Кешеләр күтәрде Ватанны, Кешене күтәрде Ватаным! рубрикасы буенча яңалыклар
-
Батырлык дәресе: «Бүләк» лагеренда ял итүчеләр легендар очучы Муса Гәрәев музеенда кунакта
Бүген «Бүләк» лагеренда ял итүче яшьләребез Башкортостанның Илеш районына юл тотып, күренекле шәхес — Муса Гәрәев музеенда кунакта булдылар.
-
95 яшен тутыручы Рәзинә Газетдин кызы Галимова хакында язма
Балалык һәм яшүсмер еллары Бөек Ватан сугышы елларына туры килеп, ул елларның рәхәтен, тәмен тоярга да насыйп булмаган, ләкин фронт өчен бала вакыттан ук кулыннан килгән кадәр ярдәм күрсәткән, көнне төнгә ялгап эшләгән Газетдинова Рәзинә Газетдин кызы Галимованы олуг юбилее белән тәбрикләргә район башкарма комитет җитәкчесенең икътисад буенча урынбасары Лиана Сираева килде.
-
Данлы якташыбызга 103 яшь!
Якташыбыз, Бөек Ватан сугышы ветераны, Удмуртия Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының Мактаулы ветераны отставкадагы милиция подполковнигы Шәйхенур Шәрхмулла улы Мулинга 23 май көнне 103 яшь тула.
-
Татарстанда иртәгәдән санитар-экологик икеайлык башлана
Татарстан Республикасында «Экологик иминлек» илкүләм проекты кысаларында 2026 елга табигатьне саклау эшләре планы билгеләнде һәм санитар-экологик икеайлыкка старт бирелә.
-
Адай авылында гомер бәйрәме: Фәнзур Флүн улы Флүновка — 90 яшь
Актаныш районының Адай авылында яшәүче хөрмәтле ветеран, тынгысыз хезмәт кешесе Фәнзур Флүн улы Флүнов үзенең күркәм юбилеен — 90 яшьлек гомер бәйрәмен билгеләп үтте.
-
Актанышның хезмәт уңганнары
Актанышның хезмәт уңганнары илебез тархиында үз эзен калдырды. Тыныч тормыштагы фидакарьлекләре өчен Сәгыйрь Гыйльманов, Зөфәр Иманов, Госман Латыйпов һәм Александр Сальников Социалистик Хезмәт Герое дәрәҗәсенә ирештеләр. 28 райондашыбыз - Ленин, 18е - Октябрь Революциясе, 115 е - Хезмәт Кызыл байрагы, 7се - Халыклар дуслыгы, 132 се- “Почет билгесе”, 7се – Хезмәт Даны орденының II һәм 79ы – III дәрәҗәсе белән бүләкләнде.
-
Хөрмәт белән искә алабыз: Социалистик Хезмәт Герое Сальников Александр Лаврентьевич
Татарстанда игълан ителгән «Хәрби батырлык һәм хезмәт фидакарьлеге елы» кысаларында Актаныш районының хезмәт батырларын барлыйбыз. Бу юлы без Социалистик Хезмәт Герое Сальников Александр Лаврентьевичны хөрмәт белән искә алабыз.
-
Такталачык авылында яшәүче Гөлсимә Якупова 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте
Бүген Такталачык авылында яшәүче Гөлсимә Нәүширван кызы Якупова үзенең 90 яшьлек күркәм юбилеен билгеләп үтте.
-
Медицина ветераны Даимә Вәлиевага 90 яшь
Актаныш авылында яшәүче, атказанган хезмәт ветераны Даимә Әхмәтзиядин кызы Вәлиева үзенең 90 яшьлек юбилеен каршылады.
-
Олы юбилейга – олы хөрмәт: Нәкыя Кәрәмова 95 яшьлек бәйрәмен каршылады
Районыбызның мактаулы ветераны, озак еллар район үзәк китапханәсе мөдире вазыйфасында намуслы хезмәт куйган Кәрәмова Нәкыя Хаҗи кызы 95 яшьлек олы юбилеен каршылады.
-
Чит тел укытучысы Рушания Әгъләмова: 38 ел балаларга белем һәм тәрбия бирүгә багышланган гомер
Халыкара хатын‑кызлар көне алдыннан олы йөрәкле, балаларга белем бирүгә бөтен гомерен багышлаган Актанышның икенче санлы мәктәбенең укытучысы Рушания Әгъләмова белән таныштырырга телибез. Ул 38 еллык хезмәт юлын инглиз телен укытуга багышлаган, берничә буын укучыларга белем һәм тәрбия биргән тәҗрибәле укытучы.
-
Хезмәт һәм уңыш белән ирешелгән Актаныш горурлыгы!
Халыкара хатын-кызлар көне — 8 Март бәйрәме алдыннан без сезне Актаныш районының күренекле эшмәкәре, патриот хатын-кыз Айгөл Фәрит кызы Гыйздәтуллина белән таныштырабыз.
-
Ак халатлы шәфкать иясе: яраткан табибәбез Эльвира Зәбирова
Халык, табибны белеменә генә түгел, кешеләргә булган мөгамәләсенә карап бәяли. Пациентларның хәлен аңлап, сабырлык белән тыңлый белгән, һәркемгә җылы сүз таба алган табиблар аеруча хөрмәт казана. Актаныш район хастаханәсендә эшләүче гомуми практика табибәсе Эльвира Зәбирова нәкъ шундыйлардан.
-
«Без бергә» фондын оештыручылар турында: Ут йөрәкле ханымнар!
Актанышта шундый ханымнар бар: аларның тормыш юлы — үзе бер батырлык. Махсус хәрби операция башланган көннән алып хәзергәчә батыр сугышчы якташларыбызга, аларның гаиләләренә булышучы, аларның шатлыгын да, кайгысын да бердәй кабул итеп уртаклашучы, һәрчак ярдәмгә ашыгучы волонтер хатын-кызларыбыз Лилия Гыйкрамина белән Фирдания Нуруллина нәкъ шундыйлардан. Искиткеч көчле рухлы, физик яктан чыныккан, максатчан, кыю хатын-кызлар. Хәрби батырлык һәм хезмәт фидакарьлеге елында нәкъ менә шундый үрнәк кешеләр белән таныштыруыбызны дәвам итәбез.
-
“Герой анасы” проектының авторы Руслан Усманов: Бу — патриотик тәрбия, геройларыбызны хәтердә саклау!
Бүген 8 март-халыкара хатын-кызлар көне алдыннан Батырлык орденына лаек булган махсус хәрби операция батырлары әниләрен хөрмәтләделәр. Актаныш районы ЗАГС бүлегендә туган илебезне яклап утка-суга кергән якташларыбызны хәләл күкрәк сөте белән тәрбияләп үстергән әниләргә багышланган «Батыр анасы» күргәзмәсе ачылды.