Юллар үлем тозагына әйләнмәсен
Татарстан Республикасы юлларында 2024 елның шушы көненә 30 кеше һәлак булган. 4 кеше Актаныш районы территориясендәге федераль М-7 юлында якты дөнья белән хушлашкан.
«Бу республика шәһәр-районнары арасында иң зур күрсәткечләрнең берсе», ди Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсендә административ законнар буенча бүлеген җитәкләүче, полиция подполковнигы Наил Равилов.
Актаныш районы территориясе аша узучы федераль М-7 юлының 38 километр юлын бүген яңадан ясыйлар. Зур колач җәйгән төзелеш эшләренә бер соклансак, икенче яктан ремонт эшләре юлда йөрүче машина йөртүчеләргә шактый кыенлыклар тудыра. Район башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Ильясов, юл иминлеген тәэмин итү бурычын федераль юлда алып барылган ремонт эшләре безнең өстән төшерми, дип белдерде.
Юл куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясе рәисе буларак Рөстәм Алмаз улы райондагы юллар белән бәйле һәрбер проблема белән якыннан таныш. Шуңа күрә дә ул комиссия әгъзаларын аларны тиз арада ачыклап хәл итү өчен урыннарга даими чыгарга, мәсьәләне күреп өйрәнергә, вакытында хәл итәргә чакырды. М-7 трассасының торышы өчен «Волго-Вятскуправтодор» ФКУ җаваплы.
Вазыйфаи затлар юлларның иминлеген тәэмин итү максатыннан әлеге идарә белән даими элемтәдә торырга, кимчелекләр килеп чыкканда тиз арада төзәттерергә бурычлы. Февраль аенда федераль трассада 4 кеше үлеменә китергән 8 юл һәлакәтеннән соң кышкы юлны карау, тәртиптә тоту буенча җитешсезлекләр ачыкланган. Район җитәкчелеге полиция хезмәткәрләре һәм «Стройинженеринг» оешмасы белән берлектә бозлавыклы урыннарны тиз арада чистартуга ирешә. Наил Равилов хәзер дә бу участокларның куркыныч зона икәнлеген искәртте, төрле кисәтү билгеләре куелса да шоферларның аңа игътибар бирмәүләрен, юл разметкаларының җуелып бетүен искәртте, аны гадәти булмаган «крокодил» дип аталган дырылдавык тавышлы разметкага алыштырырга тәкъдим итте. Бу каршы як полосага чыгып уяулыгын югалткан шоферларны уятып җибәрәчәк.
Комиссия утырышында Рөстәм Алмаз улы, безгә һәр кешенең гомере кадерле, һәркем җаваплылылык тоеп үз эшен башкарсын дип ассызыклады.
Регионара юллар «Татарстан Республикасы Министрлар кабинеты каршындагы дәүләт юл хезмәте" дәүләт учреждениесе карамагында. Ә юлны төзек хәлдә тоту «Татавтодор» АҖ җаваплы. 2024 елда регионара юлларның, ачыклап әйткәндә, Пучы-Актаныш, Актаныш-Мөслим юлларының бик күп өлешенә төзекләндерү үткәреләчәк. Юлларны ремонтлаганда көндәлек юл куркынычсызлыгын тәэмин итүне онытырга ярамый. Юл билгеләре, разметкалар кагыйдәләргә туры китереп урнаштырылырга тиеш. Төзекләндерү программасына кертелгән Актаныш- Пучы юлының Бүләк авылына илүче өлешендә электән юл фаҗигаләре булу фактлары билгеле. Ремонт вакытында күңелсез хәлләргә юл куелмасын иде. Актаныш-Пучы арасындагы аварияле участоклар да төзүчеләрнең оста куллары аша үтеп юлчыларны сөендерә. Мондый матур, шома һәм тигез юлларның күләме тагы да артсын, дип телибез.
Юлларның җимерелүендә авыр йөк төягән автомобильләрнең гаебе шактый. Мәсәлән, Сарманга, Азнакайга баручы нефтьчеләрнең йөк машиналары күз карасы кебек саклап торган Киров-Бикчәнтәй юлыннан бу тизлектә һәм ешлыкта йөрсә, күр дә тор, озакламый ике арадан К-700 тракторы да үтә алмаска мөмкин. Бигрәк тә язын һәм көзен бу юлларны сакларга кирәк. Түке- Татар Суыксуы юлыда аварияләр килеп чыкмаслык дәрәҗәдә төзекләндерү сорый.
-Акчага салсаң, бер километр юлны төзү бер автомобиль бәясеннән дә кыйммәтрәк. Юлларны сакларга, юл иминлеге кагыйдәләрен бозучыларны ничек тә авызлыкларга тиешбез Артыгы белән йөк төягән машиналарны контрольгә алу, аларның хуҗаларын, машина йөртүчеләрне ачыклап җәзага тарту, штрафлар салу кебек чараларга барырга туры килә.
Район үзәге Актанышта да хәл ителәсе мәсьәләләр шактый. Аварияле участоклар күп. Шуларның берсе- Салих Хөснияров урамындагы 57 бистәгә чыга торган күпернең хәле бик аяныч. Бу күперне быелгы җәйдә һичшисез төзекләндереп яңарту таләп ителә,- диде Рөстәм Алмаз улы.
Рөстәм Ильясов язгы кыр эшләрендә катнаша торган техникаларга карата да таләпчәнлекне артырырга кушты. Басулардан күчкәндә техникаларның тәгәрмәчләренә ияргән туфрак олы юлларга ияреп менеп юлларны пычратмасын иде дигән теләген җиткерде.
Яшен тизлеге белән көтмәгәндә каршыга килеп чыккан питбайк, мопедлардагы балалар, яшүсмерләр дә урынлы борчу уята. Әле кулында йөртү таныклыгы булмаган яшүсмерләр батырларча тимер атларын иярли, аларның олы юлга чыгып киткәнен ата-анасы белми дә кала. Куркыныч бүләк фаҗига чыганагына әйләнмәсен өчен яшь егет-кызларның йөртү таныклыгы булырга тиеш, башына шлем киелү мәҗбүри. Җитәкчеләр, бу төр транспортка утырган яшьләр махсус урыннарда гына йөрсен, дигән фикердә. Җәйге каникулларда һәр бала контрольдә булып, иминлеге өлкәннәр тарафыннан кайгыртып торылсын иде.
Тагын бер мөһим проблема- һаман да чишелеш табылмаган исерек машина йөртүчеләр. Кануннар никадәр генә кырысландырылмасын, әле дә салмышлар руль артына утыра. Рөстәм Ильясов «Пьяный водитель-преступник!» диде. Ягъни, исерек машина йөртүче- җинаятьче ул. Алкогольле эчемлекләр эчеп машина йөртүчеләргә районда төрле яклап ау бара. Үзләре аңламыйлар икән, андый башбаштакларга закон сагындагылар исерек көе башкаларның гомерен куркыныч астына куюларын төшендерәчәк. Атна саен участок полициясе вәкилләре, ДАИ инспекторлары тарафыннан рейдлар оештырыла.
Юл хәвефсезлеген тәэмин итү комиссиясендә һәрвакыт җитешсезлекләр ачыкланып вазыйфаи затларга аларны төзәтү бурычы йөкләнә. 2023 елда республика вәкиле тарафыннан 9 җитешсезлек ачыкланып, бүгенгә шуларның нибары 5се генә уңай хәл ителгән. Наил Равилов мисалга Ленин проспектындагы Актанышның беренче санлы мәктәбе каршындагы светофорның дөрес эшләмәвен китерде. Узган ел бу светофорның җәяүлегә куелган өлеше бөтенләй сүнеп 3 секунд буена сигналсыз торуы турында әйтелгән. Кызганыч, башкала кунагы светофорның әлегәчә шул режимда эшләвен күреп шаккаткан. Җәяүле сукмакларындагы зебралар да исем өчен генә ясалган кебек тоела аңа. Актаныш ресторан-кунакханәсе янындагы юлда пластик «зебра» торса, кайбер урыннарда аның инде төсе җуелып беткән. Бигрәк тә балалар бакчалары янындагы «зебра»лар юл кагыйдәләре таләпләренә җавап бирми. «Тылсым» балалар бакчасы янындагы җәяүле сукмагы стоянка эченә кертеп ясалган. Яңгыр яуса сыйфатсыз буялган разметкаларның эзе дә калмаячак. Җаваплылар моңа финанслар бирелмәү сәбәп итеп күрсәтте, Рөстәм Алмаз улы исә, районның резерв фондыннан тиешле суммалар бүлеп биреләчәген вәгъдә итте.
Рөстәм Ильясов соңгы елларда Актанышта юлларның этаплап төзекләндерелә баруына игътибарны юнәлтте. Чыннан да юллар күзгә күренеп яхшыра барса да, әле каты өслекле асфальт белән каплауга ихтыяҗ кимеми. Юлларны төзекләндерүгә республикадан финанслар кайта, төрле программалар аша уңайлыклар тудырыла. Ниһаять, халыкның соравын ишетеп, үзара салым акчаларына Гамил Авзал урамында тротуар салынды. «Лачын» боз-спорт сараена баручылар, гимназия, мәктәп укучылары, ата-аналар, гомумән, 57 бистәдә яшәүчеләрнең рәхмәте чиксез. Киләчәктә «Пятерочка» артындагы ял паркына кадәр бу тротуарны дәвам итү планлаштырыла.
Актанышта яшәүчеләр юлллар белән бәйле проблемаларны хәл итүне сорап «Халык контроле»нә дә күп мөрәҗәгать итәләр. Актаныш халкыннан тыш, авыл җирлекләрендә яшәүчеләр дә урамнарга ясалма түмгәкләр куюны сорый. Рөстәм Алмаз улы, финанс-бюджет палатасы аша резерв фондыннан әлеге сорауларны хәл итү өчен акчалар бүлеп биреләчәк дип ышандырды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев