Техникумда «Куркынычсызлык дәресендә»: Безгә сезнең исән булуыгыз мөһим!
Бүген Актаныш технология техникумында Актаныш районы буенча Дәүләт техника күзәтчелеге бүлеге җитәкчесе Илдус Хәкимов һәм Актаныш районы ЮХИДИ җитәкчесе Ренат Шәмсиев студентлар белән «Куркынычсызлык дәресе» үткәрде, җитәкчеләр егетләргә, кызларга соңгы арада бик нык популярлашкан, әмма фаҗига чыганагына әйләнгән мототехникаларда йөрү кагыйдәләрен аңлатты.
Соңгы вакытта республикабызда мәктәп яшендәге балалар һәм яшүсмерләр квадроцикл һәм скутер, мопед, багги кебек мототранспорт чаралары белән идарә иткәндә килеп чыккан фаҗига очраклары артканнан-арта.
Илдус Хәкимов студентларны бәхетсезлеккә китергән һәлакәтләр статистикасын фотопрезентацияләр белән нигезләп сөйләде. Ата-аналарга гомерлек кайгы, балаларның яшь гомерләре өзелүнең сәбәбе- ваемсызлык, юл йөрү кагыйдәләрен үтәмәү. Спикер әлеге куркынычны «байлар фаҗигасе» дип тә атады.
Чөнки әлеге мототехникаларны җитешле тормышта яшәгән, балаларын бернидән дә чикләмәгән ата-аналар үз куллары белән сатып ала, балигъ булмаган балалары кулына тоттыра, машиналар ыргылып чапкан олы юлга чыгарып җибәрә. Кызганыч, квадроцикллар шаукымы зур шәһәрләрдән безнең Актаныш кебек периферияләргә дә килеп җитте.
Техникумда студентлар белән очрашу барышында Илдус Хәкимов теркәлү, укыту һәм квадроциклларны кулланганда хокук бозган өчен җәза чаралары, шулай ук куркынычсызлык техникасын һәм юлдан тыш мототранспорт чараларын куркынычсыз эксплуатацияләү кагыйдәләре буенча мәҗбүри таләпләрне үтәү турында таныштырды.
«Безнең максат кагыйдә бозган балаларга, аларның ата-аналарына штраф салу түгел. Безгә сезнең исән булуыгыз мөһим!» диде. Ренат Шәмсиев алдагы спикерның сүзләрен дәвам итеп, юл йөрү кагыйдәләрен аңлатты.
Очрашуның икенче өлеше техникумның тәҗрибә мәйданчыгына күчте. Биредә квадроцикл, мотоцикл һәм электросамокат кебек техникаларда йөрү кагыйдәләре гамәлдә күрсәтелде.
Квадроцикл- зур юлларда түгел, ә торак пунктлардан басуларга кадәр хәрәкәт итүгә йөз тотып эшләнгән мототехника. Әмма дүрт тәгәрмәчле мотоциклда да барлык юл кагыйдәләре төгәл үтәлергә тиеш. Техниканы сатып алгач ук, «Гостехнадзор»да теркәлү мөһим.
Шулай ук дәүләт теркәлүе узып, номер алынырга тиеш. Йөртүче экипировкадан- ияк астыннан бәйләмәле шлем, перчатка, терсәк саклагыч кисен. Техник күзәтү үткәргәнлеккә белешмә, йөртү таныклыгы һәм әлбәттә, техникада утырып йөри алырлык тәҗрибә булу шарт.
Таныклыксыз әлеге төр техниканы йөртүчеләргә: автомобиль юлында таныклыксыз йөрсәгез- 5000- 15 000 сумга кадәр штраф каралган, техниканы алып штрафстоянкага озатачаклпр. Әгәр машина йөртүчене таныклыгыннан мәхрүм итсәләр һәм шул ук вакытта ул руль артына утырса, аңа 30 000 сум штраф, 200 сәгатькә кадәр мәҗбүри эшләр яки 15 тәүлеккә кадәр административ арест билгеләргә мөмкиннәр. Юлсыз урыннарда таныклыксыз идарә итсәгез, 500- 1000 сумга кадәр штраф каралган.(КоАП 9.3).
Мотоциклга да шундый ук таләпләр- йөртүченең таныклыгы, мототехника йөртү таныклыгы (16 яшьтән бирелә), двигательнең куәте 125 кубтан азрак булган мотоциклларны «А1» категориясенә ия булучыларга, ә «А» категорияле таныклык 18 яше тулган йөртүчеләргә 125 кубтан зуррак куәтле техникага утырырга рөхсәт бирә.
Электросамокатлар белән идарә итәргә таныклык таләп ителми һәм теркәлү дә кирәкми. Техниканың ОСАГО полисы булуы шарт. Питбайклар кебек транспортлар белән махсус спорт трекларында- спорт ярышлары үткәрелә торган юлларда гына хәрәкәт итү сорала. Мотошлем кию мәҗбүри, тез һәм терсәк саклагычлар да кияргә киңәш ителә. Гомуми юлларга чыккан очракта, башка техникаларга, шул исәптән җәяүле сукмагыннан йөргәндә кешеләргә комачаулык тудырмаска тиеш. Юл аркылы чыкканда техникадан төшеп, кул белән алып чыгарга тиешләр. Йөртүченең машина водителе кебек үк юл йөрү кагыйдәләрен белүе мөһим.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев