Күпкырлы Россия рубрикасы буенча яңалыклар
-
Батырлар авылы Мари Суыксуында иң-иңнәрне олыладылар
Авыл көне календарьда булмаса да, Мари Суыксуы аны көтеп ала. Авылның тирән тамырлары Иван Грозный Россия белән идарә иткән чорларга, черемис гаскәрләренә ук барып тоташа. Елдан-ел Мари Суыксуы авылы зурая, матурлана. Бүген авылда 173 шәхси йортта 342 кеше яши. Мари Суыксуы авылы безнең Актаныш районының горурлыгы. Бала тәпи китүгә, мари биюен бии башлый, марича җырлый, туган телнең тәмен белеп сөйләшә. Данлыклы «Ший Памаш» ансамбленә менә шундый сәләтле, туган теленә, милли җырларга, биюләргә гашыйк балалар килә, ансамбльгә йөри-йөри үсеп җитәләр, авылда төпләнәләрме, еракларга очып китәләрме, кан белән күчә барган, күкрәк сөте белән кергән мәдәни кодны онытмыйлар. Өлкән яшьтә дә тыпырдатып басалар, сәхнәдә, бәйрәмнәрдә, гаилә кичәләрендә рәхәтләнеп бииләр. Авыл бәйрәмендә сәләтләргә мәйдан ачык: мари дусларыбыз рәхәтләнеп күңел ачты, уйнады, көлде, аралашты. Аларны хөрмәт итеп килгән күрше-тирә авылларда яшәүчеләр, хатыны, ире, дусты шушы авылдан булган башка милләт кешеләре бәйрәмнән дәрт-дәрман алып кайтып китте. Юкка гына Мари Суыксуын батырлар авылы димиләр. Махсус хәрби операциядә Раил Надриев, Сергей Мосолов кебек асыл егетләре иң югары дәүләт бүләкләренә лаек булдылар. Туган илне ярату менә шушы изге туфрактан башланган да инде.
-
Актанышта патриотик рухта велойөреш узды
Россия көне уңаеннан районыбызда патриотик велоузыш узды. 27 км озынлыктагы маршрут велоспорт сөючеләрне, район активын һәм оешма вәкилләрен берләштерде.
-
Рус теле көне белән!
6 июньдә – рус әдәби теленә нигез салган бөек шагыйрь А.С.Пушкин туган көнне - күп милләтле илебездә Рус теле көне билгеләп үтелә.
-
Мари Суыксуында яшәүчеләр быел Сабантуй уздырачак
Безнең татар Сабантуен бөтен халык ярата!
-
Актанышның «Ак аккошлар» ансамбле Каравон бәйрәмендә чыгыш ясады
Лаеш районының Никольское авылында бик тә матур рус халык бәйрәме «Каравон» узды. Чарага Актаныш районының рус җәмәгатьчелеге вәкилләре барды, алар бергәләп традицион рус мәдәнияте атмосферасына күмелделәр.
-
Бергә үткән гомер - үзе зур бәхет!
Актаныш районы гражданлык хәле актларын теркәү бүлегендә озак еллар бергә тату гомер кичергән парларны хөрмәтләү тантанасы узды. Мари милли киемнәреннән алтын туйларына килгән Александр абый белән Джера апа Иделгәриевлар гаиләсе һәммәбезне үзенә җәлеп итте.
-
Мари Суыксуы авылында Уйярня мари халык бәйрәме
Бүген Мари Суыксуы авылында күңелле һәм якты бәйрәм — Уйярня узды. Уйярня-мари халкының кышны озату һәм язны каршылау белән бәйле иң борынгы бәйрәмнәренең берсе. Традиция буенча ул кыш ахырында яки яз башында билгеләп үтелә һәм табигатьнең яңаруын, тормышның уянуын һәм киләчәк уңышка өметне символлаштыра.
-
Актанышлылар «Масленица» бәйрәмендә күңел ачты
Бүген «Яшьлек» яшьләр үзәге каршы рус халкының милли җырларына күмелде. Актанышлылар славян халкының «Масленица» бәйрәмен бәйрәм итте.
-
Бүген дөньяда беренче Социалистик дәүләтне оештыручы Владимир Ленин вафат булган көн
1924 елның 21 гыйнварында дөньяда беренче Социалистик дәүләтне оештыручы һәм аның җитәкчесе Владимир Ильич Ленин вафат була. Аңа бу вакытта 53 яшь булган.
-
Качману сынамышлары
Бүген христиан динендәге халыкларның изге көне – Качману (Крещение) бәйрәме. Качману – Крещение, 19 гыйнвар көне православие динен тотучылар билгеләп үтә торган бөек бәйрәм. Аны икенче төрле «белем бирү көне», «яктылык көне» дип тә атыйлар. Бу көнне чиркәүләрдә келәү уза һәм суны изгеләндерү йоласы башкарыла. Бу процесстан соң су «Качманган» дип атала, аны ел буе саклыйлар. Ул авыруларны, күз тиюне дәваларга ярдәм итә, дип ышаналар.
-
Глава Актанышского района Ленар Зарипов поздравил с Днем Конституции Российской Федерации
Сегодня, 12 декабря, мы отмечаем значимый праздник – День Конституции Российской Федерации
-
Актаныш, Минзәлә, Мөслимнең яшь сәнгать осталары «Мари салават күпере - 2024» фестивалендә көч сынаша
Бүген Актаныш районында халыклар дуслыгы һәм туган телләрне саклау бәйрәме - «Мари салават күпере-2024» балалар этномәдәни фестиваленең зона туры уза.
-
Актаныш районы спортчылары Россия көненә багышланган тарихи велойөрешкә китте
12 июнь- Россия көне. Бүген районыбыз спортчылары әлеге мөһим дата уңаеннан Актаныш һәм Татар Ямалысы маршруты буенча тарихи велойөрешкә китте. Велойөрешчеләрне «Без-бергә!» волонтерлары белән Актаныш муниципаль районы башлыгы Ленар Зарипов хәерле юл теләп озатып калды.
-
Актаныш районы вәкилләре Каравон бәйрәмендә чыгыш ясый
Бүген республикабызда зур бәйрәм- Лаеш районы Никольское авылында рус халкының иң матур бәйрәмнәренең берсе- Каравон бәйрәме уза. Актаныш районы “Рус милли-мәдәни берләшмәсе” җитәкчесе Юлия Әмирҗанова белән берлектә әлеге бәйрәмдә райондашларыбыз да чыгыш ясый.
-
Киров авылында Нәүрүз бәйрәме: Укучылар мәдәният хезмәткәрләре белән кышны озатты
Бабаларыбыз элекке вакытларда Ай һәм Кояш календаре буенча яшәгән. Яңа елның беренче көне итеп көн белән төннең тигезләшкән вакытын исәпләгәннәр. Ул 21 мартка туры килгән. Татарлар аны «Нәүрүз ае» дип йөрткәннәр. Нәүрүз - язгы бәйрәм. Бу бәйрәмнең хуҗасы - Нәүрүзбикә.