Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Юл куркынычсызлыгы өчен- бергә!

Җәмәгать транспортында үзеңне тота беләсеңме: «Светофор» отряды ЮХИДИ хезмәткәрләре белән рейдка чыкты

Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернатның «Светофор» яшь инспекторлар отряды юл йөрү кагыйдәләрен гамәлдә сынап карадылар. «Светофор» отряды юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнүдә, райондашларга пропагандалауда активлыклары белән аерылып торалар. Бу юлы яшь инспекторлар ЮХИДИ хезмәткәрләре белән очрашуларда өйрәнгән, укытучылары белән сыйныф сәгатьләрендә кабатлаган автобуста йөрү кнекмәләрен тикшерде. Укучыларның белемнәрен район ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе Ренат Шәмсиев белән ЮХИДИның пропаганда бүлеге җитәкчесе Ләйсән Мөхәммәтова бәяләде.

Бүген җәмәгать транспортында йөрү кагыйдәләрен укучыларга өйрәтү, һәрвакыт исләренә төшереп тору иң актуаль тема. Хәзер күпчелек балалар көн саен иртә белән мәктәп автобусларына утырып юлга чыга. Дәресләр тәмамлангач, автобуста өйләренә кайта, өстәмә белем бирү йортларына бара.

Җәмәгать транспортында үз- үзеңне тоту кагыйдәләрен белү ул баланың иминлеге, ата-ананың тынычлыгы дигән сүз.  Һәр кеше транспортнын югары куркыныч тудыру чарасы икәнен истә тотарга тиеш. Транспортта үзеңнең һәм тирә-юньдәгеләрнең сәламәтлегенә куркыныч тудырмас өчен, җәмәгать транспортында үз-үзеңне тотуның гомуми кабул ителгән кагыйдәләрен үтәргә кирәк.

«Җәмәгать транспортында йөрү кагыйдәләре» олыга да, кечегә дә бердәм. Аларда пассажирлар өчен хокуклар һәм бурычлар билгеләнгән. «Светофор» яшь инспекторлар отряды әгъзалары транспорт чарасын махсус җиһазландырылган тукталышта көтәргә кирәклеген әйтеп, ЮХИДИ җитәкчеләренә гимназиянең автобус тукталышы урынын күрсәтте. Биредә махсус табличка куелган, әти-әниләргә әлеге тукталыш урынын шәхси автомобильләре белән капламаска кирәклеге кисәтелгән. 

Укучылар берәм-берәм транспорт чарасына утыру кагыйдәләрен искә төшерде:

"Автобусның керү ишекләренә ул тулысынча туктаганнан соң гына якын килү шарт! Ачык ишекләргә сикерү тыела!"

"Тукталыштан транспорт чарасы киткәннән соң гына урамны кичегез!"

"Җәмәгать транспортында кеше  күп булуын күрсәң, чираттагысын көт!"

"Транспорт чарасына керү алдыннан барлык чыгучы пассажирларны үткәререп җибәр!"

"Кергәндэ ашыкмагыз, чиратны саклагыз, барысыннан да алдарак булырга тырышмагыз!"

"Автобуска кергәндә, сумка һәм рюкзакларыңны  сал, башка пассажирларга тиеп торып, аларның киемен пычратмасын!"

«Бала чакта алынган тәрбияне соңыннан бөтен дөнья халкы да үзгәртә алмас», дигән Ризаэддин Фәхреддин. Алтыдагы- алтмышка, шул. Балалар үсеп җитеп мәктәпне тәмамлагач, авыл җирлегеннән башка шәһәрләргә китеп урнашкач та әлеге кагыйдәләрне истә тотарлар, башкаларга да өйрәтерләр. Ә кагыйдәләр чыннан да һәркемнең хокукын яклый, тәрбиялеллеккә, тәртипкә өйрәтә торган.

- Транспортка кергәндә этешмәгез, хатын-кызларны һәм өлкән яшьтәге кешеләрне алга җибәрегез;

- башка пассажирларның үтүенә комачауламас өчен, ишек янында тормаска, салон уртасына барырга. Бу кагыйдәнең искәрмәсе дә бар- әгәр киләсе тукталышта чыгасың икән, ишектән ерак китмә;

-пассажирларны һәм үзеңнең өс-башыңны пычратмас,  зарарлы бактерияләрне, вирусларны эләктермәс өчен, ачык тарадагы эчемлекләр һәм ризык белән транспортка кермә, чөнки транспортта бик күп кеше йөри;

- транспортта үзеңә яуган кар һәм яңгыр тамчыларын койма;

- башка пассажирларга карама, аларга бармак белән төртеп күрсәтмә, аларның тәртибе һәм тышкы кыяфәтен тикшереп сөйләшмә;

- шаулама, кычкырып көлмә, кычкырып сөйләшмә, актив рәвештә ишарәләр ясама!

ЮХИДИның пропаганда бүлеге җитәкчесе Ләйсән Мөхәммәтова укучыларның белемнәреннән, аларның кагыйдәләрне дөрес үтәвеннән канәгать калуларын әйтте:

- Мәктәпкә барганда һәм кайтканда, мәктәп маршрутларына утырып йөргәндә балалар кагыйдәләрне беләме- үтиме, яшь инспекторлар белән берлектә укучыларның автобуска утыру тәртибен карадык. Автобуска утыргач, кагыйдәләрне тикшереп чыктык. Укучылар барысы да иминлек каешларын эләктергән иделәр. Безнең сорауларга актив җавап бирделәр,- ди Ләйсән Рәзиф кызы.

Пассажирлар автобус салонындагы чисталык өчен дә җаваплы. "Светофор" отрядындагылар яшьтәшләренә салонга чүп-чар ташламаска, урындыкларны пычратырга, аларга аяклар белән менәргә, аларны буярга ярамаганлыгы турында искәрттеләр.  Шулай ук җәмәгать транспортында чәчләрне кырку, колакларны, тырнакларны, борынны һәм тәннең башка өлешләрен чистарту культурасызлык билгесе икәнлеген аңлаттылар.

Пассажирлар юлда вакытта шоферның игътибарын читкә юнәлтмәскә, автобус кузгалып киткәндә, тукталганда махсус каешларга, култыкларга тотынырга тиешләр.  

Салон аша үтәргә кирәк булса, кешеләрне терсәкләр белән этеп җибәрмәскә, ә әдәпле генә башкаларга юл бирә-бирә барырга кирәк. Әдәп башы-тел! Башка пассажирдан берәр нәрсә сорарга кирәк булса, «Гафу итегез», «Рәхмәт», «Рәхим итеп» сүзләрен кулланыгыз.

Үзегезнең тукталышка алдан чыгарга әзерләнегез. Сездән алдарак торган пассажирлардан  аларнын кайчан яисә киләсе тукталышта чыгалармы икәнлеген сорагыз.

Транспорттан беренче булып чыгарга тырышмагыз, пассажирларның төп төркеме чыкканын көтегез.

ЮХИДИ җитәкчесе Радик Шәмсиев укучылар белән аралашып юл йөрү кагыйдәләренә кагылышлы сораулар бирде. Автобусларның кайда тукталырга, ничек кузгалып китәргә тиешлеген аңлатты. Укучылар җәмәгать транспортында булырга тиешле тәртип турында тулысынча җавап бирделәр. 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

5

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев