирлек проблемаларын күтәрде
Бүген район башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Ильясов рәислегендә Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы комиссиясенең чираттагы утырыш узды. Рөстәм Алмаз улы районыбызның Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы комиссиясе җитәкчесе дә булып тора. Актаныш район үзәгендә, авыл җирлекләрендә, регионара һәм федераль юллардагы проблемаларның вакытында һәм дөрес чишелеш алуы кеше гомерләрен саклап калачак, материаль байлыкка зыян килмәячәк. Ләкин бездә әле кабыргасы белән торган мәсьәләләр шактый. Бүгенге утырышта катнашучылар чыгыш ясаучыларның докладларын тыңлаганнан соң комиссия игътибарына үзләрен борчыган сорауларын юллады.
Утырышның беренче көн тәртибе буенча район ЮХИДИ идарәсе башлыгы Ренат Шәмсиев 2024 елның шушы вакытына кадәр булган вакыт аралыгыдагы юл-транспорт белән бәйле вәзгыять белән таныштырды.
2024 елның 23 маена кадәр Актаныш районы территориясендә 10 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Узган ел белән чагыштырганда, бу сан икегә арткан. Иң куркынычы, аварияләрдә 4 кеше һәлак булган, 2023 елда 3 кеше үлгән. 12 кеше тән җәрәхәтләре алган, узган ел бу сан 11.
Юл-транспорт фаҗигаләренең сәбәпләре- автомобильләрнең үзара бәрелешүе, җәяүлене бәрдерү, юлдан чыгып китү, каршылыкка барып бәрелү. Белгәнебезчә, М-7 федераль юлының 38 километры Актаныш районы территориясе аша уза. Бүгенге көндә әлеге юлда зур төзелеш эшләре бара, юллардагы ремонт эшләре машина йөртүчеләргә кире тәэсир итә, дип исәпли белгечләр. Йөртүчеләр тизлек режимын боза, кирәкмәгән урыннарда каршы як полосога чыга. Мәскәү -Уфа юлының Актаныш районындагы өлешендә генә дә быел 8 фаҗига теркәлгән, аларда 4 кеше һәлак булган, 10сы каты яраланган. Узган ел белән чагыштырганда, аварияләр саны 5кә арткан, үлүчеләр 1гә, сәламәтлекләренә зыян килүчеләр 7гә күбәйгән. ТР буенча ЭЭМ ЮХИДИ идарәсенең административ законнар буенча бүлеге җитәкчесе, полиция подполковнигы Наил Равилов әлеге куркыныч участокларга тигез булмаган өслек, кисәтү билгеләре урнаштырырга тәкъдим итте.
Райондагы регионара һәм җирле юлларда да юл кагыйдәләрен сакламау аркасында икешәр авария килеп чыккан. Яраланучылар да икешәр. Аллага шөкер, узган ел белән чагыштырганда бу саннар кимүгә таба. Ренат Шәмсиев әйтүенә караганда, аварияләрне анализлаганда йөртүчеләрнең берсе дә исерткеч эчемлекләр кулланмаганлыгы ачыкланган. Алкогольле эчемлекләр кулланып руль артына утыручылар булмасын өчен районыбызда күптөрле профилактик чаралар оештырыла.
16 яшькә кадәрге балалар белән бәйле ике һәлакәттә өч баланың сәламәтлегенә зыян килә. Узган ел белән чагыштырганда бу сан бергә арткан. 2023 елда ике баланың гомере өзелү әле дә йөрәкләрне сыкрарга мәҗбүр итә. Мондый фаҗигаләр беркайчан, беркем белән дә булмасын иде дигән теләктәбез.
2024 елда юлда бер җәяүлене бәрдергәннәр, аның сәламәтлегенә шактый зыян килгән. Узган ел җәяүле белән бәйле ике һәлакәт теркәлгән.
Бу саннар артында күз яшьләре, авырту, сыкрау, кайгы. Әгәр һәркем үзенә йөкләнгән эшне вакытында һәм сыйфатлы башкарса, фаҗигаләр саны артмас, кеше гомерләре дә вакытсыз өзелмәс иде. Түке авыл җирлеге башлыгы Рамил Нуретдинов һәлакәтләргә юл куймас өчен хәзердән үк җитешсезлекләрне төзәтергә чакырды. Чәчер авылына керүче таш салынган юлның бүгенге торышы бик начар, анда чокыр-чакырлар артканнан арта. Көн саен шушы юлдан балаларны мәктәпкә илтүче автобус йөри. Балалар иминлеге, башка юлда йөрүчеләрнең исәнлеген кайгыртырга соңга калмыйк, ди Рамил Нуретдинов. Җитәкче Түке аша Күҗәкәгә илтә торган региональ юлның ике урынына ясалма түмгәк ясарга кирәклеген искәртте. Шулай ук Түке- Зөбәер арасындагы юллардагы борылышларны, Пучы -Актаныш юлының Әтәс авылындагы өлешен яктырту мөһим. Бу урыннарда юл һәлакәтләре дә теркәлде.
Усы авыл башлыгы Зиннәт Әхмәев региональ юлдан авылга керә торган юлны ремонтлауларын сорады. Чалманарат авыл җирлеге башлыгы Камил Әхмәтов та җирлектәге юлларны яктырту, хуҗалыкның маллары чыга торган участокларга тиешле юл билгеләре урнаштыру кирәклеген җиткерде.
Рөстәм Алмаз улы авыл башлыкларының тәкъдимнәрен комиссия утырышы протоколына кертеп, район бюджетыннан акча бүлеп бирергә һәм җитешсезлекләрне ике атна эчендә төзәтергә кушты. Әлбәттә, барлык эшләр район ЮХИДИ идарәсе җитәкчелеге белән берлектә килешеп, киңәшләшеп башкарылырга тиеш. Комиссия утырышында Чаллы шәһәренең «Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы» территориаль дәүләт бюджет оешмасы җитәкчесе Сергей Карпов, «ТАТМЕДИА» АҖ «Актаныш-информ» филиалы директоры Айнур Гыймадиев, ТР буенча ЭЭМ ЮХИДИ идарәсенең административ-хокук эшчәнлеге бүлегенең өлкән инспекторы, полиция подполковнигы Наил Равилов чыгыш ясады.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев