Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Кече дусларыбыз

Көндез-җылы, төнлә салкын: Һава температурасы кискенләшкәндә үзенчәлекле ау башлана

Район аучылык җәмгыяте рәисе Ильяс Галләмов белән сөйләшүебезне дәвам итәбез.

— 2 сентябрьдән канатлы кошларга ау сезоны ачылды. Эре хайваннарга сунар вакыты кайчан җитә?

 

— Кар төшкәч пошиларга ау вакыты керә. Безгә Татарстан Рәисе карары белән 40 поши атарга рөхсәт бирелде. Аңа кадәр «Гон» чоры бар әле. Бу үзенчәлекле айлыкта без 6 пошины аулый алабыз. 

— Кызык, ау әллә ничә этаптан тора икән.

 

— Әйе, бу «Гон» көндезге һәм төнге һава температурасы арасында кискен аерма булган вакытта, сентябрь урталарында Россиянең үзәк Европага кергән өлешендә башлана. Нәкъ шушы чорда пошилар нәсел калдыра. Үгез пошилар ана пошиларны җәлеп итү өчен үзара сугыша башлый. Аталар гарем булдыра, үз территорияләрен билгели. Ана поши ата пошины сайлап, тикшереп кенә үз янына китерә, гәүдәсенең зурлыгына, озынлыгына, агресивлыгына карап пар итеп сайлый. Тагын бер нюанс- ата пошиның мөгезләре чатнап ватылмаган, төз, матур булырга тиеш. 

— Ата пошилар аналарны җәлеп итү өчен нәрсә дә булса эшлиме соң?

 

-Үгезләр бу вакытта ашаудан ваз кичә, үзара сугышалар, бер-берсенең мөгезләрен ватарга тырышалар. Тавышларга бик сизгерләр. Алда әйткәнчә, безнең аучылык җәмгыятенә бу чорда 6 квота бирелде. Без юллама алган аучыларга егерьлар белән ярдәм итәбез. 

Пошиларны аланга чакыру өчен берничә алым кулланалар икән. Ильяс абый печән тутырылган консерв банкасының эченнән шнур тартты, бүлмәдә үзенчәлекле аваз яңгырады.

Аучылар әнә шулай яшь поши тавышы чыгарып аланга карт үгезләрне җәлеп итәләр. Бу- тозак. Яшь хайван артыннан карт үгез аланга килеп чыгарга тиеш. Ә аучы шул вакытта максатына ирешә.

— Мөгез кисәкләрен бер-берсенә бәргән тавыш та шушындый чакыруга тиң. Агач ботакларын бер-берсенә бәрәбез. Бу ау 31 сентябрьдә тәмамлана. 

 

— Хәзер көзнең иң матур вакыты. Кемдер гөмбәгә, кемдер баланга йөри. Әгәр урманда поши килеп чыкса нишләргә?

— Пошилар —акыллы хайван. Алар беркайчан да кешегә һөҗүм итми. Кеше яши торган торак пунктларга да килмиләр. Ботак сындырган, кыштырдаган тавышны ишетеп якынлашсалар да, кеше исен сизгәч китеп баралар. 

Аучыдан тир, тәмәке төтене исе килмәсә, телефоннан сөйләшмәсә, яхшы. Гадәттә ау өчен иртәнге сәгатьләр отышлы. 31 сентябрьгә кадәр дәвам иткән «Гон» чорында пошилар урман янындагы юлларга чыгарга мөмкин. Алар хәрәкәтләнгән предметларга озаклап карап торалар, соңыннан борылып китә.

 Беренче карлар яткач, аяк асты туңдыргач, пошиларга законлы ау башлана. Сунарчыларга аучылык җәмгыяте һәрвакыт ярдәмгә килә, клиент аудан канәгатьлек алсын, уңышлы булсын өчен аучылар белән бергә урманга, кырга йөриләр.

Пошига юллама бәясе очсыз түгел, бер путевка 60 мең сум тора. Бу акчалар егерьларга хезмәт хакы, техника алу һәм ягулык өчен тотыла. Юридик оешма булгач салымнарны да вакытында түләп барырга кирәк. Шулай ук дәүләт пошлинасы чыгымнары да бар.

Ел саен Ильяс Галләмов 60 аучы арасында отыш уйната. Тәртибе бик гади- отышта катнашучылар берәр меңлек билет сатып алалар, соңыннан алар арасында пошига путевка уйнатыла. Узган ел Ирек исемле аучыга шундый бәхет елмайган, катнашучыларга да мондый отыш ошаган.

 Пошиларның күпләп яши торган урыннары- Адайдан алып Татар Ямалысы җирлеге территориясендә. Аны аучылар "Аскы өлеш" дип йөртә. Камыш, таллыкка төренгән бу табигать почмагы белгечләр телендә «баникет» дип атала. Азык базасының бай булуы, җир-су өстенең яшеренлеге, хайваннарга азык табарга уңайлылык- барысы да пошиларның үрчүенә уңдырышлы мохит тудыра.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев