Актаныш

Актаныш районы

16+
Кешеләр күтәрде Ватанны, Кешене күтәрде Ватаным!

Данлы якташыбызга 103 яшь!

Якташыбыз, Бөек Ватан сугышы ветераны, Удмуртия Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының Мактаулы ветераны отставкадагы милиция подполковнигы Шәйхенур Шәрхмулла улы Мулинга 23 май көнне 103 яшь тула.

 

Шәйхенур абый Муллин 1923 елда Уръяды авылында туган.  1942 елда фронтка алына.
Калининград һәм Төньяк-Көнбатыш фронтларында сугышкан, япон сугышында катнашкан.
Сугыш тәмамланганнан соң 20 елдан артык УАССР Эчке эшләр органнарында хезмәт итә.
«Кызыл Йолдыз» ордены, I дәрәҗә Ватан сугышы ордены, «Батырлык өчен», «Германияне Җиңгән өчен», «Японияне Җиңгән өчен», «Сугышчан казанышлары өчен» медальләре һәм башка бүләкләр белән бүләкләнгән. Бүгенге көндә Ижау шәһәрендә яши.  

Якташыбызны ихлас күңелдән котлыйбыз!  Сәламәт булып,  якыннарының күңел жылысыг тоеп яшәргә язсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев