SOS: VK социаль челтәре аша килгән хатка ышанып райондашыбыз мошенникларга 80 мең сумнан да күбрәк акча күчергән
Виртуаль җинаятьчелек көннән-көн арта, интернет- мошенникларның корбаннарны арасында авыл кешеләре, балалар аеруча күп. Актаныш районында яшәүчеләр генә дә ел башыннан интернет мошенникларга алданып 900 мең сумнан артыграк акчасыннан колак каккан. Бу- уртача хезмәт хакы 15-20 мең сумны тәшкил иткән район халкы өчен бик зур сумма. Кызганыч, полиция вәкилләре җинаятьчеләрне зур авырлык белән ачыклый, иң җанны көйдергәне- югалган акчаларны кире хуҗаларына кайтару бик тавыр. Россия Эчке эшләр министрлыгының Актаныш районы буенча җитәкчесе – полиция подполковнигы Рәдиф Баһавиев райондашларны бу уңайдан үтә дә сак булырга чакырды.
Мошенниклар интернет пәрәвезендә искиткеч зур осталык белән эш итә, шуның өстенә алар кеше психологиясен нечкә тоемлый. Әйтик, сезгә чит номердан шалтыраттылар, ди. Рәдиф Җәүдәт улы ят номерны бөтенләй алмаска, җавап бирмәскә киңәш итте.
Алган очракта, мошенниклар белән җайлап сөйләшергә, тәшвишләнеп кискен сүзләр әйтмәскә кирәк. Чөнки күп җинаятьләрнең башы корбанга “Сезнең якыны кешегез-балагыз, туганыгыз юл һәлакәтенә очрады, аңа тиз арада ярдәм кирәк”, дигән сүзләр белән башлана. Куркыныч хәбәрдән югалып калган кеше каушаудан уйламыйча җинаятьче ни әйтә, шуны эшли. Ышандыру өчен мошенниклар башта стационар телефоннан хәбәргә чыгалар, соңыннан сөйләшүне кәрәзле телефоннан дәвам итәләр, акчаны теге яки бу счетка күчерүне сорыйлар. Курьер-арадашчы аша тере акча алу очраклары да еш таралган.
Әгәр мондый ситуация килеп чыга икән, үзегезнең куркуны, борчылуны һич кенә дә сиздерергә ярамый, тыныч тавыш белән җавап бирергә, бу турыда полициягә хәбәр итәчәгегезне әйтергә кирәк. Мошенникларга алданучылар арасында хокук саклау органнарында эшләүчеләр, югары белемле хезмәткәрләр дә бар. Димәк, җинаятьчеләрнең ышандыру, инандыру көче югары дәрәҗәдә.
- Рәдиф Җәүдәтович, мошенникларның эзенә төшеп, югалган акчалар кире кайтарыламы?
- Кире кайтарган очраклар бар, әмма җинаятьчеләр акчаны гади банк счетына түгел, ә "Киви-кошелек"ка, “Яндекс- деньги” счетларына салдыра. Шул сәбәпле очына чыгуы бик авыр. Мондый төр җинаятьләрне тикшерергә көчле IT-белгечләрне җәлеп итәбез. Мошенниклар җәтмәсенә эләкмәс өчен IT һәм IP- адресларын сорагыз. Аңа кадәр, әлбәттә, бу вакыйга булганмы-юкмы икәнлеге турында якыннарыгыздан белешегез.
Шушы көннәрдә генә Россия Эчке эшләр министрлыгының Актаныш районы буенча бүлегенең тикшерү төркеме тарафыннан Җинаять кодексының 2 бүлегенең 159 маддәсе буенча интернет-мошенниклык турында җинаять эше кузгатылган. Райондашыбызның балигъ булмаган баласына Казанда яшәүче дустыннан ВК челтәре аша “Акча күчерегез” дигән хәбәр килә. Бу хәбәрне тикшерми-нитми бала әнисе белән бергә мошенник кесәсенә 80 мең сумнан күбрәк акча күчергәннәр. Авыл кешесе өчен бу сумма бик зур акча. Ә мошенниклар Казанда яшәүче яшүсмернең ВК челтәрендәге битен ватканнар һәм аның исеменнән хат язганнар.
2022 елда Актаныш районында 22 интернет- мошенниклык очрагы теркәлгән. Аның унбере банк счетыннан акчалар урлау. Барлык эшләр дә хокук сакчылары тарафыннан тикшерелә. Тагын шунысы сискәндерә, күп җинаятьләр бер үк кешеләр тарафыннан кылына, аларны оператив хезмәткәрләр “Серияле җинаятьләр” дип атый. Ай саен, я булмаса атна саен да райондашлар ачыкавызланып мошенниклар авына эләгә.
Тикшерү бүлеге җитәкчесе Айзат Тимиров район полиция вәкилләренең Россия регионнарына барып та интернет җинаятьләрне тикшерүен, зыян салучы шәхесләрне ачыклавын әйтте. 10 факт буенча җинаятьчеләр ачыкланган, 6 эш хөкемдарлар кулына тапшырылган.
Ләйсән ГАЗИЗОВА, "Актаныш-информ"
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев