Актаныш

Актаныш районы

16+
Юл куркынычсызлыгы өчен- бергә!

Контроль, профилактика һәм яңа технологияләр: Резеда Гыйльметдинова белән әңгәмә

Юл хәрәкәте торышын контрольдә тоту өлкәсендәге яңалыклар, профилактик эшчәнлек һәм муниципалитетлар белән хезмәттәшлек турында Яр Чаллы шәһәрендәге «Юл хәрәкәте иминлеге» дәүләт бюджет учреждениесенең территориаль идарәсе җитәкчесе Резеда Рәҗәп кызы Гыйльметдинова белән сөйләштек.

 


 

— Резеда Рәҗәповна, юл куркынычсызлыгын тәэмин итүдә мәгариф оешмаларында эш ничегрәк алып барыла?

— Ел саен башкарма комитетлар һәм мәгариф бүлекләре җитәкчеләре гаризалары нигезендә безнең учреждение мәктәпләр һәм балалар бакчаларына юл хәрәкәте иминлеге буенча укыту җиһазларын бушлай тапшыра.

2025 елда республика мәгариф оешмаларына 10 автосыйныф, йөрәк-үпкә реанимациясе күнекмәләренә өйрәтү өчен 15 робот-тренажёр, 5 стационар һәм 24 мобиль автошәһәрчек, «Юл фәнен өйрәнәбез» дип исемләнгән 20 интерактив җиһаз комплекты, шулай ук мәктәпкәчә учреждениеләр өчен 4 комплект җиһаз тапшырылды.

Актаныш районы мәктәпләренә һәм балалар бакчаларына да җиһазлар кайтты: Актанышның 1 нче урта мәктәбенә автосыйныф һәм робот-тренажёр, 7 нче балалар бакчасына интерактив җиһаз комплекты бирелде. Кызганычка каршы, кайбер районнарда әлеге җиһазлар вакытында баланска куелмый һәм тулысынча кулланылмый. Сезнең районга рәхмәт белдерәсем килә — документлар оператив рәсмиләштерелә һәм алынган ресурслар нәтиҗәле файдаланыла.

— Массакүләм мәгълүмат чаралары нинди роль уйный?

— Массакүләм мәгълүмат чаралары — юлларда хәвефсез йөрү культурасын формалаштыруда иң нәтиҗәле коралларның берсе. Киң аудиторияне колачлау мөмкинлеге мөһим мәгълүматны халыкка оператив җиткерергә ярдәм итә. «Актаныш-информ»ның ВКонтакте, телеграм-каналында, башка ресурсларда райондагы юл хәрәкәте иминлеге темасына даими рәвештә эчтәлекле һәм кызыклы материаллар дөнья күрә. Мин сезнең актив эшәнлегегезне башка районнарга да үрнәк итеп куям. Актив хезмәттәшлек өчен рәхмәт. Кайчагында, сез бертуктаусыз, хәтта төнлә дә эшлисез кебек тоела миңа, афәрин!

— Бүген юлларның сакланышына аерым игътибар бирелә. Бу нәрсә белән бәйле?

— Авыр йөк транспортлары йөртүчеләрнең авырлык-үлчәм контролен узудан баш тартуы, күзәтчелек органнары таләпләрен үтәмәү очраклары теркәлеп тора. Кызганыч, бу шоферлар 2025 елның 18 июленнән авырлык контроленнән качкан өчен йөк ташучыга 600 мең сум күләмендә штраф каралганын белмидер, дигән фикер туа.

2025 елда Ространснадзор хезмәткәрләре тарафыннан 18 протокол төзелде, тагын 9 материал каралу стадиясендә. Йөк ташучылар аңларга тиеш: махсус рөхсәт алу һәм үлчәү процедурасын узу — формальлек түгел, ә иминлек мәсьәләсе.

2025 елның 27 сентябрендә М-7 «Волга» трассасының Алабуга районында булган юл-транспорт һәлакәте барыбызны да сискәндерде. Зур габаритлы транспорт белән җиңел автомобиль бәрелешү нәтиҗәсендә дүрт кеше һәлак булды. Фаҗига сәбәпләре: махсус рөхсәт булмау, озата баручы автомобильләр юклыгы һәм юл кагыйдәләрен бозу.

Хәзерге вакытта «Росдормониторинг» ФКУ системасында мәгълүматларны актуальләштерү буенча актив эш бара. 2025 елда 17 мең чакрымнан артык муниципаль һәм 14 мең чакрым региональ юллар буенча мәгълүмат яңартылды. Рөхсәтләрне вакытында рәсмиләштерү җирле бюджет керемнәренә дә турыдан-туры йогынты ясый.

— Юл буе полосалары һәм сервис объектлары буенча нинди чаралар күрелә?

— Республикада торак пунктлар чикләрендә урнашкан региональ һәм муниципаль юлларда 575 юл сервисы объекты эшли. Аларны норматив таләпләргә туры китерү һәм урнаштыруны контрольдә тоту — муниципалитетлар бурычы. Хокук бозулар ачыкланган очракта, прокуратурага яки судка кадәр мөрәҗәгать итү чаралары күрелергә тиеш.

— Фото-видеофиксация системасы турында ни әйтерсез?

— Әлеге система аварияләр санын киметүдә төп инструментларның берсе булып кала. Татарстан Республикасы Эчке эшләр министрлыгы күчмә һәм мобиль комплексларның урнаштырылуын һәм эшчәнлеген көн саен контрольдә тота.

Хәзерге вакытта кадрлар кытлыгына карамастан, җиһазларны яңарту эше алып барыла. Акрынлап вандализмга каршы сакланган камералар урнаштырыла. Сезнең районда да ике шундый камера кую планлаштырыла.

— Төп теләгегез?

— Аварияләр санын киметү бары тик барлык ведомстволар, учреждениеләр һәм оешмаларның комплекслы эшчәнлеге нәтиҗәсендә генә мөмкин. Көчләрне берләштереп, без Татарстанның һәр торак пунктын имин һәм яшәү өчен уңайлы итә алачакбыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев