Каз өмәсе- әби-баба йоласы!
Яңа Әлем мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы Фәния Мәрдәнова безгә мәктәптә оештырылган каз өмәсе турында хәбәр юллаган.
Көз ахыры –кыш башы авыл халкының үз хуҗалыгында җәй һәм көз айларында кулыннан килгәнчә тырышып, бар көчен куеп үстергән кош-кортларын тазартып, гаиләсе, балалары һәм туган-тумачалары өчен ризык булуын теләп урнаштыра торган чор ул.
Җирлегебездә кош-корт асраучылар бик күп. Гаиләләр киләсе елларда да ризык муллыгы теләп үзләренең якыннары, күрше-күләннәре, авылдашлары белән татар халкының иң матур йолаларының берсе булган “Каз өмәсе”н нәкъ менә шушы чорда уздыралар.
Татар халкының гореф-гадәтләрен югалтмыйча саклау, буыннан-буынга тапшыруны күз алдында тотып, без дә 2 сыйныф укучылары белән бу йоланы ныклап өйрәнеп, үзебез сәхнәләштерергә булдык.Сыйныфымдагы малайлар һәм кызлар дәү әниләре, дәү әтиләреннән, авылыбыздагы өлкән яшьтәгеләрдән “Каз өмәсе”нең кайсы чорда, нинди максатларны күз уңында тотып, үз эченә нинди милли үзенчәлекләрне алуын, бу күңелле бәйрәмгә йорт хуҗалары тарафыннан кемнәр чакырылуын һәм башка үзләрен кызыксындырган сорауларга җавапларны эзләделәр. Моның белән генә чикләнеп калмыйча, интернеттан да бик күп кызыклы мәгълүмат таптык.
Балалар эзләнеп тапкан кызыклы фикерләрен дуслары белән уртаклаштылар. “Каз өмәсе” күмәк эшләү, бер-береңә ярдәм итү генә түгел.Өмәне оештыручы гаилә туганнарын, дус- ишләрен матур итеп аралашу,бергәләп күңел ачу өчен җыйган. “Каз өмәсе”ндә катнашучы егетләр һәм кызлар үзләренә якын дусларын, сөйгәннәрен дә шунда сайлаганнар. Уллар үстерүче өлкән яшьтәге апалар үзләренең булачак киленнәрен дә өмәдә күрсәткән уңганлык-булганлыкларына карап сайлап куйганнар.
Мәктәп коллективына, әти-әниләребезгә сәхнәләштереп күрсәтәчәк чарага барлык укучыларым зур кызыксыну белән әзерләнделәр.Бик күп шигырьләр, җырлар өйрәндек.Сәнгатьле сөйләмне үстерү буенча да бик тырышып шөгыльләндек. Татар кызларының һәм егетләренең милли киемнәре турында күбрәк белү өчен балалар бик кызыксынып газета-журналларны укыдылар. Дәрестән тыш вакытларыбызда барыбыз бергә җыелыпуйнап-көлеп,шау-гөр килеп, татар халкы яратып уйный торган “Чума үрдәк,чума каз”, “Йөзек салышлы”, “Капкалы” җырлы уеннарын, “Әнисә”, “Каз канаты” татар халык җырларын,такмакларны баян көенә кушылып җырларга өйрәндек.Рольләрне бүлешкәндә дә укучылар барысы бергә киңәшләшеп,үзләренә туры килгән катнашучы ролен дөрес итеп сайлап ала белделәр.
Иң кызыгы каз йонын йолку тәртибен һәм һәр укучының тасларга салынган каз каурыйларын сыдырырга өйрәнгәндә булды. Кызларыбыз бу эшләрне бик кызыксынып,ярыша-ярыша өйрәнделәр.Булачак хуҗабикәләргә белергә кирәкле эш икәнен дә аңлап калдылар.Бәйрәмгә әзерләнгәндә әти-әниләребез, дәү әни- дәү әтиләр, әби-бабайларның да ярдәме безгә бик урынлы булды.Алар безгә киемнәр сайларга булыштылар.Мәктәптә тегү тәртибен өйрәнгәннән соң, кичләрен әниләр белән бергәләп матур итеп казлар тегелде.Әтиләр кызларыбызга ярарлык көянтәләр ясап бирделәр.
Күмәк көч белән оештырылган, барлык шартын туры китереп, эзлеклелеге белән күрсәтелгән “Каз өмәсен” сыйныфыбызның барлык ата-аналары, бәйрәмне карарга килгән дәү әниләр, авылыбызның өлкән яшьтәге апалары, башлангыч һәм югары сыйныф укучылары, укытучылыр коллективы бик зур кызыксыну белән карадылар, чараның бик уңышлы узуы турында җылы сүзләрен әйттеләр.
Бәйрәм укучыларыбызның каз мае белән майланган тәбикмәк белән күңелле итеп, үзләре көче белән әзерләгән бәйрәм турында кызыклы сөйләшеп, чәй эчүләре белән тәмамланды.
Киләчәктә шушы тырыш кызлар, малайларның үзләренең дә авылыбызда казлар үстереп, “Каз өмә”ләре үздыруларын күреп тагын сөенербез әле!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев