Татарстанда иртәгәдән санитар-экологик икеайлык башлана
Татарстан Республикасында «Экологик иминлек» илкүләм проекты кысаларында 2026 елга табигатьне саклау эшләре планы билгеләнде һәм санитар-экологик икеайлыкка старт бирелә.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов кушуы буенча, икеайлык 1 апрельдә башланып, 31 майга кадәр дәвам итәчәк. Бу чорда табигатьне саклау оешмалары һәм муниципаль районнар көчәйтелгән режимда эшләячәк. Төп бурыч- рөхсәтсез чүплекләрне бетерү, җәмәгать киңлекләрен төзекләндерү һәм экологик хокук бозуларны кисәтү.
Татарстан Республикасының экология һәм табигый байлыклар министры Азат Җиһаншин билгеләп үткәнчә, быелгы икеайлык аеруча әһәмиятле. Ул Рәис тарафыннан игълан ителгән Хәрби һәм хезмәт даны елы кысаларында уза. «Экология һәм хәрби батырлык темасы экологиядән ерак кебек тоелса да, бу төшенчәләрне Ватанга мәхәббәт берләштерә: тарихка, өлкән буын хезмәтенә һәм туган җиргә хөрмәт. Табигатьне саклау – безнең хезмәт фронты, ветераннардан калган мирасны саклауга өлешебез», – дип ассызыклады министр.
Министрның беренче урынбасары, Татарстанның әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендә баш дәүләт инспекторы Илнур Гобәйдуллин хәбәр иткәнчә, узган ел икеайлык кысаларында 3890 хокук бозу ачыкланган, шул исәптән 1362 рөхсәтсез чүплек. Гомуми суммасы 6,4 миллион сумлык административ чаралар кулланылган. Өмә акцияләрендә 350 мең кеше катнашкан, 8,5 мең берәмлек техника җәлеп ителгән, 334 мең кубометр калдык полигоннарга чыгарылган.
Икеайлык барышында традицион рәвештә вертолеттан күзәтүләр, шулай ук тимер юл буйларында комиссияле тикшерүләр үткәрү планлаштырыла.
Соңгы 8 елда республикада 1358 дән артык экологик чара гамәлгә ашырылган, аларның гомуми финанс күләме 107 миллиард сумга якын тәшкил итә. Башкарылган эшләр нәтиҗәсендә 117 миллиард сумлык экологик зыянны булдырмый калу мөмкин булган, 3,5 миллион кешенең тормыш сыйфаты яхшырган. Эре бизнес тарафыннан экологиягә 74 миллиард сум инвестиция кертелгән.
«Экология» милли проекты кысаларында Татарстанда 30 зур чара тормышка ашырылган: 13 чистарту корылмасы төзелгән һәм яңартылган, Казан, Түбән Кама һәм Минзәлә шәһәрләрендә зур чүплекләр бетерелгән, Түбән Кама сусаклагычының пычрану куркынычы кисәтелгән.
2025 елдан республика «Экологик иминлек» дип аталган яңа милли проектны гамәлгә ашыра башлады. Аның кысаларында табигатьне саклау чараларына якынча 3 миллиард сум юнәлтеләчәк. Төп игътибар «Россия сулары» федераль проектына бирелә. Хәзер инде Чаллы шәһәрендә Мәләкәс елгасын чистарту эшләре бара, ә автошәһәрнең 400 еллыгына Чаллы елгасын экологик реабилитацияләү каралган. 2028 елдан Казанда Нокса елгасын чистарту башланачак.
2025 елда су сыйфаты 114 ноктада тикшерелгән. 2026 елның беренче кварталында нормативлардан артып китү очраклары 10,5 проценттан да кимрәк тәшкил иткән. Шулай ук «Фламинго» фәнни-тикшеренү судносында күзәтүләр дәвам итә, «Акваториум» инновацион платформасы сынау үтә.
Министр халыкның экологик мәсьәләләргә актив кушылуын да билгеләп үтте. Бүгенге көндә халыкның 35 проценттан артыгы (якынча 1,5 миллион кеше) экологик белем бирү программалары белән колачланган. Яшь натуралистлар хәрәкәтендә 2,5 мең укучы катнаша, ә «Будет чисто» яшьләр хәрәкәте 11 мең активистны берләштерә.
Брифингта язгы ташу чорына әзерлек мәсьәләсе дә күтәрелде. Хәзерге вакытта Югары Ослан тирәсендә су дәрәҗәсе Балтыйк системасы буенча 51 метр тәшкил итә. Фаразлар буенча, 2 апрельдән су күтәрелә башлаячак. Сусаклагычларның эш режимын ведомствоара эшче төркем билгели, аның чираттагы утырышы 1 апрельдә узачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев